+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кызыл таң"ның инстаграм сәхифәсенә кем кунакка килә?

Бу нинди чибәр кызлар, кем таный?

Бу нинди чибәр кызлар, кем таный?

"Кызыл таң" бабайга 102 яшь тулды, яше бара инде... Әмма яшьләрдән калышырга уйлап та карамый! Инстаграмны үзләштереп алды да, йөри илләр һәм кыйтгалар буйлап сәяхәттә. Анда язылучылар кайдан гына хәбәр юлламый - Италия, Америка, Үзбәкстан, Беларусь, Мәскәү, Казан, Ырынбур...
Ә кунакларны әлегә тик үзебезнең төбәктән генә чакыра идек. Баксаң, укучыларыбыз чит төбәкләрдән дә чакыруыбызны көтә икән.

"Гөлдәния Хәйруллина кая югалды? Уфада ун еллап күренгәне юктыр. Бик сагындык, аңа охшаган тавыш та юк бит ичмасам, күрсәтегез әле үзен", - дип язган иде Фәнзилә Гатауллина исемле бер әбүнәчебез.

Рәхим итегез! Иртәгә, 27 майда, Уфа вакыты белән 13 сәгатьтә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсендә Татарстанның атказанган артисты Гөлдәния Хәйруллина һәм аның кызы, "Болгар" радиосы премиясе лауреаты, үзенчәлекле башкаручы Лилия Хәйруллина.
Әңгәмәбезнең уртасында булыгыз!

Безне шушы сылтама белән таба аласыз: https://www.instagram.com/p/CACXe9JDa8i/?igshid=7hspt18h6a0n

Фото: гаилә архивыннан.


Читайте нас: