+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кызыл таң" Инстаграмында - Хәния Фәрхинең туганы

28 май! Уфа вакыты белән 13 сәгатьтә!

28 май! Уфа вакыты белән 13 сәгатьтә!

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне җитә. Үзе безнең арада инде 3 ел булмаса да, җырларында яши ул, якты хатирәләрдә һаман үлемсез.

Ә Тәтешле районында яшәүче сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаны күрсәгез, аның үзен күргән кебек булачаксыз, чын! Шул ук тавыш, шул ук йөз чалымнары, шул ук тәмле-татлы сүз сөреше.

28 майда, Хәния апаның туган көне алдыннан, без Фирүзә белән аңа гына билгеле серләрне ачарбыз, туганнары гына белгән истәлекләрне барларбыз. Җырчының әнисе Фәния апаның да хәлләрен белербез.

28 майда 13 сәгатьтә булачак очрашуга рәхим итегез!

Безне шушы сылтама белән таба аласыз: https://www.instagram.com/p/CACXe9JDa8i/?igshid=7hspt18h6a0n

Фото: гаилә архивыннан.



Читайте нас: