+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Гомер буе “Кызыл таң” белән яшәдек”

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков “Кызыл таң”ның Инстаграм сәхифә­сендә кунакта үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.


Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков “Кызыл таң”ның Инстаграм сәхифә­сендә кунакта үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.

“Тумышым белән мин республиканың төпкел төбәкләренең берсе булган Аскын районының Билгеш авылыннан. Кайчандыр бездә юллар бик начар иде, Уфадан килгән автобус Караидел районы чигенә килеп җитә дә, Аскынга баручыларны бушата. Аларны алырга дип, язын-көзен — пычрак, кышын кар ярып “Урал” автобусы килә. Шул рәвешле, Уфага барып кайту олы бер вакыйга була торган иде. Шул шартларда өйгә көн дә “Кызыл таң” килә. Ул вакытта олы табаклы гәзиттә нинди генә мәгълүмат юк! Ә мин малай чактан артистлар тормышы турындагыларын эзләп алып укыйм.
Сирәк кенә булса да, алар үзләре дә безнең авылга концерт белән килә иде. Мәктәп директорыннан рөхсәт алып, мин дә керәм концертка. Фәридә апа Кудашева, Асия апа Смакова җырлый. Ә минем күз тик гармунчыда гына, тын да алмый аның кул хәрәкәтләрен күзәтәм, үземне аның урынында дип хис итәм.
Әни миңа авырлы булганда Караиделдән “Беларусь” гармуны алып кайткан. Анда абый белән апа уйнады. Ә мин китапны гармун итеп уйный башлаганмын. Моны күреп, үземә дә кечерәк гармун алып бирделәр. Мәктәптә укыганда әтинең энесе миңа чын баян алып кайтты. Шуннан мин баян белән “чирләдем”. Мәктәпкә барам, ничек тә тизрәк кайтып баянга утыруны гына уйлыйм. Йөгереп кайтып, пионер галстугын да салып тормыйча, уйныйм да уйныйм... Ничек тә тизрәк өйрәнеп, оста баянчы булырга исәп.
Ә бишенче сыйныфта укыганда миңа мәктәпкә йөрүнең бөтенләй кызыгы калмады. Уйлаштык та, апа мине Уфадагы музыка мәктәбенә укырга алып китте. Монда килгәч, урыс теленнән диктант яздык. Тагын берсе бар бит, чукынган, музыкаль диктант дигәне. Анысын бөтенләй яза белмим. Укытучы абый мине бу диктанттан коткарды. Әмма мин малайлар белән буталып йөреп, кереп утырганмын диктантка. Халык яза, фортепиано телләренә басып ала, “мәш” килә, кыскасы. Мин утырдым утырдым да, “доремифасольлясидо” дип яздым да, тапшырдым кәгазьне. Икенче көнне тактага билгеләрне тезгәннәр. “Шәйбәков Марат – 1” дип язганнар. Берле алгач, авылга кайтасы килә башлады... Шулай итеп башкалада белем алу теләге чигенде.
Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында белем алдым, армиядә йөреп кайттым һәм Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым. Анда чын иҗат мәктәбе уздым. Гали Алтынбаев, Иршат Сираҗетдинов, мәшһүр Кәтүк бабай, Халит Фатыйхов, Роберт Тимербаев һәм башкалар остазларым булды. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар, “Ихлас” төркемендә канат ныгыттым да, үз төркемемне булдырып, үзаллы эшли башладым. Концертлар матур гына уза шикелле, шунысы сөенечле – залда буш урын калмый.
Әле эш тукталып тора, билгеле. Хәләлем Ләйсән Республика клиник дәваханәсендә эшли, аңлашыла ки, мин аны өй эшләреннән курчаларга тырышам. Әмма барып чыга, дип әйтеп булмый, хатыным инәемә охшаган, тик торырга яратмый.
Инәем 77 яшенә кадәр яшәде. Авылда мин оештырган сабантуйда очып-очып биеп йөрде дә, икенче көнне тыныч кына мәңгелек йортына кайтты да китте. Әтәем дә шулай киткән иде. Ул 25 ел СКД-6 комбайнында эшләде. Ә аның кабинасы урынына брезент япма корылган. Күпме тузан эчкән инде ул, мәрхүмкәй. Бер көнне инәйгә: “Бар, керә тор, чәеңне яңарт”, – дип өстен кагып тышта калган да, берничә минуттан тәрәзәдән карасалар, инде егылып үлеп тә ята икән. 64 яшендә китеп барды бездән.
Әмма алар корган дөньяны сүндермибез, туган йортка кайтып торабыз. Андагы һәр кадакны әтәй каккан бит, ул салдырган олы мич тә бар. Утын ягып җылытабыз. Апа мичтә әнидән өйрәнгән шәңгәләрен, коймакларын, чөгендер пирогларын пешерә. Аны ярып, өстенә май сибеп ашап җибәрсәң, “вакыт машинасы” кирегә алып киткән кебек була...
Шул ук машинаны эшкә җиксәң, филармония сәхнәсендә танылган җырчыларга уйнап торган оста баянчыны күрерсең. Менә ул үзе дә кулына микрофон алган. Бәрхет тавышы халык җырларына да, заман композиторлары әсәрләренә дә килешеп тора. Ә менә инде ул үзе заллар тутырып концерт куя. Җырлый, тальянда, баянда өздерә... Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков ул хәзер! Уңышлар телибез аңа.

Резида ВӘЛИТОВА язып алды.


Читайте нас: