Барлык яңалыклар

Иртәгә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсенә кем кунакка килә?

3 июнь, 13.00 сәгатьтә безнең сәхифәгә рәхим итегез!

3 июнь, 13.00 сәгатьтә безнең сәхифәгә рәхим итегез!

Сезнең радиодагы туры эфир зонасында булганыгыз бармы? Ничек инде юк?! Гомерегез зая узып бара бит...

Ә "Роксана" радиосының "Шәрык" иҗади берләшмәсендәге иртәнге шымчылар агентлары "кармагы"на эләккәнегез бардыр бит инде? Һич югында, йоклар алдыннан "Шунда эләкмәсәм ярар иде", дип, укынып ятканыгыз?

Ничек кенә булмасын, без сезне шул серле радио иленә сәяхәткә алып барып кайтырга булдык. Битлек кимәсәк тә ярый бу очракта, сәяхәт тулысынча хәвефсез. Моның өчен "Шәрык" сандугачы Эльвира Шакирова җавап бирә.

3 июньдә, 13.00 сәгатьтә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсенә рәхим итегез. Эльвира Шакированың шымчы агентлары кармагына эләккән булсагыз, үчен кайтарсагыз да була - уйлый-уйлый башын кайнатырлык сорау бирегез әле үзенә!
Игътибар! "Роксана" радиосының "Шәрык" иҗади берләшмәсе, дәүләт радиосыннан кала, республика радиолары арасында иң өлкәне. Аңа ничә яшь, кем белә?

Безне шушы сылтама буенча табарга була: https://www.instagram.com/kyzyl_tan/

Фото: vk.com сайтыннан.