+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң”нан аерылганыбыз юк!

Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев гәзитнең Инстаграм сәхифәсен яңа йортларында кабул итте.

Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев гәзитнең Инстаграм сәхифәсен яңа йортларында кабул итте.

Бу иҗади пар — гомерлек яр да, аларның ике уллары, өч оныклары бар инде хәзер. Эштә, өйдә юлда, ялда — бөтен җирдә бергә алар. Уртак тормыш юлы ничек башланды икән?

— Уфаның бер башыннан икенчесенә кадәр йөри торган 29нчы санлы сары автобуста башланды ул, — дип искә ала ул елларны Фәридә ханым. — Филармониягә эшкә чакыру алгач, Борайдан КамАЗга утырып килдем. Кайдандыр бик каты җил өрде, аяклар туңып, боз булды. Гоголь урамындагы филармония бинасына килеп кергәндә дә эремәгән иде әле алар. Мине җырлатып карарга булдылар. Баянчы итеп шунда бер бүлмәдә репетициядәге егетне чакырып чыгардылар. Тал чыбыгы кебек нечкә генә, зур күзле, ул вакытта миңа тоелганча, кара-кучкыл йөзле бер малай килеп чыкты. Ул укуын дәвам итеп, биредә эшләп тә йөрүче Роберт Тимербаев булып чыкты. Җырладым, мине эшкә алдылар. Филармониядән бергә чыктык, баксаң, бер якка кайтасы икән. 29нчы автобуска утырып, озак кына бергә бардык та, шуннан соң аерылышмадык та инде, дистәләгән еллар китеп барабыз шул сары автобуста.

Берсе республиканың Борай районыннан, икенчесе — Әлшәйдән, туганнар күңеленә ничек юл тапканнар икән, әти-әнигә ничек яраганнар.
— Шунысы куанычлы, бездә милләт, халык бүлү дигән әйбер юк, — ди Роберт абый. — Без — Дим буе башкортлары бигрәк тә хуш күңелле халык, дип мактанып куйсам да урынлы. Фәридәне безнекеләр бик яратты, әтием “безнең татарочка” дип горурланып әйтеп куярга ярата иде. Борайда да мин үз кеше булдым, әле дә шулай.
Республикада туып үсеп, шунда укыган, биредә эшләгән, билгелелек алган бу иҗади парга авыр заманнар килгән чорны да хәтерлибез әле. Кайсыдыр бер даирәгә яраклаша алмаулары аркасында аларның концертлары тукталып торды, афишаларын эләргә ярамады, радио-телевидениедә тавышлары ишетелмәде.
— Үзебезгә җырларга ярамаса да, Роберт Тимербаев җырлары халык арасында киң таралган иде инде, — ди алар. — Җырчы дуслар, Салават, Хәния, Зәйнәп белән Зөфәр һәм башкаларга чиксез рәхмәтлебез, алар җырларны яңгыратты, шуңа халык арасыннан китәргә юл куймады. Ә бераздан без инде үзебез дә аншлаг белән концертлар бирә башладык.
Чыннан да, Роберт Тимербаевның җырлары озын гомерле. “Уйна, гармун, уйна”га гына да 35 ел икән. Аның белән бәйле бер вакыйганы Фәридә ханым болай искә ала:
— Без танышканда, Робертның берничә җыры бар иде. Әмма ул аларны җырчыларга тәкъдим итәргә үлеп ояла. “Мин нинди композитор булыйм инде, Шостакович түгелмен лә!” — дия дә куя. Алай да, үгетли-үгетли күндердем үзен, җырлары халык арасына тиз таралды, җырчылар да яратып башкарды. Бервакыт аны гастрольгә озаттым да, үзем әти-әни янына Борайга кайтып киттем. Кире килгәндә Борай автовокзалында озак кына утырырга туры килде. Шунда өлкән улыбыз таш вокзалны яңгыратып җырлап җибәрмәсенме! “Уйна, гармун, уйна, өздерепләр уйна!” — ди бу. Башка сүзен белми, әмма көйне шушы сүзләр белән азакка кадәр алып барып чыкты. Вокзалдагы халык дәррәү килеп кул чапты. Менә кайда популярлык!

“Хәмдүнә апа әйтмешли, без Петр Первый заманынан бит инде, хәзер безнең кебек җыр язучы да, җырлаучылар да сирәгәя бара”, — диде Тимербаевлар. Ай-һай, җыр сәнгатенең классикасы да бар бит әле. Әйтик, “Санама, кәккүк”, “Гомерләрне үлмәс җыр итик” һәм башкалар. Әйткәндәй, аны Фәридә ханым үзе җырлый хәзер.

— Җырны үзем өчен, концерт тәмамлаганда башкарырга дип яздырдым Роберттан, — дип хәтерли ул. — Бервакыт Хәния килде дә, моңа кадәр башкарылмаганча, яңача җыр сорады. Роберт белән киңәшләштек тә, үзебез башкармаган, менә-менә сандык төбенә төшеп ятуга дучар булачак шушы җырны аңа бирергә булдык. ...Беренче ишеткәч тә, үзебез җырламыйча ялгышканыбызны аңладык. Хәния генә түгел, Салават та, башкалар да җырлады әле аны. Җырлап туйдылар ахры, хәзер үземә чират җитте, рәхәтләнеп башкарам.

Рәхәтләнеп башкара торган җырлары күп Тимербаевларның. Соңгы елларда аның сүзләрен Фәридә ханым үзе дә яза. Әле соңгы чорда язылган 5-6 җыр студиягә барып җитүне көтеп тора. Тиздән алар да ике республика, Русия сәхнәләре буйлап сәяхәткә чыгар. Әлбәттә, һәрвакыттагыча, “Кызыл таң” оештырган кичәләрдә яңгырар алар. Чөнки, Тимербаевлар “Кызыл таң”нан аерылганыбыз юк!” диләр. Ә без алардан — бигрәк тә!

Резида ВӘЛИТОВА язып алды.


Читайте нас: