Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Нагаева гәзит белән дуслыгын югары бәяли.
Озак еллар “Юлдаш” радиосындагы хезмәте, хәзер инде “Туган тел” телевидение каналы, бик күп популяр җырлары аша халык күңелендә урын алган Зифа Нагаеваның билгеле шәхес булу юлындагы беренче адымнарына без дә шаһит булдык. Узган гасырның туксанынчы елларында бик популяр булган “Шәрык” радиосына музыкаль мөхәррир буларак эшкә килгән иде ул. Көннәрдән бер көнне алып баручы Әлфия Мәүлетова эфирга чыга алмадымы, башка ашыгыч сәбәпләр булдымы, аны микрофон алдына утыртып куйдылар. Ул бик матур итеп тапшыру үткәреп чыкты, ә икенче тапкыр эфирга чыккач, аны ишек төбендә күпереп пешкән икмәге, яңа гына аертылган җылы каймагы белән Кырмыскалы районыннан килеп җиткән “поклоннигы” көтеп тора иде инде. Шул рәвешле ул бик тиз халык күңеленә юл ярды.
– Нәкъ шул чорда радиодан юл аша гына музыкаль мәктәптә эшли идем, андагы кара баянны кара халатка төреп, чанага салып алабыз да радиога алып килеп җырлашабыз, язмалар эшлибез, – дип хәтерли ул елларны Зифа Вәли кызы. – Ул мохиттә иҗат бөреләнми мөмкин дә булмагандыр.
Ә беренче җырым дәваханәдә туды. Үзем белән бергә авылдагы әни дә авырды. Йөрәк өянәге ешайгач, аны район үзәгенә күчереп алып китәргә микән әллә дигән мәсьәлә килеп туды. Энем бу эшне тизләтмәкче дә. Ә мин әнинең без туган йортка ничек береккәнен бик яхшы беләм. Ул андагы сыерчык оясын да яңарттырмый иде, имештер, сыерчыгы кайтса, адашып йөрер... Шул рәвешле тузып бетеп, үзе җимерелеп төшкәч кенә алмаштырдык аны. Ә монда бөтенләй күченеп китү...
Үзем түшәмгә карап, система астында ятам, әни авылда өзгәләнә, шул вакытта гаҗизләнүдән күңелдә шигырь юллары туды:
Түшәмнәрне тишеп чыга инде,
Мөлдерәмә тулы күзләрем...
Күз алдыма кечерәеп калган әни, теге сыерчык оясы, капка төпләрендәге яшел үлән килеп басты һәм йөрәк менә-менә ярыла инде дип торганда, күктән ниндидер илаһи көч төште, әйтерсең, бар булмышымны алыштырды да куйды ул. Һәм “Туган йортыма” җыры туды.
Капка төпләрендә яшел үлән,
Ни хәлләрдә икән күрше-күлән?
Мәшәкатьләремне читкә куеп,
Кайтып киләм әле,
кайтып күрәм.
Шуннан, кем әйтмешли, җыр капчыгы ертылды, йөзәрләгән җыр туды. Аны үзем дә, башка җырчылар да башкара. Аларның һәрберсе күңелдә бала кебек ярала, аны кемгәдер биргәч, бераз моңсу булып тора. “Бала”ларымны дөньяга күрсәткән һәр җырчыга рәхмәтем зур. Алар арасында бик билгелеләре дә, әле яңа гына танылу ала барганнары, инде үземне гаилә әгъзалары кебек бик үз иткәннәре дә бар. Алар арасында Хәния Фәрхи аерым урынны алып тора, билгеле.