+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәния Фәрхинең сеңлесе: "Без кыргый аю балалары кебек үстек"

Бу фото җырчының сеңлесе өченчегә бәби тапкач төшерелгән. "Гүзәлемне тапкач, апау мине ай буена бала карагандай тәрбияләде", - ди Фирүзә Ибәтуллина. Ә аю балалары диюе ни хакта?

Бу фото җырчының сеңлесе өченчегә бәби тапкач төшерелгән. "Гүзәлемне тапкач, апау мине ай буена бала карагандай тәрбияләде", - ди Фирүзә Ибәтуллина. Ә аю балалары диюе ни хакта?

- Кыргый аю балалары кебек, урман эчендәге авылда үстек, - дип сөйләде Фирүзә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсендә кунакта. - Әнинең чәе кайнаганчы, җиләк җыеп алып керикме, яланаякларны ялтыратып, кемузардан йөгерешеп буадан балык тотып алып кайтыйкмы – барысы да үз ирегебездә.

Әниебез – фәрештә кебек сабыр, ягымлы, мәхәббәтле бер зат. Әтиебез шаян, туры сүзле, уйлаганын ярып әйтә торган кеше иде. Без күмәк булгач, кушкан эшне тиз генә эшләп куябыз да, кич тезелешеп урман аланына, әрәмәгә яисә елга буена төшеп китәбез. Анда гармун, җыр-моң, бию китә... “И, Аллам, бу Фәрхи балаларының бер эше дә юк микәнни, дидер инде халык,” – дип борчыла әни.

Йокы туйганчы йокладык, әмма барлык эшне дә бердәм булып эшләдек. Өстәл түрендә олы самавыр утыра иде, яңа пешкән икмәк, шәңгәләр, ит ризыклары булды табында һәрвакыт. Онга батып пилмән эшләгән чаклар хәтердә. Бердәм булдык, бер йодрык кебек үстек. Әмма бервакыт төрлебез төрле якка таралыша башладык. Шулай да туган йорт безнең өчен җиһанның үзәге, тормышның күчәре булып кала бирде.

Хәния апаның соңгы еллардагы гомере юлларда узды, дияргә ярыйдыр. Ул безнең якларда булганда, узып киткәндә, ничек булса да өйгә сугылып китәргә тырышты. Басып кына чәй эчеп чыгып киткән чаклары да исемдә. Аның кебек туган җанлы тагын берәр кеше бармы икән, белмим...

Якты дөньяга Хәния Фәрхине биргән изге Ана - Фәния апа бүген төпчеге Фирүзәнең 50 яшьлек алтын юбилеен билгели. Без аны алтынчыга әннә булган көне белән тәбриклибез. Ә "Кызыл таң"ның якын дусты Фирүзә Ибәтуллинага Тәтешле якларына очкан кошлар канатында бер җыр озатабыз:

Аңлыйсыңмы, безнең гомерләрнең
Җитте матур чагы, рәхәт чагы.
Әле шулай бик күп еллар бергә
Яшиселәр булса иде тагын!

Фото: гаилә архивыннан.



Читайте нас: