+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң” аша дусларымның хәлен белеп торам”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина гәзитебезнең Инстаграм сәхифәсендә кунакта Башкортстандагы дусларына зур ихтирамын белдерде.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина гәзитебезнең Инстаграм сәхифәсендә кунакта Башкортстандагы дусларына зур ихтирамын белдерде.

Туксанынчы еллар азагында Башкортстанда Татарстан артист­лары белән берлектә оештырыла башлаган “солянка” концертларында Гөлдания Хәйруллина аерым урын алып торды. Беркемгә дә охшамаган югары, чишмә челтерәве кебек нәзакәтле, бәллүр тавышы аны башкалардан аерып тора иде. Хәләле Рөстәм Хәйрул­лин иҗат иткән җырлардан тыш, ул тик үзенчә генә итеп “Сарман” һәм бихисап татар халык җырларын, Ризван Хәкимов һәм башка композиторлар иҗат иткән әсәрләрне югары һөнәри осталык белән башкара иде. Баксаң, Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзин белән дә аны озак елларга сузылган иҗади дуслык җепләре бәйли икән. Ә менә соңгы елларда без аны республика сәхнәләрендә күргәнебез юк. Татарстан телевидениесендә дә күзгә чалынып бармый ул. Укучыларыбыз соравы буенча эзләп таптык бит үзен! Бүген ул бездә кунакта. Сүзне Гөлданиягә бирәбез.

“Югалмадым,сәхнәдә мин!”

Башкортстан белән гомеремнең бик матур чоры бәйләнгән. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар, Вәкил Мурзин белән берлектә мин республиканы иңләп буйлап, Урал аръягы районнары аша Курган өлкәсенә дә барып чыккан идем әле. Анда “Сафия такмаклары”н отып алып җырладым. Рамил Миндияр-Камал җырларын да башкардым. Концертлар тулы залларда узды, үзем бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Шуңа мин Башкортстанны бик зур хөрмәт белән йөрәгем түрендә йөртәм. Үзем югалмадым. Татарстан, Русия буенча концертлар куеп йөрибез. Якын чит илләргә дә чыгып кергәлибез. Шул телевидениегә төшмәвем аркасында гына бераз югалттылар бугай үземне.

Ун еллар элек битем бозылды. Бармаган им-томчылар, күренмәгән табиблар калмады. Тик берсе дә ярдәм итә алмады. Берничә концерт төшергәч, кешеләрдән “Гөлдания ямьсезләнгән” дигән сүзләр ишеткәләдем. Шуңа да, тапшыруларда катнашырга чакырсалар да, бармадым.

Шулай да без тик ятмадык, эшләдек. Яңа программалар булдырдык. Вакыт үтү белән телевидение-радиода җитәкчеләр, эшләүчеләр алышынды. Үзем гел каршы килгәч, чакырмый да башладылар. Шулай инде, телевизордан күренмичә торгач, тамашачы югалта бит.

Иремне югалту да эзсез үтмәде, билгеле. Чөнки без аның белән бербөтен идек, өйдә дә, сәхнәдә дә. Бу да миңа нык тәэсир итте. “Ярты елдан, бер елдан җиңелрәк булыр”, — диючеләр өметемне акламады, югалту газабы чигенмәде. Әмма үземне кулга алып, сәхнәгә кабат кайтырга булдым.

Беренче эшем итеп, Рөстәмнең Хәтер кичәсен оештырдым. Аның җырланылмаган, яңа язып калдырган бик күп җырлары бар иде. Шул җырларны ИлСаф, Зөһрә Сәхәбиева, Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова, Гүзәл Идрисовага һәм Чаллыда яшәп иҗат итүче артистларга бирдем. Баянчылар, музыкантлар кичәне оештыруга кушылды. Шуннан соң акрынлап сәхнәгә кайта башладым.

90нчы елларда без Уфа артистлары белән бергә бик күп концертлар куя идек. Рөстәмнең кичәсеннән соң күп вакыт та үтмәде, Уфадан Вәкил Мурзин, миңа шалтыратып, үзенең җырларын тыңлап карарга тәкъдим итте. Ул җырлар миңа шундый ошады! Алар минем шул чактагы күңел халәтемне, тормышымда булган вакыйгаларны чагылдыра иде. Күпләр: “Әллә заказ биреп яздырдыңмы?” – дип тә сорады әле. Рөстәмнең дә минем өчен язган шактый җырлары калган иде. Шуннан соң без яңа концерт программасы эшләдек. Тамашачылар җылы кабул итте. Телевидениегә дә кабат чакыра башладылар. Мин үземне яңадан тудым дисәм дә була инде.

Әлеге көндә Рөстәмнең йөзәрләгән җырын туплап, аларның сүзләрен бас­тырып, җыентыгын тупладык. Кызым Лилия белән бу өлкәдә матур гына эш башкардык. Ул баштарак: “Җырчы түгел, шофер булам!” — дип кенә куя иде. Хәзер инде әтисе иҗат иткән “Кара әле күзләремә” җыры белән “Алтын Барс” премиясен алды, аннан тыш та премияләргә лаек булды. Җырларны заманча башкаруны хуп күрә. Әмма чит илгә чыкканда, әйтик, Америка, Канададагы Сабантуйларда халык җырларын башкара. Миңа аның һәм башка яшьләрнең заманча фикер сөреше бик ошый.

Киләчәктә заманча һәм классик, халык җырларын күчтәнәчкә алып, “Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга” дип, Башкортстанга янә килербез дип өметләнәбез. Ә әлегә без андагы дусларның хәлләрен “Кызыл таң” гәзитенең сайты аша белеп торабыз һәм бик күп сәлам күндерәбез. Уфадагы, Башкортстандагы дуслар­ның хәлләре белән һәрдаим хәбәрдар булып тору өчен генә булса да мин “Кызыл таң” сайтында еш кунак булам, бай эчтәлекле, сәнгатькә бик зур игътибар һәм басма мәйдан бүлүче бу басманы бик хөрмәт итәм. Киләчәктә дә шундый булып калыгыз! “Кызыл таң”ны даими алдыручылар да сезне шуның өчен дә ярата, үз итәдер дигән фикердәмен. Очрашуларга кадәр, дусларым, моңдашларым!


Резида ВӘЛИТОВА язып алды.


Читайте нас: