+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң”ны капка төбендә көтеп ала идек”

“Роксана” радиосының “Шәрык” иҗади берләшмәсе алып баручысы Эльвира Шакирова тапшыруларны әзерләгәндә мотлак гәзитебездәге мәгълүматларга таянуын билгели.

“Роксана” радиосының “Шәрык” иҗади берләшмәсе алып баручысы Эльвира Шакирова тапшыруларны әзерләгәндә мотлак гәзитебездәге мәгълүматларга таянуын билгели.

– Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, – ди ул. – Кечкенәдән укып үскән, һәр сүзенә ныклап ышанган гәзит бит ул! “Кызыл таң” килгәнен капка төбендә көтеп утыра идек. Кем беренче эләктерә! Аннан без – балалар, кемузардан йөгереп кереп, аны зур хөрмәт белән өстәлгә салабыз, гәзитне өлкәннәр карап чыкканчы, үзебез башкаларын караштыра торабыз. Аннары безгә дә чират җитә, никтер “Кызыл таң”ны кулга алгач, бер башка үсеп киткәндәй буласың әле. Туган телнең газиз аһәңен салды гәзит безнең күңелгә.

Башкалага килеп укырга кергәч, соңрак үзаллы тормыш, гаилә корып яши башлагач та шул аһәңне югалтмаска тырыштык. Туксанынчы еллар азагында, без, тулай торакта яшәүче яшь гаиләнең, иң зиннәтле байлыгы – бүлмә түрендәге телевизор да, аның өстендәге кечкенә кара радиоалгыч. Шул елларда аеруча популяр “Шәрык” радиосында барган тапшыруларны йотлыгып тыңлыйбыз. Кемнәр эшли икән монда, каян алалар шулкадәр тел байлыгын, дип сокланабыз.
Менә бер көнне шул радиоалгычтан белдерү яңгырый: “Татар һәм башкорт әдәби телләрен яхшы белгән, туган җыр-моңнарны якын иткән егет һәм кызларны радио алып баручысы итеп эшкә чакырабыз. Конкурс шартларында сайлап алачакбыз”. Бәй, мин бит инде боларга кирәкле кеше! Сайлап алырлар микән...
Конкурс җитди булачагын күзаллап, иргә дә әйтеп тормыйча гына киттем радиога. Барсам, анда су буе кеше! Иртән килеп, кичкә генә чиратны көтеп алалдым. Микрофон алдына утырттылар, колакчыннарны кидерделәр, алга текст салдылар. Иии, рәхмәт яугырлары, үзебезнең “Кызыл таң”ны укырга бирделәр. Укыдым да, конкурсны җилдереп үтеп тә киттем. Шулай итеп, Илдар Ислами белән икебезне теге “су буе”ннан сайлап алдылар булып чыкты.
Алдылар да бит, инде өйгә ничек кайтасы?! Ул вакытта кесә телефоннары, башка бәйләнеш чаралары юк, көне буена бер хәбәр дә бирмичә, кичләтеп кенә кайтып кердем. Ирем Азат белән без сабакташлар, кечкенәдән бергәбез, күз карашыннан аңлашып яшибез, шөкер. Әмма бу көнне аның да ачуы тавышына чыккан иде.
— Кайда йөрисең ул син, югалттым бит!
— Эшкә урнашып йөрдем, радиога...
— Кайда?!
Шулай итеп балалар бакчасында эшләп йөргән җиремнән республикадагы популяр радио алып баручысы булдым да куйдым.
Нәкъ шул вакытта “Шәрык” радиосы тәүлек әйләнәсенә эшли башлады. Менә кайда тел чарларга, эшкә өйрәнергә чиксез киң иҗади лаборатория! Мин шунда ук “Аулак өй” тапшырулар циклы башлап җибәрдем. Анда туры эфирда тыңлаучылар шалтырата, шул рәвешле безгә “кунакка килә” иде. Аларны шаяртулар, “Йөзек салыш” уенындагы кебек җәза бирүләр, җырлатулар, табышмаклар белән “чирттерү”ләр – барысы да кызык! Төн уртасында радиога шалтыратып безнең кубызга биегән тыңлаучыларны әйтегез сез!
Хәзер дә шундыйрак тапшыру бар – “Шәрык”ның шымчылар агентлыгы”. Анда якыннары телефон номерын бирә дә, без бер тыңлаучыбызга шалтыратабаз. Еш кына ул безне тыңлый торган кеше дә булмый әле.
Әйтик сүзне: “Фәлән апа, көтүеңне кудыңмы, сыерың күпмерәк сөт бирде”, – дип башлыйбыз. Ул үзенең туры эфирда булуын белми, кем шалтыратуын аңлап та бетерми, әмма, гадәттә, әдәп саклап сөйләшә башлый. Башка шәһәрләргә шалтырату да кызыклы. Әйтик, Себергә, Төмән, Сургут шәһәрләренә. Анда безнекеләр күпләп яши бит инде. Темасын табып, сөйләндерәбез, соңрак кайдан шалтыраубызны әйтеп көлешәбез, гадәттә, мондый сөйләшүләр аларның туган якка җырлы сәламе белән тәмамлана.
Гомумән, радио эше бик кызыклы. Безнең җиңел генә эфир алып баруыбызны ишетеп, шулай ук җиңел генә бездә эшләп китәргә теләүчеләр дә юк түгел. Әмма хәзерге яшьләрнең бер уртак кимчелеге бар, аларның сүз байлыгы такыр. Уйлап карагыз, хәзер бит күп очракта сөйләшеп тә тормыйбыз, СМС аша аралашабыз. Анда да сүзләрне кыскартырга тырышабыз. Әйтик “сәлам” урынына – “слм”, “рәхмәт” урынына – “рхм”. Сөйләшкәндә дә ашык-пошык, каты-коты мәгълүмат алышып би­решәбез дә, вәссәләм. Кая инде ул, әниләр, әбиләребез кебек, фикерне кинаяләп, ерактанрак башлап, “бәб­кәм”, “акыллым” кебек сүзләр белән нәкышләп җиткерү?! Китап, гәзит, журналлар уку да юк. Дөресен генә әйткәндә, мәгълүматның “чүп оясы” булган Интернетка калды көн. Шулай булмасын өчен без оныгыбызны “Әллүки” журналы белән үстерәбез.
Радиода туры эфирлар алып бару өчен тагын бер сыйфат кирәк, ул – кеше шатлыгына сөенә белү. Радио – телевизор түгел, анда сине күрмиләр, әмма тавышыңнан күңелеңдә сандугачлар сайрыймы, әллә каргалар оялаганмы, барысын да аңлап торалар. Хәтердә, яшь кенә алып баручыбыз өйләнде дә, берничек тә тәртәгә кереп китә алмый интегә. Бер көнне көмеш туй белән бер гаиләне котлап чыкты да: “Ничек итеп бер кеше белән 25 ел яшәп була, берничек тә аңламыйм!” – дип ачына бу. Шул кәефе эфирда да яңгырамый калмый бит инде. Чынында исә, туры эфирда аерым бер үзенчәлекле күңел халәтенә ия кеше генә эшли аладыр ул.
Эльвира Шакирова үзе дә, аның хезмәттәшләре дә нәкъ шундый халәткә ия булуына сокланмый мөмкин түгел. Җитмәсә, һәр эфирда алар өстәлендә “Кызыл таң” гәзите булу да тапшыруларга ямь өстидер әле. Монысы бик тыйнак булмады, ахры... Ә чынында, берәү әйтмешли, “үзем мактамасам, мине кем мактар?!” Бүген дә гәзитебезне капка төбендә көтеп алучы укучыларыбыз да шул фикердә булсын иде. Һәрхәлдә, без шундый максатны алга куеп эшлибез.

Резида ВӘЛИТОВА.


Читайте нас: