+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
14 август 2020, 12:48

Фәнис Җиһаншин: “Мин барлык жанрларда да уйнадым”

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры тәҗрибәсе белән уртаклашты.


Пандемия чорында мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре эшчәнлеге туктатылды. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, күп кенә театрлар кебек үк, тамашачылар белән эшне онлайн режимда дәвам итәргә мәҗбүр булды. Бу вакыт эчендә төрле интернет-проектлар туды, театр социаль челтәрләрдәге сәхифәсен активрак үстерә башлады, анда кунаклар чакырып, әңгәмәләр оештырды. Аларның берсендә күренекле театр һәм кино артисты, Татар дәүләт академия драма театры актеры Фәнис Җиһаншин үзенең күпкырлы иҗаты турында сөйләде. Ул – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты.


Мине ишеткәннәр, әмма аңламаганнар


Дебютым Н. Исәнбәт һәм Ю. Са­фиуллинның “Идегәй” дастаны буенча куелган спектакльдә өченче курста булды. Режиссер Марсель Сәлим­җанов спектакльне 60 яшенә куйды. Миңа рольне сәхнәгә чыгарга бер көн кала үзләштерергә туры килде. Спектакльдән соң хезмәттәшләрем Люция Хәмитова һәм Ринат Та­җетдиновтан сорыйм: “Ишеттегезме мине?” “Әйе, Фәнис, сине яхшы ишеттек, әмма нәрсә турында сөйләгәнеңне аңламадык”. Дулкынланудан, парт­нерларның репликасын көтмичә, үз монологымны вакытсыз сөйләгән­мен. Мең урынга исәпләнгән зал зур, шуңа мине арткы рәтләрдә дә, балконда да тамашачылар яхшы ишетсен өчен бик кычкырып сөйләргә тырыштым. Безне: “Сезне күрергә, ишетергә, аңларга тиешләр!” – дип өйрәттеләр бит. Шуңа күрә мине ике метрлы буем белән яхшы күргәннәр, ишеткәннәр дә, әмма нәрсә сөйләгәнне аңламый калганнар. “Идегәй” спектаклендә башкарган беренче ролем менә шулай истә калды.


Яраткан рольләр


Теләсә кайсы рольдә образга максималь рәвештә керергә тырышасың. Марсель абый әйткәнчә: “Сез һәр рольнең адвокаты булырга тиеш”. Акларга, персонажның мотивациясен һәм логикасын табарга кирәк. Һәр образ – ул туганнан үлгәнгәчә тере кеше. Спектакльне репертуардан алгач, кайберәүләр: “Авырдыр, мөгаен, роль төшкә керәдер. Сезнең бу роль шундый яхшы килеп чыкты. Без Сезне бу рольдә генә күз алдына китерәбез”, – ди. Әмма тормыш дәвам итә, көндәлек мәшәкатьләр белән барысы да онытыла. Шуңа күрә һәр роль минем өчен туганыма әйләнә, әмма аларның берсе дә минем өчен аерып алалмастай артык якын булмый кала.


Режиссер һәм актерның үзара мөнәсәбәтләре


Режиссерлар беркайчан да актерлардан канәгать түгел. Шуңа күрә актерлар, үзләрен тиешле дәрәҗәдә бәяләми дип, режиссерларга үпкәли. Идеаль тандем буламыни инде?! Әгәр булса, барыбер таркалыр иде.
Экспериментлар
Мин барлык жанрларда да уйнадым. Миңа “Зәңгәр шәл”дәге ишаннан (режиссеры М. Сәлимҗанов), Норвегия режиссерының секс, наркотиклар, норматив булмаган лексикага корылган спектаклендә юкка чыккан кешегә кадәр роль уйнарга туры килде. Иң кызыгы: без тәнкыйть, “хайп” көткән идек. Барып чыкмады. Спектакль яшь режис­серларның “Һөнәр” (“Ремесло”) фестивалендә уйналды, тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр. Соңгы ике елда Казанда эксперименталь театр проектлары еш очрый: Болактагы Яшьләр театры “Угол”ны куя. Г. Камал исемендәге театр тамашачылары бик тәрбияле, мәдәниятле, әмма алар тарафыннан да бу тамаша кискен кабул ителмәде. Матбугатта Г. Камал театрының традицион тенденция­ләрдән читләшүе, экспериментлар, яңа юлларны үзләштерә башлавы турында мәкаләләр күренә. Әйе, без бу спектакльне 3 ел уйнадык, аңа билетлар табу авыр иде. Хәзер ул “Яшьләр сишәмбесе” проекты кысаларында кече залда бара, 19:00 сәгатьтә башлана, 01:00 – 01:30 сәгатьләрдә тәмамлана. Спектакльдән тыш, модалы дефиле күрсәтәбез, рәссамнар үз күргәзмәләрен ача, тамашачылар алдында рәсемнәр ясыйлар, антракт вакытында яшь шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укый (ул 40 минут дәвам итә). Менә нинди форматка кадәр үстек без! Минем моноспектакль уйнарга теләгем бар иде. Хыялымны Искәндәр Нуриҗанов (“Болактагы Яшьләр театры”) тормышка ашырды. “Мсье Иб­раһим” спектаклендә мин якынча 10 образ уйныйм. Без эксперимент, тәҗрибә тәртибендә, айга бер тапкыр бу спектакльне репертуарга кертергә тырыштык, ә ул шулкадәр популяр булды ки, хәтта пандемия чорында да бу спектакльне айга 3 тапкыр уйнадык. Тамашачыларга ошый. Спектакль урыс телендә бара. 2020 елда без Германиягә фестивальгә чыгарга тиеш идек, әмма без дөньяда нинди үзгәрешләр булганын барыбыз да күреп торабыз...


Классик һәм заманча “Хуҗа Насретдин”


Кайчандыр Хуҗа Насретдин ролен СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов башкарган. Сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән әсәр сәхнәдә берничә тапкыр куелган. 1957 елгы спектакльнең триумфы турында әлегә кадәр сөйлиләр. Кинохроникадан күренүенчә, Мәскәүдә бу спектакльгә билетларны метрода ук сатып алырга теләүчеләр күп була, мин архив аудиоязмаларын да тыңладым. Хәзер искергән манерада спектакль уйнарга, шуның белән тамашачыларны кызыктырырга мөмкинме икән, шикләнәм. Бу тере спектакль иде, әмма актерларның артык “уйнавы” күзгә бәрелә. Яңа спектакльгә Сүрия язучысы Саадалла Ваннус әсәрен кертеп, бөтен пафослыкны алгач, образ җиңеләйде, тормышчан төс алды. Шуңа күрә миңа бу роль өстендә эшләү җиңел һәм кызык булды.


Милли әсәрләребез якынрак


Миңа милли әсәрләребез якынрак. Профессиональ үсеш өчен актерга классикларның әсәрләре буенча уйнау мөһим, диләр. Режиссер хәл итә инде. Ул мине Шекспир пьесасында ниндидер образда күрүен әйтсә, ул чакта, әйе, рольгә алынырга мөмкин. Әмма миндә ниндидер конкрет роль турында инициатива һәм хыяллар юк.


Икесенең берсен сайладым


Әгәр мин актер булмасам, диктор булыр идем. Актерлык курсына кергәч, шул ук вакытта татар телендә яңалыклар программасына алып баручылар өчен кастинг игълан иттеләр. Рөстәм Нәбиуллин ул вакытта җитәкче иде. Мин ул кастингта бөтен сайлап алу турларын уздым. Миңа телевидениене яки театрны сайларга кирәк иде. Рөстәм абый театрны сайларга киңәш итте, мин шулай иттем дә. Телевидение ул – картина, бу картина өстендә режиссерлар, ут рәссамнары, монтажерлар, музыкаль бизәүчеләр, мөхәррирләр эшли. Миңа текстны өйрәнеп сөйләргә генә кала. Ә театр – башка. Без хирурглар кебек: спектакльне тамашачыларга операция ясаган сыман уйныйбыз. Телевидениедә көнгә 5-6 тапшыру язалар, ә театрда премьера чыгару өчен кайчагында ярты елга кадәр эшләргә кирәк. Спектакльгә күп көч, вакыт, энергия, мәхәббәт салу таләп ителә.


Шигърият һәм сәхнә сөйләме


Шигырьләрне башкару нигезләрен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшидә Әхмәт кызы өйрәтте, соңрак инде Флера Хәмитова, Ринат Та­җетдинов, Нәҗибә Иксанова, Гөлсем Исәнгулова, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаевтан һөнәри дәрәҗәдә өйрәндем. Йөз кеше бер үк шигырьне укыса да, йөз төрле мәгънә сала. Спектакльдәге кебек үк. Яраткан шагыйрьне аерып күрсәтә алмыйм. Дәрдемәнд ошый. Берничә ел элек Мәскәүдән тавыш яздыру студиясеннән килеп Г. Тукайның мәхәббәт лирикасыннан шигырьләр яздырырга теләк белдерделәр. Шуннан соң Г. Тукай иҗатын бик яратып калдым. Үзем бераз гына сәхнә сөйләмен укытам һәм Башкортстанның халык шагыйре, драматург Әнгам Атнабаев иҗатына игътибар иттем. Теле­видениедә Ә. Атнабаевның шигырь­ләреннән цикл чыгардым. Матур сөйләм өчен тавыш аппаратына сакчыл карарга кирәк: эчмәскә, тәмәке тартмаска, ачык муен белән йөрмәскә... Тамакны чыныктыру өчен бозлы су белән чайкарга өйрәттеләр. Моннан тыш, дөрес суларга кирәк.


Үзизоляцияләү шартларында
Башта миңа күңелсез булды. Безнең һөнәр аралашуга корылган. Миңа нәрсә дә булса җитми кебек тоелды. Аннары күнегелде. Хәзер күбрәк аралашам, көн аша туры эфирлар алып барам. Номерлары буенча буяу өчен картиналар сатып алып, балалар белән 4-5 картина ясадык.
Гомумән, тамашачыларга рәхмәт әйтәсе килә. Алар безнең спектакль­ләрне онлайн режимында карады. Онлайн-спектакльләргә 300 меңнән алып ярты миллионга кадәр билет сатылды. Кадерле тамашачыларга барысы өчен дә рәхмәт!


Азалия БАЛГАЗИНА әзерләде.



Читайте нас: