– Салават Гайсич, 2020 ел “Башкортостан укытыусыһы” өчен гади ел түгел, юбилей елы – журналның беренче саны чыгуга 100 ел. Бер гасырлык басманың тарихына кыскача байкау ясап алыйк әле.
– ХIX гасыр уртасында, мәгърифәтчелек үсешә башлаган чорда, мәдәни мохит формалаша һәм милли матбугатка ихтыяҗ туа. Алар өчен шартлар XX гасыр башларында гына барлыкка килә. Совет власте ныгу белән, 20нче елларда, республикада яңа гәзитләр чыгарыла башлый. “Башкортостан укытыусыһы”ның беренче саны 1920 елның февралендә дөнья күрә. Мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен тәгаенләнгән бу басма зур үсеш, эзләнүләр юлы үтә. Беренче сан Стәрлетамакта “Мәгариф эшләре” исеме астында басыла. Баш мөхәррире Төхвәтулла Ченәкәев була. Республиканың педагогик җәмәгатьчелеге укытучылар өчен журналга нигез
салган бу кешене тирән ихтирам итә.
Еллар үтү белән журналның эчтәлеге дә, аталышы да үзгәрешләр кичерә, ләкин аның төп тәгаенләнеше үзгәрми – республика укытучыларына хезмәт итүче басма ул. 1925 елдан журналның баш мөхәррире – билгеле башкорт язучысы Имай Насыйри. Бу елларда журнал наданлыкны бетерүдә зур роль уйный.
Басма “Башкортостан укытыусыһы” исеме астында 1936 елдан чыга башлый. Бу елны республика мәгарифе халык комиссары, язучы Гобәйдулла Дәүләтшинга аны җитәкләү вазыйфасы йөкләтелә. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда журнал басылмый. 1952 елда аны тергезү эше сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Гайнулла Ишбулатов иңнәренә төшә. Педагогик басма тарихында атказанган укытучы Сәлимҗан Гомәров җитәкчелек иткән еллар зур әһәмияткә ия. Журнал зур тиражлы популяр басмага әверелә.
– Бүген педагогик басма ничек яши, нинди максатлар, планнар билгели, заман яңалыкларын ничек үзләштерә?
– Журналыбыз бүген дә традицияләрне саклап, аларны арттырып яши. Басма мәгарифнең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгына, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә яхшы киңәшче, зирәк остазга әверелде. Игътибар үзәгендә – илдәге һәм республикадагы мәгарифкә кагылышлы законнарны, “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру. Басманың бүгенге коллективы, коллегиясе өстенлекле юнәлешләрне дөрес билгеләп эшли, төп игътибарны яшь укытучылар өчен дә, тәҗрибәле педагоглар өчен дә әһәмиятле мәсьәләләргә бүлә.
Журналның бүлекләре һәм рубрикалары бүгенге педагогик фәннең һәм мәктәп тәҗрибәсенең проблемаларын чагылдыра. “Башлангыч мәктәп”, “Мәктәпкәчә мәгариф” кебек бүлекләр мәгарифнең беренче баскычларындагы педагоглар өчен тәгаенләнгән. Журнал битләрендә галимнәрнең методик тәкъдимнәре, укытучыларның иң яхшы эш тәҗрибәсе урын ала.
Журналның төп бүлекләренең берсе – “Башкорт теле һәм әдәбияты” бүлегендә башкорт телен үстерүгә зур урын бирелә. Башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә багышланган язмаларга аерым игътибар бүленә. Республикадагы башка туган телләргә һәм мәдәниятләргә сакчыл мөнәсәбәт һәм игътибар булдыру максаты белән журналда “Милли телләр һәм әдәбиятлар” бүлеге эшли. Анда татар, мари, чуваш, удмурт теле укытучылары чыгыш ясый. “Урыс теле һәм әдәбияты”, “Мәктәптә чит тел” бүлекләре дә бик популяр. Һөнәри мәгариф турындагы материаллар аерым рубрика астында басыла. “Туган якны өйрәнү”, “Тәрбия һәм өстәмә белем” бүлекләрендә Башкортстанның тарихы, мәдәнияте хакында язмалар урын ала.
Соңгы елларда максатлы номерлар да чыгара башладык. Психологик ярдәм буенча, тәрбияви мәкаләләргә, урындагы материалларга күп урын бирелә. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты белән тыгыз бәйләнештә эшлибез.
– Шулай да, сер түгел, бүген басма гәзит-журналларга халыкта игътибар кими төште. Аеруча яшьләр, заманга яраклашып, электрон ресурсларны күбрәк куллана. Тираж мәсьәләсендә проблемалар бармы?
– Чагыштырмача, бездә бу яктан хәлләр артык начар димәс идем. Шөкер, тиражны ун меңнән дә төшергән юк. Журналыбыз укытучыларның өстәл китабы бит. Башкортстандагы укытучылар санын исәпкә алсак, киләчәк өчен резерв бар әле. Безнең өчен иң мөһиме – укытучылар белән хезмәттәшлек. Әлбәттә, заманнан артта калмыйбыз, басмабызны электрон вариантта да укырга мөмкин, социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барабыз.
– Журнал гына түгел, быел шәхсән үзегез дә матур гомер бәйрәмен билгеләгәнсез. 60 яшь – нәтиҗәләр ясау, хезмәт җимешләрен барлау вакытымы?
– Гомерем буе Башкортстанның мәгариф һәм матбугат өлкәсендә эшләвем белән горурланам. Күп басмаларда эшләдем, аларны оештыруда катнаштым, Башкортстан телерадиокомпаниясендә милли тапшыруларга җитәкчелек иттем. Байтак елларымны милли дәреслекләр әзерләүгә багышладым. Башкортстан халыклары телләре юнәлешендә бай тәҗрибә тупланды. Безнең тәҗрибәне башка өлкәләрдән дә кызыксынып өйрәнделәр. Башкортстанда яшәүче татарлар өчен дәреслекләр булдырылды. Алар әле дә кулланыла. Урындагы материалларга нигезләнгән әсбаплар, методик пособиеләр...
2007 елдан әлеге вазыйфамда. Укыту, белем бирү, балалар тәрбияләү, гомумән, мәгърифәт өлкәсендә эшләвем һәм бу өлкәдә ярдәм күрсәтә алуым белән бәхетлемен.
– Сез бит язучы, сигез китап авторы да. Мондый “кайнап торган” хезмәткә дә, иҗатка дә ничек вакыт таба аласыз? Белүебезчә, быел да өр-яңа китабыгыз “табадан төште”.
– Эш тә, иҗат та параллель бара, бер-берсен тулыландыра, дисәм була. Быел сентябрьдә “Туган йорт җылысы” дигән яңа китабым чыкты. Башкорт һәм урыс телләрендә. Анда балалар өчен хикәяләр тупланган. Хикәяләрдәге вакыйгалар барысы да тормыштан, үземнең, якыннарымның тормышыннан алынган. Алар аша нәни дусларыбызга дөньяны аңлау җиңелрәк булыр дип ышанам. Өлкәннәр белән балалар мөнәсәбәте табигатьне ярату һәм саклау серләре аша ачылса, яхшы дип уйлыйм.
– Туган ягыгыз белән тыгыз бәйләнештә торуыгызны беләбез. Быел Сезнең тормышта бик матур вакыйга булган – “Ишембай районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелгән...
– Якташларым зурлады, рәхмәт аларга. Туган ягыма, Ишембайга мин хезмәт бурычы буенча түгел, күңел кушуы буенча кайтам. Туган ягымда да, башка шәһәр һәм районнарда да язучылар, күренекле шәхесләр белән фәһемле очрашулар үткәрү матур йолага әверелде.
2008 елдан башлап Ишембай районы педагоглары белән бик кызыклы, халыкчан традиция булдырдык. Шәһәрнең Башкорт гимназия-интернатының чыгарылыш укучылары белән соңгы кыңгырау чыңлаган көнне Торатауга экскурсия оештырабыз. Ел саен бу чарага республиканың күренекле язучыларын, галимнәрен, журналистларын чакырам. Кунаклар чыгыш ясап, зур тормышка аяк басучы яшьләргә киңәшләрен, фатыйхасын бирә. Ишембайның яшь язучылары өчен күренекле әдипләр белән очрашулар оештыру да минем өчен традициягә әйләнде. Якташларыбыз белән районда да, башкалабыз Уфада да очрашулар үткәрүне матур йола иттек. Гомумән, кече Ватаным минем өчен бик якын.
– Һәр бөек ир-егет артында бөек хатын-кыз тора, дип юкка әйтмәгәннәр. Сезнең тормыш юлдашыгызның да, улларыгызның язмышы мәгариф белән бәйле булуын беләбез. Гаиләгез турында да бераз сөйләп үтсәгез иде?
– Үземне бик бәхетле гаилә башлыгы дияр идем. Әйе, минем икенче яртым, сөекле хатыным Әлфия Мысыргали кызы – педагог, озак еллар “Китап” нәшриятында эшләде, хәзер хаклы ялда. Азат улым – юридик фәннәр кандидаты, БДУның Хокук институтында укытты, бүген – Башкортстан Хөкүмәте Аппаратында бүлек мөдире. Урал улым – тарих, җәмгыять белеме һәм философия укытучысы. Дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлады. Республика инженерлык лицей-интернаты директорының урынбасары булып эшли. Ул бик актив, җәмгыять тормышында кайнап яши, Башкортстандагы КВН ачык лигасы җитәкчесе. Өч оныгым – күңел юанычы. Аларның туган телебездә “Олатай, саумы!” дип йөгереп килүләрен ишетү дә бу дөньяда юкка яшәмәүнең күрсәткече кебек.
Язучылар берлегендә балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе буларак, әйтәсем килә: туган телләребездә матур итеп сөйләшә-аңлаша белүче балалар үсә икән, киләчәгебез бар, димәк.