-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
20 октябрь 2021, 12:45

“Намусны да, сәламәтлекне дә яшьтән сакларга кирәк...”

Кырмыскалы – талантларга, данлыклы шәхесләргә бай төбәк. Мәшһүр җырчы-биючеләребез, фән эшлеклеләре, сәнгать осталары, язучылар, төзүчеләр – кайсы гына тармакны алма, һәркайда үзләрен табып, уңышларга ирешеп, туган төбәген данга күмгән якташларыбыз бихисап безнең. Һәр урманның үз сандугачы, һәр чәчәкнең үз матурлыгы булган кебек, кырмыскалылылар журналистика өлкәсендә дә үрнәк алырлык шәхесләре белән чын-чынлап горурлана ала. Бүгенге “Кызыл таң” кунагы да шуларның берсе – гади колхозчыдан алып район гәзите мөхәррире вазыйфасына кадәр үрләп, бу һөнәргә бөтен гомерен багышлаган Мидхәт Рәҗәпов.

“Намусны да, сәламәтлекне дә яшьтән сакларга кирәк...”
“Намусны да, сәламәтлекне дә яшьтән сакларга кирәк...”
15 китап, дистәләгән документаль повесть, очерклар, юморескалар, ике монография һәм башка бик күп әсәрләр авторы бүген дә актив иҗат итә. Күпьеллык күпкырлы эшчәнлеге дә лаеклы бәһаланды: 24 яшендә үк СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә, соңрак Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәнил Әсәнов, Канзәфәр Усаев, Мөхәммәтсәлим Өметбаев премияләре лауреаты, районның шәрәфле шәхесе ул.
Тугызынчы дистәне вакласа да, бүген дә сафта кала: иҗат белән шөгыльләнә, яшь журналистларга ярдәм күрсәтә һәм күпкырлы район тормышында актив катнашып яши, ә, иң мөһиме, бүгенге көнгәчә спорт белән шөгыльләнә.


— Мидхәт Гандәлиф улы, Сез­нең журналист булып китүегездә “Кызыл таң”ның да өлеше бар бит...
— Әлбәттә, бар. Гомер буе бергә яшәдек, эшләдек. Балачактан кечкенә авыл малаеның иңнәренә канат куйган басма ул. Дүртенче сыйныфта укыганда күршедә яшәүче комбайнчы, ул вакытта урып-җыю кампаниясендә 13 мең центнер иген суктырып, район ярышында беренче урынга чыккан Гайдәни Канбәков турында мәкалә язып, “Кызыл таң”га юлладым. Башлангыч сыйныфларда ук мәктәп стена гәзите мөхәррире идем, шунда куштылар микән, абыем Фәнил Әсәнов биргән идеме — хәзер ныклап хәтерләмим дә, ләкин бу мәкаләм тиз арада республика басмасында басылып чыкты. Беренче карлыгачыңны уңышлы очырдың дип мактады мине өлкән абзыйлар. Әлбәттә, абыем Фәнил Әсәновның да журналистика белән кызыксына башлавыма йогынтысы зур булды. Мин 1нче сыйныфка җыенганда, аны мәктәптә чыгарылыш кичәсенең икенче көненә Бозаяз районының “Сталин юлыннан” гәзи­тенә җаваплы сәркәтип итеп тәгаен­ләделәр. Биш ел дәвамында аның актив эшчәнлеге минем күз алдында үтте. Бер лампа астында икәүләп укый идек. Аннары үзенең иҗади мөмкинлекләрен “Кызыл таң” гәзитенең башта — әдәби хезмәткәре, аннары мәгълүмат бүлеге мөдире вазыйфаларында тирәнәйтте һәм киңәйтте. Аның язмалары, очерклары, публицистик материаллары, хикәялә­ре, роман һәм повестьларыннан өзекләр даими рәвештә гәзит битлә­рендә басылып килде. Редакция тарафыннан оештырылган иҗади бәйгеләрдә лауреат исемнәренә лаек булды. Аның белән чиксез горурлана идек. Остазларымның тагын берсе – якташыбыз Расих Ханнанов. Районның “Хезмәт даны” гәзитендә тәрҗемәче, партия тормышы бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары вазыйфаларында эшләгән чорда аның оста “шомартуы” белән тәүге мәкалә­ләрем бөтенләй башка төс ала иде. “Кызыл таң”га киткәч тә ул безне ташламады, килгән саен редакциягә кереп, хәлебезне белде, яңадан-яңа темалар, идеяләр һәм, әлбәттә, үзенең искиткеч шигырьләрен калдырып китә иде. Үз чиратында, минем язмаларыма да “Кызыл таң” битләрендә урын бирелде. Шулай, бу басма белән безнең дуслык гомер буе дәвам итә.
— Мәктәпне тәмамлау белән хезмәт биографиягезне урындагы колхозда башлап җибәргәнсез. Аннан ничек аерылып киттегез соң?
— Дүртенче сыйныфны тәмамлау белән каникул вакытында колхозда эшли башладык. Кулга аттестат алгач, шул елда комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйганнар иде, комсомоллар колхозда кала, диделәр. Заманалар шундый, таләпләр катгый. Башта төрле эшләрдә йөрдем, аннары келәт мөдире итеп куйдылар. 18 яшемдә авыл Советы депутаты итеп сайладылар. Ә журналист булу теләге бер минутка да ташламады. Урындагы колхозда ике ел эшләгәннән соң, Авыргазы районы редакциясенә хезмәткәрләр таләп ителүе турында ишеттем. Шулай, район гәзите хәбәр­чесенең кызыклы да, кайвакыт бигрәк авыр һәм үтә җаваплы да эш көннәре башланып китте. Чын тормыш мәктәбе булды ул минем өчен: ел ярымда гомерлеккә сабак алырдай вакыйгалар аз булмады.
— 1963 елдан 2007 елга кадәр хезмәт юлыгыз Кырмыскалы районы басмасы белән бәйле булды. Әлеге вакытта да Сез өч район гәзитен алдырып, көндәлек хезмәт­ләре белән таныша барасыз, киңәшләрегез һәм мәкаләләрегез белән ярдәм итәсез. Бу еллар дәвамында башка якларда, башка урыннарда эшләү теләге булмадымы? Мавыктыргыч тәкъдим­нәрдән ничек баш тарттыгыз?
— Әлбәттә, Кырмыскалы районы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазыйфасын тәкъдим иткәч, иң тәүдә ерак түгелме, дип чагыштырып карадым. Мине тәрбияләп үстергән газиз кешеләремне — Зәйтүнә һәм Фатыйма әнкәйләрне калдырып китәсе килми иде. Сөйләгәнем бар бит: әтием мин 40 көнлек вакытта сугышка китеп, беренче көннәрендә үк һәлак була. Мәдинә әнкәйне мин өч яшьлек чакта хезмәт армиясенә алалар. Ул сугыш беткәч кенә кайта. Кызганычка каршы, гомере кыска була, 39 яшендә юл һәлакәтендә һәлак була. Мин аның апалары һәм Фәнил абыем тәрбия­сендә үстем. Шуңа олыгайган көннә­рендә аларны ташлап китәсе килми иде. Нинди генә вазыйфалар тәкъдим итеп карамадылар, берсенә дә ризалашмадым һәм бер генә дә үкенмим. Бозаязым – минем газиз бишегем, кендек каны тамган җир. Ул гомер буена минем өчен иң якын, иң кадерле, иң изге җир булып кала.
— Мидхәт абый, дистә еллар дәвамында бихисап кызыклы очрашулар да булган бит. Нинди билгеле шәхесләр белән күзгә-күз карашып аралашырга туры килде?
— Журналист, совет һәм Русия телевидениесенә нигез салучыларның берсе Эдуард Сагалаев безнең районга депутатлыкка кандидат буларак килде. Шулай ук РСФСРның халык артисткасы Валентина Толкунованың беренче килүендә үк интервью алдым. Русия кибернетигы, уйлап табучысы, философия фәннәре докторы, техник фәннәр кандидаты, профессор Рифгать Абдеев белән очрашу-аралашулар бик җанлы үтә иде. Җирнең беренче юлдашларын очыруга катнашы булган, “Союз-Апполон” совет-америка экспедициясенең космик очышын тәэмин итүдә катнашкан бу искиткеч кеше якташыбыз булып чыкты. Ә бу хакта “Кызыл таң” гәзитеннән укып белдек һәм Бозаяздан түгел микән дип кызыксына башладык. Чөнки 250 еллык тарихы булган авыл мондый фамилияле кешеләргә бик бай. Эзләнүебез уңышлы тәмамланды, хәтта Мәскәүдә яшәүче Рифгать Фәез улы безнең чакыруыбызны ихлас кабул итте. Бу очрашудан һәм туган якларында булып китүдән аның иңнәрендә канат үсте диярсең, шатлыгы йөзенә чыкты, чиксез рәхмәт­ләрен яудырды.
— Мидхәт Гандәлиф улы, быел — Сәламәтлек һәм озын гомерлелек елы. Бу – Сезнең ел, дип кыю әйтергә була. Сезнең активлыкка сокланмаган кеше юктыр, 80 яшьтә дә егетләр кебексез (күз тимәсен!). Моның сере нидә? Спорт белән дуслыгыгыз шундый нәтиҗә бирәме?
— Намусыңны яшьтән сакла, дигән кебек, сәламәтлекне дә яшьтән кайгыртырга кирәк. Моның ике төп юлы бар, шуның иң тәүгесе – хезмәт. Миңа, сугыш чоры баласы буларак, 5-6 яшьләрдә үк эшкә җигелергә туры килде. Ниндидер эш белән мавыгып китсәң, ачлык та онытылып тора иде. Юк, берсе дә эшкә мәҗбүриләмәде, кирәкме-юкмы, үзем ярдәм итәргә теләк белдерә идем. Бәрәңге утыртабыз икән – мин катнашмый калмыйм, чүбен дә уташам, алырга да ярдәмләшәм. 5-6нчы сыйныфларда укыганда Подлуб урманнарында мәктәп өчен утын әзерләдек. Җиденче сыйныфта укыганда колхозның бәрәңге бакчасында эшләп, яхшы хезмәтем өчен 4 центнер бәрәңге бирделәр. Бу яшьтәшләрем арасында үзенә күрә рекорд иде. Фәнил абый белән ат караучы булып эшләгән Фатыйма әнкәйгә ярдәм итә идек: бер көтү атлар өчен йөзләгән чиләк су ташыйбыз, ашатабыз, ат абзарларын чистартабыз. Бер эштән дә куркып тормадым. Балачактан эшкә күнегеп үсү тормыш авырлыкларына биреш­мәскә өйрәтте, иҗади эшемдә дә яхшы этәргеч булды, көндәлек тормышымны күркәмрәк итте.
Ныклы сәламәтлекнең һәм актив озын гомернең тагын бер факторы – даими рәвештә физик культура, спорт белән шөгыльләнү, күнекмәләр ясау. Моны үземнең гади генә тәҗрибәм белән дә раслый алам. Әйткәндәй, бу җепнең очы да балачакка барып тоташа. Без, 5-10 яшьлек малайлар, коры урында ярышлар оештыра ала идек. Озынлыкка сикерәбез, көрә­шәбез, йөгерәбез, йөзүдә ярышабыз. Беренче кар яву белән чаңгы­ларыбызны тагып, чаналарыбызны сөйрәп, Сания тавына ашыгабыз. Менә 60 елдан артык күнегелгән гадәтләремә хыянәт итмим.
— Йөгерүегез турында беләм. Бер генә көн дә калдырганыгыз юкмыни?
— Койма яңгырмы, буранмы, зәмһәрир салкыннармы – һава торышы нинди булуга карамастан, бер тапкыр да күнекмәләрне калдырганым юк. Хәтта кунакта булганда, командировка вакытында да, ял иткәндә дә – илебезнең кайсы почмагында гына булсам да, иртән тору белән гимнас­тика ясыйм, йөгерәм. Ә кышын үземнең бакчада юл салып, чаңгыга басам. Чыныктыру күнекмәләрен дә даими ясыйм. Шул ук вакытта беркайчан да спорт ярышларында катнашканым, рекордлар куйганым булмады – спорт белән шөгыльләнү фәкать үзем өчен генә.
— Сез — күпкырлы шәхес. Ре­дак­циядә үткән 44 ел гоме­регезнең 26сында мөхәррир йөген тарттыгыз, диссертация әзерләү, халык театры составында гас­троль­ләргә йөрү һәм бихисап җәмәгать эшләре белән мәшгуль булырга туры кил­гән. Бүген дә Бозаяз авыл Сове­тының ветераннар оешмасы җи­тәкчесе урынбасары буларак, авыл һәм район тормышында актив катнашасыз. Гомумән, мондый ритм гомерегез буе дәвам итә. Якыннарыгыз, тормыш иптә­шегез Рима Бакир кызы мондый эшчәнлекне ничек кабул итә?
— Аллаһка шөкер, тормыш иптә­шемнән бик уңдым. Безнең язмышларда уртаклыклар бик күп: икебез дә сугыш чоры балалары, әти назыннан мәхрүм булып, кечкенәдән сабыр итәргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп, үз көчебез белән эшләп үстек. Әйткәндәй, әнә шул мавыгулар аркасында танышып киттек тә инде. Үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри идек: ул — бию белән, ә мин драма түгәрәгендә шөгыльләнәм. Җиде ел дуслашып йөргәннән соң чәчләрне чәчкә бәйләдек, менә 56 ел инде кулга-кул тотынып, күркәм гомер кичерә­без. Әлбәттә, эшләгән елларда гаилә, балалар турында хәстәрлек күрү, нигездә, хатыным иңнәренә ятты. Моны аңа районның иң эре балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы вазыйфасы белән берлектә алып барырга туры килде. Шул ук вакытта ял көннәребезне бергә үткәрә идек: әкиятләр укыйбыз, кышын чаңгыда шуабыз, җәен велосипедта йөрибез, бадминтон, футбол, шахмат, шашка уйныйбыз, табигать кочагында ял итәбез. Ялларыбыз һәрвакыт актив үтә иде. Шуңа гаиләм минем мавыгуларымны да, күпкырлы эшчәнлегемне дә аңлап кабул итте.
— Сез үзегез дә һөнәрегез буенча юрист. Балаларыгыз, оныкларыгыз да шул юлдан киткән... Иҗатка тартылучылар юкмы?
— Кызым Резеда юридик институтны кызыл дипломга тәмамлап, 25 ел гомерен суд системасына багышлады. Лаеклы ялга Стәрлетамак район суды рәисе вазыйфасыннан китте. Иптәше Эдуард та Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы суды рәисе урынбасары булды. Аларның балалары Әскар һәм Элина да әти-әниләре юлын дәвам итә.
Улыбыз Дамир Уфа авиация техник университетын тәмамлап, 20 елдан артык Пенсия фондында баш белгеч-эксперт булып эшли. Киленебез Миңлегөл шунда ук клиентлар белән эшләү бүлегенә җитәкчелек итә. Уллары Рияз БДУда укый, булачак инженер. Шунысы кызык: Әскар 13 гыйнварда — Русия матбугаты көнендә, ә Рияз 5 майда – Совет матбугаты көнендә тудылар. Оныгым Элинаның иҗатка кызыксынуы көчле. Мәктәптә укыганда район гәзитендә аның шигырьләре дә басылып чыкты, хикәяләре дә бар. Ләкин иҗат җимешләрен укучылар хөкеменә чыгарырга ашыкмый әле.
— Мидхәт абый, Сезнең тагын бер бик күркәм гадәтегез бар: хезмәттәшләрегезне, якыннарыгызны, дусларыгызны, хәтта танышларыгызны туган көннәре яки һөнәри бәйрәмнәре белән тәү­геләрдән булып котлау. Ничек барысын да хәтердә тотасыз?
— Барысын да хәтердә калдырып булмый, әлбәттә. Язылган. Дистә еллар дәвамында бу исемлекләр тузып бетте инде. Эшләгән елларда шулай күнегелеп киткән. Вакытында район гәзите редакциясе алдынгы колхозларны гына түгел, артта калучыларны да дипломнар белән бүләкли иде. Бу, үзенә күрә, эшкә ниндидер дәрт бирә. Шулай ук 43 ел дәвамында мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе вазыйфасын башкару да эзсез үтмәгән. Ничек кенә булмасын, кешенең күңелен күтәрү өчен бер җылы сүз җитә. Аз гына шатлык бүләк итә алам икән, бу минем өчен зур бәхет.
— Мидхәт абый, барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә якыннарыгызның, Сезне белгән һәм ихтирам иткән бихисап район­дашларыгызның шатлыгына сау-сәламәт булып яшәгез, безне яңадан-яңа иҗат җимешләрегез белән сөен­дереп торыгыз!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Эльвира Ямалетдинова әңгәмәләште.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: