Хәзерге вакытта ил күләмендә һәм республикада тормышка ашырылучы гомумдәүләт проектларының һәм максатлы программаларның күпчелеге авылларның социаль йөзен яхшыртуга юнәлтелгән. Моңа өстәп, соңгы чорда Башкортстанда авылда тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртуга йөз тотучы төбәк программалары тормышка ашырыла башлады. Гомумдәүләт проектларыннан аермалы буларак, соңгыларына, мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм”, “Атайсал”, “Аек авыл” кебек чараларга турыдан-туры бу төбәктә яшәүчеләр җәлеп ителә.
Республика программаларын гамәлгә куюда урындагы вәкаләтле власть вәкилләре актив чыгыш ясый. Алай гына да түгел, максатлы эштә авыл һәм район Советлары депутатлары әйдәүче көч булып тора. Бу юнәлештә Бүздәк районында бай тәҗрибә туплануын билгелисе килә. Советларның төрле дәрәҗәдәге депутатлары, төбәкләр халкын урындагы башлангычларга җәлеп итү максатында зур эшчәнлек җәелдереп, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә лаеклы өлеш кертә. Төбәктә әлеге һәм башка көнүзәк бурычлар йөкләтелгән югары вәкаләтле органның соңгы чорда эшчәнлеге турында без Бүздәк районы Советы рәисе Рамил Салихов белән әңгәмә кордык.
— Рамил Мөсәлимович, хуҗалык эшчәнлегендә бай тәҗрибәле белгеч буларак, Сезнең бу вазыйфага үрләтелүегез очраклы түгел, әлбәттә. Моны озак еллар дәвамында берничә округта район Советы депутаты булып сайлануыгыз да раслый.
— Бүздәк РЭСы җитәкчесе вазыйфасына билгеләнү белән, очраклы рәвештә генә дигәндәй, район Советы депутаты эше дә йөкләтелде миңа. Бу — 90нчы еллар ахыры, ул чакта урындагы сайлаулар да альтернатив кандидатлар катнашлыгында үткәрелә башлаган иде. Бүздәк авылы сайлау округында мин дә кандидатурамны күрсәттем. Сайлауларда көндәшем бик тә абруйлы җитәкче, моңа өстәп, элек тә шушы округта депутат булып торган кеше иде. Әмма сайлау нәтиҗәсе кемнәрдер өчен көтелмәгәнчә килеп чыкты — округ буенча сайлаучыларның күпчелеге Салихов өчен тавыш бирде. Шушы чордан башлап, район Советының гомум алганда алты чакырылыш депутаты булып сайландым. Депутат вәкаләте 4 елны иңләвен исәпкә алганда, бу төр җәмәгать эшчәнлегенә 24 ел бирелгән, димәк. Арслан, Күзәй округларыннан депутат булып сайландым. Соңгы сайлауларда миңа 4нче Бүздәк сайлау округы сайлаучылары ышаныч күрсәтте. Сүз дә юк, бу — шактый зур тәҗрибә чоры. Хәзерге эшчәнлегемдә аның ярдәме бәһаләп бетергесез.
— Сайлауларда район Советының депутатлар корпусы үзгәрешләр кичердеме?
— Бу юнәлештә заманга ярашлы үзгәрешләр күзгә ташлана. Атап әйткәндә, 2020 елда үткән сайлаулардан соң район Советы шактый “яшәрде”. Депутатлар арасында 18дән 35 яшь аралыгындагылар 31 процент тәшкил итә, 50 яшькә кадәргеләр дә шул чаклы. Күпчелекне “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре алып торса да, район Советында башка партияләр әгъзалары да бар, шулай ук ике депутат үз-үзен тәкъдим итү юлы белән сайланды.
Район Советы тере организм кебек, аңа төбәк тормышындагы хәл-вакыйгаларның да тәэсире көчле. Мәсәлән, 16 санлы Күзәй сайлау округыннан депутат булып “Башкирагроинвест” җәмгыятенең бу төбәктәге идарәчесе Рамил Хәбибуллин сайланган иде. Әмма яшь һәм өметле белгеч, вазыйфасында үстерелеп, район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары итеп тәгаенләнде.
Депутат эшчәнлеген киң колач белән алып баручылар исемлеген Килем округыннан сайланган Зөлфәт Камаловтан башлар идем. Ул – биредәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Әйткәндәй, аның хуҗалыгы да районда алдынгылардан. Зөлфәт Салихҗан улы җәмәгать эшчәнлегендә дә актив, төбәк авылларын төзекләндерүгә саллы өлеш кертә. Мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында төзекләндерү буенча өч ел рәттән матди ярдәм күрсәтеп килә. Аның тырышлыгы белән Якуп авыл клубы яңартылды, биредәге су башнясы яңага алыштырылды. Моннан тыш, авыл зиратларын төзекләндерү, юллар ремонтлауда фермер-депутатның өлеше зур.
Кәпәй-Кобау округыннан депутат, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова сайлаучылар наказларын үтәүдә зур җаваплылык тоеп эшли. Иң мөһиме — эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә күзгә күренеп тора: Кәпәй-Кобау төбәге авыллары зур социаль яңарыш кичерде. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Айрат Хаҗиев турында да “депутатлык бурычларын намуслы үти”, дип ышанычлы белдерә алам.
— Халык белән эшләүдә сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгырту, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән кызыксынып тору, өлгереп җиткән мәсьәләләрне эзмә-эзлекле хәл итү белән бергә алдан күрүчәнлек күрсәтү — халык депутатларына куелган төп таләпләр шулардан гыйбәрәт, дип беләбез. Бүздәк депутатларына да хасмы бу сыйфатлар?
— Тоташ алганда, халык вәкилләре үзләренә күрсәтелгән ышанычны анык эшләр белән акларга омтыла. Сүз дә юк, аерым мәсьәләләрне хәл итү өчен хәзерге чорда теләк-омтылыш кына аз. Бүгенге шартларда күп нәрсә финансларга бәйле икәнлеге аңлашыладыр. Әйткәндәй, хәлдән чыгу юллары барыбер табыла.
Пандемия шартларында депутатлар эшчәнлегендә үзгәрешләр барлыкка килде. Атап әйткәндә, депутатларга мөрәҗәгатьләр хәзер язма һәм электрон форматта, шулай ук башка уңайлы элемтә чыганаклары аша кабул ителә. Күтәрелгән мәсьәләләр арасында, элеккечә, өстенлекне торак-коммуналь хезмәтләр, газ ягулыгы һәм электр белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, авылларны төзекләндерү, юллар төзелеше алып тора. Бу юнәлештә эшне Совет депутатлары авыл биләмәләре хакимияте башлыклары белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Әлеге эшчәнлекне район Советы ныклы күзәтүдә тота. Атап әйткәндә, депутатлар отчетлары даими тыңлану белән бергә, башкарылган эшләр һәм күрелгән чаралар турында мәгълүмат округлардагы сайлаучылар игътибарына да җиткерелә. Ягъни халык район Советындагы үз вәкилләре эшчәнлеге турында барысын да белеп тора.
Хәзерге чорда, килеп туган хәл-шартлардан чыгып, депутатларның активлыгын арттыру кирәклеге — көнүзәк мәсьәләләрнең берсе, дип исәплим. Сүз халык вәкилләренә сайлаучылар биргән наказлар турында. Сайлау алды җыелышларында халык алдында программалары белән чыгыш ясаганда депутатлар күпне вәгъдә иткән иде. Хәзер шуңа әйләнеп кайту вакыты җитте. Бу хакта район Советының күптән түгел үткән утырышында җитди сөйләшү булды. Анда чыгыш ясап, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев депутатларны халык мәнфәгатьләренә якынрак булырга чакырды. Шушы максатта округларда сайлаучылар белән тыгыз бәйләнеш булдырып, халык белән җанлы аралашу таләп ителә, дип ассызыклады район җитәкчесе.
Әйтергә кирәк, бу юнәлештәге эшчәнлектә безгә, депутатларга, Илнур Вильмер улы нәкъ үзе үрнәк булып тора. 22 октябрьдән башлап ул районның барлык авыл биләмәләрендә эш сәфәрендә булып, төбәкләрдә яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде. Әлеге чараларда җитәкче белән берлектә аның урынбасарлары, депутатлар, Совет секретаре, районның мәгариф, мәдәният, эчке эшләр бүлекләре, үзәк дәваханә, мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Алар, үз эшчәнлеге даирәсе буенча мәгълүмат биреп, агымдагы хәл белән җентекле таныштырды. Җанлы аралашу вакытында районның социаль-икътисади тормышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, иң мөһиме – кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры район хакимияте башлыгына җиткерде. Әйткәндәй, аларның бер өлеше урында ук хәл ителде. Шулай ук белгечләр аерым сорауларга анык җаваплар бирде, өстәмә ачыклык таләп иткәннәре исә күзәтүгә алынды.
Сүз дә юк, район дәрәҗәсендәге мондый очрашуларның нәтиҗәсе зур. Моны үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтәм. Мәсәлән, урыннарда булып, халык белән очрашулар оештыру эш графигымда ныклы урын алды. Халык белән җанлы аралашу, кулга-кул тотынып эшләү хәзерге чорда аерым әһәмияткә ия.
Гражданнарны үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча кабул итүләрнең дә эшчәнлеккә уңай йогынтысы зур. Район Советы аппараты эшендә дә чагыла бу. Атап әйткәндә, Совет секретаре Илдус Хәбибуллин башлангычы белән район биләмәләренең социаль паспортлары төзелә башлады. Совет аппараты белгече Рита Зарипова хокукый актлар проектларын әзерләүне заманча югарылыкта алып бара.
— Бүздәктә республика социаль программалары киң таралыш алды, аларда катнашу төбәк өчен уңай нәтиҗә бирә. Район Советы бу юнәлештә нинди максат куя?
— Җәмәгать эшчәнлегендәге һәр башлангычны урындагы законнарга тәңгәл китерү таләп ителә. Шуны күздә тотып, бу юнәлештәге чаралар, төзәтмәләр кертү юлы белән, район Уставында урын алды. Авыл биләмәләрен төзекләндерүне күздә тоткан “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында район 2016 елдан бирле катнаша. Биш елда авыл биләмәләрендә 19 проект тормышка ашырылды. Былтыр өч проект гамәлгә куелса, быел сайлап алу конкурсында 12 авыл биләмәсенең катнашуы көтелә. “Атайсал” проекты һәм “Аек авыл” конкурсы шулай ук төбәктә зур кызыксыну тудырды, бу юнәлештә матур гына казанышлар бар.
Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.