+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Китап – күмәк хезмәт җимеше”

З. Биишева исемендәге Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятының баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Зөлфия КАРАБАЕВА белән әңгәмә.

“Китап – күмәк хезмәт җимеше”
“Китап – күмәк хезмәт җимеше”

– Зөлфия Шәрифҗановна, китапка юлыгыз каян башланды?
– Күгәрчен районының Калдар авылында филологлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әтием – урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әнием башкорт теле һәм әдәбиятыннан укытты. Шуңа күрә өебез тулы китап була торган иде. Кочак-кочак гәзит-журналлар килә. Ятрак китап булса, аны башкалар да алып тора, китап авыл буйлап китә һәм күп вакыт кире әйләнеп тә кайтмый. Ул елларда популяр булган роман-гәзит, урыс әдәбияты һәм чит ил классикларының китап серияләрен дә укып үстек. Урыс әдәбияты буенча республика олимпиадасында беренче урын алуым шуның белән бәйле булды да. Бу уңайдан Уфага килү, Мирас Иделбаев, Гыйният Кунафин абыйларның чыгышын тыңлау минем өчен зур вакыйга булды. Башкорт дәүләт универ­ситетының башкорт филологиясе факультетында уку, шулай ук, җиңел бирелде, ник дигәндә, программадагы әдәби әсәрләр барысы да диярлек таныш иде.
1995 елда БДУны тәмамлагач, бер ел буе авылда башкорт теле һәм әдәбияты укыттым. Университет­та бергә укыган кызлар нәшрият­ка эшкә урнашкан иде, алар мине үз ян­нарына килергә күндерде. Нәш­рият­ның ул чактагы директоры Кадим Аралбаев фатыйхасы белән эшләп киттем. Һәм шуннан бирле язмышым Башкортстан “Китап” нәшрияты бе­лән бәйле.
Монда мин, бердән, үземә кеч­кенәдән таныш булган китап дөнья­сына чумсам, икен­чедән, китапны дөньяга чыгаручы­ларның искиткеч җаваплы, четерекле, әмма мавыктыргыч хезмәте белән якыннан таныштым, корректордан башлап, барлык диярлек хезмәт баскычларын үттем.
2008 елда Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлавым хокук өлкәсендә белем тупларга мөм­кин­лек бирде.
– Кечкенәдә мөхәррир булырмын дигән хыялыгыз бар идеме?
– Андый һөнәр барлыгын да белми идем. Укытучы буласым килә иде. Әмма китапларны алып, гади каләм белән төзәтеп, сызып утырганым, билгеләр куйганым хәтердә. Шулай итеп, корректорлар бүлегендә эшли башладым. Җиде кешелек тату һәм эшлекле коллектив иде. Күренекле журналист Ризван Хаҗиевның җәмә­гате Әлифә апа, Салават Кәримовның җәмәгате Әлфия апа һәм башкалар – барысы да үз эшен энәсеннән җе­бенә кадәр белүче, хезмәтенә зур җаваплы­лык белән караучы шәхес­ләр. Алардан мин корректор һөнәре­нең күп үзенчәлекләренә, бу хезмәт өчен иң кирәк булган сыйфатларның берсе булган игътибарлылыкка өйрәндем.
Мөхәррирләрне исә без, гүя, бөтенләй башка дөнья кешеләре итеп кабул итә, аларга чиксез ихтирам бе­лән карый идек. Мөхәрри­ребез Ма­һидә апа Игебаева коррректорлар бүлмәсенә килеп керсә, нәрсә әйтер икән, дип, хәтта куркып тора идек. Ул елларда нәш­риятта эшләгән мөхәррирләр барлык Башкортстанга билгеле шәхесләр иде: Асылхуҗа Баһманов, Николай Грахов, Юрий Адрианов, Динә Талхина, Сабир Шә­рипов, Динә Морзакаева һәм башкалар.
Өч елдан мине календарьлар эшләү секторына мөхәррир итеп чакырдылар. Аның мөдире Галия Галимова белән эшләү зур тәҗрибә мәктәбе булса, нәфис әдәбият бүле­гендә Ринат Камал белән эшләгән еллар янә әдәби мохиткә кайтарды.
– Мөхәррир булу өчен нинди сыйфат иң мөһиме? Белем дәрә­җә­семе, игътибарлылыкмы, зиһенме?
– Гаҗәп, әмма биредә эшләү өчен иң кирәкле сыйфат – авторлар белән уртак тел таба белү. Нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире кулъязма белән танышырдан алда иң тәүдә аның авторы белән аралаша. Һәркемнең, бигрәк тә иҗат кешеләренең, үз холкы. Һәркем үзе язган әсәрне иң талантлысы дип исәпли, аның мотлак китап итеп басылуын күрергә тели, юкса, ул аны нәшриятка тәкъдим итеп тә тормас иде. Чынлап та, иҗат кешесе өчен үз әсәренең дөнья күрүе, үзәкләштерелгән рәвештә Башкорт­станның барлык район китапханәлә­ренә, кибет киштәләренә таралуы – зур сөенеч. Басма китап – язучыны укучы белән бәйләүче күпер, аның уй-фикерләрен җиткерүче матди арадашчы. Интернет челтәре үсешкән чорда да ул үз әһәмиятен югалтмый. Китапны кулына алып, рәсемнәрен карап хозурланып укырга теләүчеләр, шөкер, бар.
Һәм менә шунда төп дилемма калка да инде: авторны да рәнҗетмәскә, нәшрият һәм укучылар таләп иткән сыйфат планкасын да югары тотарга кирәк. Бу җәһәттән бүлеккә Равил Бикбайның, Сабир Шәриповның, Язучылар берлегенең ярдәме, йогынтысы зур булды.
Бу бүлектә эшләү еллары зур тәҗ­рибә мәктәбе булды, дисәм дә ялгышмам. Күре­некле әдипләр Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Равил Бикбай, Ирек Кинҗәбулатов, Суфиян Поварисов, Азат Магазов, башка өлкәннә­ребез – аларның һәрберсе кыятау ке­бек мәгърур, олпат шәхесләр иде. Үз-үзләрен ни­чек тотышлары, сөйлә­гән сүзләре әле дә истә.
Зөфәр Тимербулатов директор булып эшләгән чорда мине баш мөхәррир итеп күчерделәр. Миңа кадәр бу вазыйфада хезмәт салган Галия Гали кызыннан эш нечкәлек­ләренә өйрәндем. Бүлектә бергә эшләгән елларда ук аның белән бергә фотоальбомнар төзегәнебез бар иде. Әлеге вазыйфа, шулай ук, авторлар белән аралашуны, тематик планны формалаштыру, бүлекләрнең өзлек­сез, көйле эшләвен тәэмин итүне күздә тота. Әлбәттә инде, соңгы сүзне җитәкчебез – директор вазыйфасын башкаручы Азамат Кодакаев әйтә, предприятиенең гомум эшчән­леге өчен ул җавап бирә.
– Нәшриятның йөзен хезмәт коллективы һәм нәшер ителгән китаплар билгели. Бу шулаймы?
– Үзеңнең эшеңә бәя бирү өчен ераккарак китеп карарга киңәш итә­ләр. Без һәр ел саен диярлек Мәс­кәүдә оештырылучы китап күр­гәзмә­сенә, башка шәһәрләрдәге чараларга чыгабыз, үзебезнең продукцияне күрсәтәбез, башкаларныкына күз салабыз. Быел Мәскәүдә күргәзмә 3-6 июньдә көтелә. Әйткәндәй, китапларыбыз бизәлеш, техник эшләнеш ягыннан аерылып тора, башкаларныкыннан ким түгел, хәтта артык та булмаса әле. Бу уңайдан баш мөхәр­рир урынбасары Олия Гыйләҗет­динованың күпьеллык тырыш хезмә­тен бәһаләргә кирәк: басмала­рыбыз­ның кабул ителгән дәүләт стандартларына туры килүе өчен ул җаваплы.
З. Биишева исемендәге Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятының уңышлы эшлә­вен бихисап дипломнар, мактау кәгазьләре дәлилли. Мисалга, К. Җиһаншинның “Хождение к Студеному морю”, Г. Нарустович, А. Нечвалоданың “Средневековые каменные мавзолеи Башкортостана”, А. Камалиеваның ”Башкирский костюм. Технология. Декор”, Ф. Хиса­мет­динованың “Словарь башкирской мифологии”, Ф. Нәдр­шина, Э. Сози­нованың “Тел гәүһәрлә­ре” һәм башка басмалар төрле конкурсларда лауреат дипломына лаек булды. Быел Михаил Смирновның “Поиски графских сокровищ” китабы Берлинда “Елның иң яхшы китабы” халыкара әдәби конкурсында көмеш диплом яулады.
Белгечләрбез эшләрен бүген дә сынатмый дәвам итә. Гөлчәчәк Раянова, Эльвира Хәй­ретдинова, Эльвира Якупова, Әлфия Телә­мова җи­тәк­ләгән редакцияләрдә тәҗрибәле мөхәррирләр тупланган. Гомумән, безнең кол­лективта оста рәссамнар, техник мө­хәр­рир­ләр, производство бүлеге белгечләре, икътисадчылар, бухгалтерлар, җыю һәм версткалау белгечләре, маркетинг бүлеге хез­мәткәрләре, кадрлар бүлеге уңышлы хезмәт итә.
Һәр китап өчен җан атучы барлык хез­мәткәрләребезгә рәхмәтлемен. Китап нәшер итү кебек катлаулы эштә бу хезмәткә чын мәгънәсендә гашыйк, сабыр, мул булмаган эш хакына риза кешеләр генә эшли ала. Без­гә өл­кәннәр үз тәҗрибәсен тапшырды, без дә яшьләргә үзебез белгән­нәрне өйрәтеп калдыра, буыннар чылбырын саклый алсак иде.
– Зөлфия Шәрифҗановна, аерым китапның язмышын нәшрият­та кем хәл итә?
– Күпләр, хәтта авторларыбыз, китапның язмышы безгә бәйле дип уйлый. Китап нәшерләү күмәк хезмәт җимеше булган кебек, аның язмышы да күмәкләп, уртак җаваплы­лык белән хәл ителә.
Иң беренче баскыч – Башкортстан Язучылар берлеге. Башлап язучы­ларның, ягъни Язучылар берлегендә әгъза булып тормау­чыларның, кулъязмалары теге яки бу секция­дә (проза, поэзия, драматургия, сатира-юмор, тәнкыйть, урыс, татар секцияләре эшләп килә) күмәк тикшерү процедурасын үтә. Уңай бәя алган очракта, автор үз әсәрләрен һәм секция утырышының протоколын нәшриятка китереп тапшыра, әсәрләрен китап итеп басуны үтенеп, директор исеме­нә гариза яза. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары исә кулъязмаларын секция утырышында тикшерт­мичә, турыдан-туры безгә тапшырырга хокуклы.
Икенче баскыч – эчке рецензия үтү. Бу җәһәттән бүген күренекле язучы Әмир Әми­нев­ның зур ярдәмен тоябыз, бәхәсле очракларда аңа таянабыз. Ул, күпче­лек әдәби әсәрләр белән танышып, тәнкыйть сүзләрен, киңәшләрен әйтә, кайчак авторга әсәрен яңадан эшкәр­теп китерергә, үзгәртергә туры килә. Яңа автор­лар­ның иҗаты аеруча җентекле игътибар таләп итә. Кайчак, аеруча галимнәр, диссертацияләрен басмага тәкъдим итә. Әмма бу җә­һәттән “Гыйлем” ке­бек махсус нәшриятлар бар. Без исә киңкүләм укучыны күздә тотып эшлибез.
Өченче баскыч – Зур художество советы утырышы. Дүртенче баскыч – Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында зур киңәшмә. Азаккы баскыч – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Китап бастыру комиссиясе. Ул “Башкортстан бюджеты исәбеннән чыгарыла торган әдәбият исемлеген формалаштыру турында нигез­ләмә”гә ярашлы эш итә. Билгеле иҗатчылар, әдәбиятчылар, баш мөхәррирләрдән тупланган бу комиссия без тәкъдим иткән исем­лектәге әсәрләр белән таныша, аларны басмага тәкъдим итү-итмәү турында карар кабул итә. Шул карар нигезендә нәшриятның тематик планы төзелә.
– Һәм шушы җиз иләкләр аша үтеп чыга алган язучы я шагыйрь, ниһаять, иркен сулыш ала аламы?
– Башка күптөрле сәбәпләр дә килеп чыгуы мөмкин. Кызганычка каршы, кайбер сәбәпләр белән планга кертелгән кулъязмаларның да төшеп калу очраклары була. Мәсәлән, быел кәгазь, буяу, типография хезмәтләре өчен бәяләр кискен артып китте. Ә кабул ителгән бюджетны инде үзгәртү мөмкин түгел. Шул сәбәпле экономия юлына басарга, арзанрак материаллар сайларга, бик сыкранып булса да, кайбер басмаларны киләчәккә калдырырга туры килер микән – әлегә әйтеп булмый.
– Әйткәндәй, әдәби кулъязмаларга кытлык сизелмиме?
– Башкортстан “Китап” нәшрияты продук­циясенең күпчелеген, ягъни 60 процентын, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр алып тора, республика мәктәпләре алар белән бушлай тәэмин ителә. Калган 40 процентны башкорт, урыс, татар һәм башка тел­ләрдәге әдәби, публицистик, фәнни-популяр һәм башка жанрлардагы әсәрләр, балалар әдәбияты тәшкил итә. Тиражның күп өлеше район һәм шәһәр-авыл китапханә­ләренә таратыла.
Быел, тематик планга ярашлы, 150дән ар­тык китап нәшер итү карал­ган. Шуның 70тән күбрәге – дәрес­лекләр. Безнең папкаларда исә янә 500ләп кулъязма чират көтеп ята.
Шул ук вакытта кулъязмалар һәрчак җитешми торган бүлегебез бар. Аерым төр басмалар бүлеге ул. Туган төбәкне, ягъни Башкортстанны, Уфаны, аның географиясен, тарихын өйрәнүгә, республика халыкларының мәдәниятенә, этнографиясенә багышланган фәнни-популяр басмаларга, шул исәптән календарь, открытка, фотоальбомнарга ихтыяҗ зур. Мәсәлән, соңгы елларда милли киемгә игътибар көчәйде һәм аңа багышланган мәгълүмат эзләп, китап кибетләренә еш мөрәҗәгать итәләр.
Балалар өчен язучылар да санаулы гына. Бу өлкәдә бик сирәкләр генә эшли ала. Өстәвенә, китап өчен гонорарның күп өлеше, рәсемнәр күп булу сәбәпле, рәссамнарга тәгаен­ләнә. Озак еллар балалар әдәбияты бүлеге мөдире булып эшләгән, кырык елдан артык хезмәт стажына ия мө­хәрриребез Әлфия Әсәдуллина яңа авторлар ачу, аларны үстерү өчен күп тырышлык салды.
– Бүген кайсы язучыларга таянасыз?
– Соңгы чорда хатын-кыз әдибә­ләре­безнең уңышлы эшләвен билге­ләр­гә кирәк. Һәдия Дәүләтшина, Зәй­нәп Биишева башлаган юлны Таң­чулпан Гарипова, Тамара Ганиева, Гөлнур Якупова, Тәнзилә Дәүләтбир­дина, Зөлфия Хан­нанова, Гөлназ Котыева, Лариса Абдуллина, Миләүшә Каһарманова һәм башкалар лаеклы дәвам итә.
– Басылып чыккан китаплар­ның язмышын күзәтеп барасызмы?
– Әлбәттә. Китап сәүдәсен оештыру, рекламалау өчен махсус бүлек оештырылган. Коронавирус инфек­ция­­сенә бәйле чикләү чаралары мәдәни чараларга, күзмә-күз очрашу­ларга, китап туйлары, иҗади бәйрәм­нәр үткәрүгә кир­тә куйды. Алар яңа тергезелеп килә. Ан­дый чараларда безнең хез­мәт­кәрләр теләп катнаша, китап күр­гәзмәләре оештыра. Төрле төбәк­ләр­дәге зур мәдәни чараларда, сабантуйларда оештырылган авто­сәүдә дә үзен аклый.
Һәр ел китапханәләр челтәре безгә китап укучылар иң күп мө­рәҗәгать иткән авторлар исемлеген төзеп бирә. Елның-елында анда Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева кебек классикларыбыз, әсәрләре мәктәп, югары уку йортлары программасына кер­тел­гән авторларның исеме кабатлана. Шулай ук заман язучыларыннан Таңчул­пан Гарипова, Гөлчирә Гыззәтуллина, Әмир Әминев, Салават Әбүзәр, Мөнир Кунафин китапларына ихтыяҗ бар. Тарихи проза, мисалга, Спартак Ильясовның тарихи романнары, яхшы укылды.
Үзен аклаган “Кардәшлек киштә­се”, “Күрнекле шәхесләр” кебек се­рияләр киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйбыз.
– Зөлфия Шәриф­җанов­на, элитар әдәбият һәм киңкүләм әдәбият каршылыгын нәшрият ничек хәл итә?
– Әйе, бүгенге әдәби процесста ул күренеш сизелми түгел. Еш кына шулай була: нинди дә булса китапны шикләнеп кенә кибетләргә чыгарабыз, ә ул яхшы сатыла, үз укучысын, катламын таба. Гади укучы ихтыяҗын, әл­бәттә, күздән ычкындырырга ярамый, ял иткәндә укыла торган, җиңелрәк эчтәлекле китаплар да яшәргә хаклы. Әмма безнең, Башкортстан әдәбияты йөзен билгеләүче дәүләт нәшрияты буларак, сыйфат дәрәҗәсен төшерергә хакыбыз юк дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә, һичшик­сез, алтын урталыкка ирешү мөһим.
– Сездә “яшь язучыларга – яшел юл” дип әйтеп буламы?
– 2004 елда нигезләнгән “Яшьләр тавышы” сериясе уңышлы проект булып чыкты, аның кысаларында йөзгә якын яшь язучы һәм шагыйрь тәүге басма китабын кулга алу бәхетенә иреште. Дөрес, соңгы вакытта алар дулкын-дулкын булып килә, дип әйтә алмас идем. Элек җиде-сигез кулъязмадан иң уңышлысын сайлап алсак, хәзер кайбер җитешсезлекләргә күз йомарга да туры килә.
– Урта яисә өлкән яшьтә әдәбиятка аяк баскан сәләтле авторларыбыз да байтак. Алар өчен дә махсус берәр серия бул­дырып, җыелган буаны ерып җибәреп булмас микән? Мәсәлән, Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре берләшмәсе утырышында егермеләп кулъязма уңай бәя алган иде. Аида Хәйрт­динова, Гөлфинә Сәлимова, Мәсүфә Әюпова, Сания Шәри­пова һәм башка авторла­рыбыз­ның чәчмә әсәр­ләрен, мисалга, “Тулпар” сайтында кимендә би­шәр мең кеше укып бара. Димәк, аларның китаплары да сатылыр иде бит?
– Бу юнәлештә уйлашырга кирәк. Чынлап та, ниндидер серия булдыру кирәктер, бәлки.
Татар әдәбияты секторына килгәндә, нәшриятта 1994 елдан бирле татар телендә йөзләрчә әдәби-нәфис басма, Башкортстан мәктәп­ләре өчен дәреслекләр дөнья күрде. Мөхәррирләр Динә Морзакаева, Фирдинә Зиннәтуллина, Гөлшат Абдуллина, корректорлар Эльза Султыева, Зилә Адыева, Гөлшат Абдуллина, Лиана Мостафина үз эшләренә һәрчак җаваплы карады, татар китабы өчен җан атты. Быел татар телендә җиде әдәби китап бастыру планлаштырылган, аларның икесе дөнья күрде дә инде.
– Авторларга киңәш-теләклә­регез?
– Нәшер эшендә төрле факторлар исәпкә алына. Мисалга, берара өлкән язучыларның сайланма әсәрләре күптомлыкларын чыгару эше активлашкан иде, әмма бу юнәлештән акрынлап баш тартабыз, чөнки китап­ларның укылуы, сатылып бетүе мөһим. Кайчак шундый хәлләр дә күзәтелә: авторлар үзләренә бирелә торган ун данә китапны да килеп алмый, телефоннан шалтыратып, гонорар күчү-күчмәү белән генә кызыксына. Яисә әллә ничә ел элек басыл­ган китабы һаман сатылып бетмәгән, ә ул яңа кулъязмасын бастыруны таләп итә. Сөйләшергә, аңлашырга, килешү юлларын эзләргә туры килә.
Күмәк җыентыкта чыгуны яисә электрон китап форматын тәкъдим итсәк, аеруча өлкәнрәкләр, авыр кабул итә. Ә бит дәүләт нәшриятында чыккан күмәк җыентыкта басылу Язучылар берлегенә кабул иткәндә шулай ук үз ролен уйный. Электрон китапны исә социаль челтәрләр аша бик яхшылап рекламаларга мөмкин. Өстәвенә, әсәрләр профессиональ мө­хәррир, корректор күзе аша үтә.
Кайчак, Башкортстан юлдаш телевидениесен ачсаң, нинди дә булса авторыбызны күреп, аның яңа чыккан китабы турында сөй­ләвен ишетеп, күңелләр күтәрелеп китә. Заман иҗатчыларыбыздан активрак, инициативалырак булуны таләп итә. Китапны социаль челтәрләрдә рекламалау, һәртөрле кичәләр, очрашулар оештыруны авторлар үзләре башлап йөрсә, яхшы булыр иде. Һәм, әлбәттә, әдәби вакыйга булырдай, кулдан-кулга йөртеп укылырдай талантлы әсәрләр көтеп калабыз.
– Киләчәккә уй-хыялларыгыз?
– Нәшриятыбызны көчле, бай, заманча итеп күрәсебез килә. Китап­ларның санын, сыйфатын һәм тиражын саклый, безгә күз төбәп килгән язучыларыбызның өметләрен аклый алсак иде, дигән теләктәбез. Милли нәшриятлар санаулы гына, алар ки­ләчәктә дә дәүләт тарафыннан яклау һәм игътибар тоеп яшәсен, үсешсен иде.
– Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт, Зөлфия Шәриф­җановна! Җа­вап­лы хезмә­те­гездә киләчәктә дә сынатмавыгызны телибез!

Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: