+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Якташлык көченә киртәләр юк”

Туймазы төбәгендә киң танылу алган Октябрьский малтабары Раил Фәхретдинов шулай дип исәпли. Бер елдан артык элек республика Башлыгы башлангычы белән “Атайсал-Кече Ватан” проекты гамәлгә куелган иде. Аның төп максаты итеп туып-үскән ягына битараф булмаган якташларны берләштереп, аларны төбәкләрдәге социаль-икътисади проблемаларны хәл итүгә юнәлтү билгеләнде. Әйтергә кирәк, республика дәрәҗәсендә мондыйрак омтылышлар элегрәк тә ясалмады түгел, ләкин аерым ватанпәрвәр шәхесләрнең туган төбәгенә матди ярдәме, республикага таралып, тоташ төс ала алмады. Шуңа бәйле, чираттагы башлангычның язмышы уңышсызлыкка тарыр кебек иде. Әмма алай килеп чыкмады, проектны тормышка ашырырга тырышучылар үҗәтлегеннән бигрәк, республика Башлыгы башлангычын халык күтәреп алды.

“Якташлык көченә киртәләр юк”
“Якташлык көченә киртәләр юк”

“Атайсал”ның тәүге елы йомгакларыннан күренүенчә, аның рәсми порталында 2700 катнашучы теркәлгән, алар тарафыннан проектка 570 миллион сум юнәлтелгән. Бу уңайдан шуны билгеләү урынлы – болар туган төбәге үсешенә меценатлардан кертелгән акча. Ә нәти-җәсе булып, республика төбәклә­рендә күтәрелгән йөзләрчә социаль объект, шул исәптән, балалар бакчалары һәм спорт мәйданчыклары, төзекләндерел­гән чишмәләр, төзелгән мәчетләр һәм чиркәүләр тора.
Бер сүз белән әйткәндә, “Атайсал” гамәлгә куелуының тәүге елында ук максатына ирешүгә ныклы адым ясады. Ә бит башлангычның, халык йоласы кебек, тукталу вакыты юк, чөнки проектта катнашу өчен теркәлгән гаризалар саны 8 меңгә якын, бу юнәлештә эш быел да дәвам итәчәк. Шуңа да “Атайсал”ның беренчел нәтиҗәләрен барлауга багышланган форумның республика һәм ил дәрәҗәсендә зурлап үткәрелүе дә табигый. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барган бәйрәмдә “Атайсал”га турыдан-туры өлеш керткән якташлардан 1100 кеше катнашуы да моңа куәт. Алар хәйрия юнәлешендәге эшчән-лектә бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, яңа башлангычлар белән чыкты.
Мәртәбәле форумның мәртәбәле бүләкләренә лаек булучылар арасында Туймазы төбәгендә киң танылу алган меценат, Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәк­чесе Раил Фәхретдинов та бар иде. “Атайсал” уңышының сере нәрсәдә? Туган төбәкнең үсешенә лаеклы өлеш кертү өчен нинди га­мәлләр мөһим? Проектның нәтиҗәле­леген ничек арттырырга? Шушы һәм башка сораулардан чыгып, “Кызыл таң” хәбәрчесе игелекле гамәлләре белән якташлар ихтирамын яулаган иганәчегә мөрәҗәгать итте.
— Раил Камилович, апрель азагында Уфада үткән “Атайсал” бәйрә­мендә катнашу нинди тәэссоратлар калдырды?
— Иң беренче чиратта, киң колач­лылыгы белән күңелне яулады, дип билгеләр идем. Пандемия чикләүләренә бәйле, республика дәрәҗәсендә мондый күләмле чаралар да чикләнгән иде бит. Ә монда “Торатау”га бер меңнән артык кеше җыелды. Әмма иң мөһиме – залда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар белән бергә гади катлам вәкилләре дә утыра. Туган ягы һәр­кемгә газиз – әлеге үзенчәлек кешеләрне тигезли дә инде. Янә шунысы – форумда катнашучылар арасында туган төбәге язмышына битарафлар юк, аларны туган ягына сөю хисләре берләштерә.
Пленар утырыштан соң форум сек­ция­­ләрдә дәвам итте. “Атайсал” проектын гомумхалык дәрәҗәсендә калдыру буенча байтак эшлекле тәкъдимнәр яңгырады.
Ә республика форумының иң өстен­лек­ле ягы итеп анда иганәче-меценатлар эшчәнлегенең лаеклы бәһаләнүен күрсә­тер идем. Бу аерым әһәмияткә ия, чөнки йөрәк кушуы буенча туган авылына эчкерсез матди ярдәм күрсәткән кешеләр, табигый, игелекле гамәле өчен бернәр­сәгә өмет ит­мичә, күп дигәндә, якташ­ларның олы рәх­мәтенә генә исәп тота. Моны шәхси тәҗ­рибәмнән чыгып бел­дерәм. “Атайсал” форумында исә проектта катнашучыларга республика дәрә­җәсендә кадер-хөрмәт күрсәтелеп, ис­тәлекле бүләкләр тапшырылды, ягъни киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылды. Моның “Атайсал” кебек гомумхалык башлангы­чының якты килә­чәгенә тәэсире зур, билгеле.
Матур эшләр халык хәтерендә теркә­леп калуы белән дә отышлы. Бу яктан туган ягым Туймазы районы да сынатмый. “Атайсал” проекты кысаларында гомум күләме 38 миллион сум исәпләнү­че 30 проект тормышка ашырылды. Туймазы меценатлары язучы Камил Җиһан­шин, “Алойл” акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Риф Вафин, “Пром­техстрой” җәмгыяте җитәкчесе Венер Гыймазетдинов туган якларына ярдәм­нәре белән республика күләмендә дә танылу алдылар.
— Һәркемгә иң якыны — туган төбәк, шуңа да аңа карата игелекле гамәл кылу теләге һәркем өчен табигый. Әмма теләк булу гына аз, кем әйтмешли, мөмкинлек тә кирәк. “Атайсал”да катнашу өчен теләкнең матди яктан ныгытылуы да төп таләп булып чыгамы?
— “Атайсал” порталыннан күренүен­чә, проектта тормышка ашырылган эш­ләр арасында авылларны төзекләндерү юнәлешендәгеләр өстенлекне алып тора – якынча 50 процент. Атап әйткәндә, чишмәләр һәм су ят­кы­лыкларын чистарту, бу урыннарны бизәү һәм башкалар. Матди яктан артык зур чыгымнар таләп ителмәсә дә, туган авылыңны матурлау зур гына көч салуны да сорый, атап әйткәндә, еллар буена җыелган чүп-чарны җыеп түгәсе дә бар. Чишмәләр тирә­сен төзекләндерү башлангычы — бер, ә менә бу эшкә авылдашларны җәлеп итү — бик тә мөһим мәсьәлә.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә әзерлек башланган чорда туган авылым Яңа Бишендедә авыл җыены үткәрдек. Аңлашыладыр, авылдашлар аны хуплап каршы алды, төзекләндерү өмәләре оештырырга килештек. Тәүге мәлдә моңа шикләнү туса да, авылдашлар сүзлә­рен­дә торды. Өмәләрдә тоташ авыл катнашты, беркем дә гомум эштән читтә калмады. Чынлап та, җәмәгатьчелек — зур көч ул. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтим: туган авылымдагы төзелеш һәм төзекләндерү башлангычларының һәм­мә­сен авылдашлар, чын мәгънәсендә, күтәреп алды, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Моңардан чыгып, Тукайча, халык зур ул, көчле ул, дип әйтәсе генә кала.
— Халык телендә “Игелек кыл да суга сал – халык күрмәсә, балык кү­рер”, дигән әйтем бар. Әмма авылдашлар мәнфәгатендә башкарырга теләгән күп кенә эшләр бюрократик киртәләргә барып төртелә. Аларны җиңеп чыгуда иганә ярдәме күрсә­түчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Җәмгыятьтә урнашкан “малтабарлар кайбер салымнардан котылыр өчен меценатлыкка тотына”, дигән фикер чынбарлыкка һич туры килми, ялган ул. Игелекле гамәлләргә таяк тыгарга теләү­челәр элек тә булган, каршылар әле дә бар. Ә менә “Атайсал” проекты рәсми­ләштерелү белән күп кенә киртәләр алын­ды, чөнки туган төбәккә иганә ярдәме күрсәтү өчен якташлык оешмалары аша урындагы хакимияткә мөрә­җәгать итү генә таләп ителә. Элек, чынлап та, мәсәлән, ниндидер төзелешне башлау өчен проект төзү, финанслау мәсьәләләре урындагы власть структуралары аша хәл ителде, ә алар тиз арада ерып чыкмалы түгел. Ихлас кү­ңелдән иганә ярдәме күрсәтергә теләү­чегә шикле мөнәсәбәтнең шаукымы бу. Хәзер барча мәсьәләләр “Атайсал” порталы аша хөкү­мәт дәрәҗәсендә башкарыла, бу бик уңайлы, дияр идем.
Шул ук вакытта проектка яңа катнашучыларны җәлеп итү зарурлыгы да туды. Бу юнәлештә мөмкинлекләр зурдан, атап әйткәндә, урындагы оешмалар, авыл старосталарының активлыгы алгы планга чыкты.
Бу уңайдан авыл мәктәпләренең иганәчеләр җәлеп итү мөмкинлекләренә аерым тукталасым килә. Мәсәлән, аерым мәктәпләрнең юбилейлары билгеләнә. Ә бит мәктәп тәмамлаучылар арасында күп­челекне һөнәри яктан зур гына уңыш­ларга ирешеп, республика, ил күләмендә танылу алган шәхесләр тәшкил итә. Алар арасында матди ныклы якташлар да бихисап. Төрле сәбәпләр аркасында туган ягы белән бәйләнешләрне өзгәннәр дә бар. Андыйлар белән якташлык җеплә­рен тергезү өчен иң уңайлы чор хәзер. Укып чыккан мәктә­бенә, туып-үскән авылына социаль яктан ярдәм итәргә теләүчеләрне эзләп табып, бәйләнешләр булдыру таләп ителә.
Шуны да онытмыйк: “Атайсал” проекты, иң беренче чиратта, авылларда социаль өлкәдә килеп туган проблемаларны хәл итүгә булышу белән бергә, кешенең рухи үсешенә дә зур йогынты ясый. Якташларга изге нияттә яхшылык кылып, без тормышны матурлыйбыз, моңа өстәп, күңелләребез дә чистарынып сафлана.
— Җанлы әңгәмә өчен зур рәхмәт, Раил Камилович!

Туймазы районының Яңа Бишенде авылында төзелгән социаль объектлар

Мәдәният йорты һәм медицина пункты
Алар икесе дә бер бинада урнашкан. Төзелеш урыны авылның халык җыенында билгеләнә. Мәдәният йортында 50 кешегә исәпләнгән тамаша залы, үзешчән сәнгать түгәрәкләре үткәрү өчен бүлмәләр урнашкан. Иҗади коллективлар өчен сәхнә костюмнары һәм мебель, кирәк-яраклар сатып алынды. Медицина пунктында фельдшер-акушер өчен пациентларны кабул итү кабинеты бар, ул көн таләпләренә ярашлы җиһазландырылган. Объектның гомум мәйданы 140 квадрат метрдан күбрәк тәшкил итә.

“Фәхретдин” мәчете
Объект халык ризалыгы белән элекке мәчет урынында төзелде. Биредә дин тотучылар өчен бөтен шартлар тудырылган, барлык көнкүреш коммуникацияләре бар, намаз бүлмәләре җиһазлар белән тәэмин ителгән. Дини йолалар башкарыла, мәдрәсә эшли.

Бөек Ватан сугышы яугирләре һәм тыл батырлары хөрмәтенә Хәтер мемориал-комплексы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына төзелгән мемориал-комплекс өч ел элек тулысынча яңартылып, анда һәйкәлләр куелды, яугирләр һәм тыл хезмәтчәннәре исемлеге тулыландырылды.

Сабантуй мәйданы
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме уңаеннан элекке “Алмалык” бакчасы урыны төзекләндерелде, спорт ярышлары һәм уеннар өчен мәйданчыклар булдырылды, ябык түбәле сәхнә төзелде. Ат чабышлары уздыру өчен стадион корылды.

Күл һәм чишмәләрне төзекләндерү
Халык телендә “Алмакүл” дип аталган су яткылыгының төбе тазартылды, ярлары төзекләндерелде. Ике чишмәдә торбалар урнаштырылды, чишмәләр суы күлне дә тулыландыра. Ярлар яшелләндерелеп, велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен сукмаклар салынды.


“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: