+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Автолавкалар йөри башлаячак

- Башкортстанда 4,5 меңнән артык авыл бар, анда республика халкының 40 проценты яши. Территориаль ераклык аркасында аларның барысы да сәүдә хезмәте белән тәэмин ителмәгән. Әлеге социаль мөһим бурычны без күчмә сәүдә-автолавкаларны үстерү юлы белән хәл итәргә ниятлибез, - дип яза Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Автолавкалар йөри башлаячак
Автолавкалар йөри башлаячак


- Мобиль сәүдә ерак урыннардагы көндәлек ихтыяҗ булган товарларның һәркем өчен алып булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әмма районнар өчен әлеге бизнес төре ваклап сату әйләнеше аз булу һәм автолавка сатып алуга зур чыгымнар аркасында табышлы түгел.

Күчмә сәүдәгә ярдәм итү өчен без эшкуарларга автотранспорт сатып алуга киткән чыгымнарның 50 процентына кадәр компенсацияли башлаячакбыз. Бу 33 меңнән артык халкы булган 350 авыл һәм авылга сәүдә хезмәте күрсәтү һәм 25тән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу үстерелгән продукцияне гарантияле сату механизмы хисабына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә этәргеч бирәчәк.

Шул рәвешле без торак пунктларда яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрәчәкбез, - дигән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: