Авыл мохитендә тормыш, элекке гадәтләргә бәйле, үз җае белән агуын дәвам итсә дә, соңгы чорда пандемия, аннары махсус хәрби операция йогынтысында ул тамырдан үзгәрде, дип расларга ныклы нигез бар. Атап әйткәндә, ковид тәэсирендә аралашулар азайды, җәмәгатьчелек чаралары кискен кимеде. Сугыш хәрәкәтләре башлану, соңрак өлешчә мобилизация игълан ителү авыл тормышына да киеренкелек алып килде. Мондый шартларда тормыш-көнкүрешнең нигезен тәшкил иткән социаль өлкәдә җәмәгать эшчәнлегенең бер мәлдә сүлпәнәеп алуы табигый. Әмма моңарчы күрелмәгән яңа мәшәкатьләр өстәлсә дә, тормыш барыбер үз ярларына кайтып, авыл мохите җанлана. Халыкның иҗтимагый активлыгы буенча республикада киң танылу алган Бүздәк районына да хас бу. Ел ахырына якынлашканда үткән чорга йомгак ясау гадәте бар. Беренчел нәтиҗәләрдән күренүенчә, Бүздәк районы хуҗалык елын икътисади күтәренкелектә тәмамлый. Ә социаль өлкәдә хәлләр торышы турында Бүздәк районы хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова белән әңгәмәләштек.
Әңгәмәдәш турында белешмә
Гөлфия Ринат кызы 1965 елда Бүздәк авылында туган, махсус югары белемле. Бәләбәй педагогия училищесын, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Һөнәри эшчәнлеген Бүздәк авылының 1нче урта мәктәбендә башлап, укытучыдан укыту-тәрбия буенча директор урынбасары вазыйфасына кадәр хезмәт юлы үтә. Берникадәр Шаран районында эшләп ала — мәгариф тармагында һәм район хакимиятендә җаваплы вазыйфалар башкара.
2017 елдан Бүздәк районы хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли. 2006 елда Гөлфия Габдрәфыйковага “Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” исеме бирелә, 2015 елда Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
— Төбәкнең социаль үсешендә Сезнең вазыйфага турыдан-туры караган бурычлар күптөрле, алар тормыш-көнкүрешнең иң әһәмиятле өлкәләрен иңли. 2022 елның беренчел йомгакларын барлаганда эшчәнлектәге төп юнәлешләрдән уңышлылар исәбендә кайсыларын билгеләр идегез?
— Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, район халкы яугирләребезгә ярдәм акцияләренә дәррәү кушылды. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки безнең төбәктә яшәүчеләргә электән ватанпәрвәрлек хас булды, монысы инде социаль өлкәдә хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелүнең ачык чагылышы булып тора. Гомумән, һәр авылда халык активлык күрсәтте, Донбасска Башкортстаннан гуманитар ярдәмгә лаеклы өлеш кертергә ашыкты. Әйберләр, азык-төлек китерүчеләр, акча күчерүчеләр күп булды. Оештыру мәсьәләләре тиз арада хәл ителеп, җыелган ярдәм — Уфага, аннары яугирләр карамагына озатылды. Ватанпәрвәрлек рухы белән башланып киткән гуманитар эшчәнлек илдә өлешчә мобилизация игълан ителү белән янә дә көчәйде.
— Халыкта киң яклау тапкан бу игелекле гамәлләргә җентекләбрәк тукталсагыз иде.
— Махсус хәрби хәрәкәтләрдә үз теләге белән катнашучылар, өлешчә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә һәм туганнарына социаль, психологик һәм көнкүреш ярдәме күрсәтү максатында, районның Яшьләр үзәге нигезендә 29 сентябрьдән
М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли башлады. Аңа җитәкчелек итү Яшьләр үзәге директоры Альбина Янбухтинага йөкләтелде, волонтерлар булып 50 активист тора, аларның сафлары яңа көчләр белән даими тулылана. Әйтергә кирәк, хәрби хәрәкәттә катнашучыларның гаиләләре арасында ярдәмгә мохтаҗлар бар, хәзерге чорда 40тан артык мөрәҗәгать кабул ителде һәм аларның һәркайсы уңай хәл ителде. Атап әйткәндә, берничә гаиләгә утын сатып алуда, печән-салам китерүдә ярдәм күрсәтелде. Сабый балалары булган ике гаиләнең үтенечләре канәгатьләндерелде. Моннан тыш, көнкүреш мәсьәләрен көйләү буенча ярдәм күрсәтелүгә мисалларны күпләп китерергә була. Бу уңайдан шуны гына белдерәсе килә: районның Волонтерлар штабы тарафыннан һәр мөрәҗәгатьне исәпкә алып бару белән бергә, ярдәмнең мохтаҗларга мотлак барып ирешүе ныклы күзәтүгә алынды. Бу юнәлештә район хакимияте башлыгы Илнур Вилмер улы Игъдиевның максатлы актив эшчәнлеге безгә лаеклы үрнәк булып тора. Ул өлешчә мобилизацияләнүчеләргә тәгаенләп җыелган гуманитар ярдәмне тапшыру чараларында берничә тапкыр катнашты, якташ яугирләр белән ныклы бәйләнештә тора, аларның ихтыяҗлары турында ныклы хәбәрдар. Шул ук вакытта, “Кызыл таң” гәзите аша махсус хәрби хәрәкәтләрдә ил сагына басканнарга матди ярдәм күрсәткән киң күңелле якташларыбызның барчасына да олы рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.
— Мәгариф челтәре — районның социаль өлкә оешмалары арасында иң эреләрдән санала. Ел йомгакларын караганда, бу тармакта үсеш ничегрәк төсмерләнә?
— Гомуми белем бирү учреждениеләрендә агымдагы елның 1 сентябренә 2803 укучы исәпләнә, аларның саны былтыргы уку елы дәрәҗәсендә сакланды. Барлыгы 199 сыйныф-комплект формалаштырылды, бер сыйныфта уртача укучылар саны 14,3 кеше тәшкил итә – бу инде республикада билгеләнгән таләпләр дәрәҗәсендә. Укучылар саны буенча иң күпсанлы мәгариф учреждениесе булып Бүздәк авылының 2нче мәктәбе тора, биредә 953 бала белем ала. Район үзәгенең 1нче мәктәбендә исә 605 бала укый. Кызганычка каршы, күрше төбәкләрдәге кебек, бездә дә укучылар саны азая. Аның каравы, Бүздәк районы мәктәпләрендә укучылар арасында гомум өлгереш дәрәҗәсе югары тора, мәсәлән, үткән уку елында ул 99,9 процент тәшкил итте. Сыйфат күрсәткечләре дә былтыргыдан яхшырак. Быелгы Бердәм дәүләт имтиханында 6 мәктәптән 85 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты, шулардан 27се уку йортын медальгә тәмамлады. Бүздәк укучыларының төрле дәрәҗәләрдәге һөнәри бәйгеләрдә — олимпиадаларда катнашып, югары күрсәткечләргә ирешүе күркәм гадәткә әверелде. Бу фикергә куәт итеп, шундый мисал китерәм — 2021-22 уку елында Бөтенрусия олимпиадасының муниципаль этабында районның 16 гомуми белем бирү оешмасыннан 564 укучы катнашты, 19 гомуми белем бирү предметыннан шуларның 40ы бәйге җиңүчесе булып танылды, 46сы призлы урыннар яулады. Гомумән, район мәктәпләренең педагогик коллективлары моңарчы тупланган бай тәҗрибәне ышанычлы саклап, “Бүздәк укытучысы” маркасын югары тота, дияр идем. Бу юнәлештә аларга таяныч булып мәктәпләрдәге ярдәмче тармак хезмәткәрләре дә тора. Белүебезчә, күптән түгел Уфада “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия конкурсының федераль туры үтте, анда илнең 75 төбәгеннән 400 команда катнашты. Һөнәри бәйгенең финалында “Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе” номинациясендә җиңүче булып Бүз-дәкнең 2нче мәктәбе танылды. Конкурсның йомгаклары 24 ноябрьдә Мәскәүдә игълан ителде. Аңа ярашлы, Бүздәк 2нче мәктәбе лауреат итеп игълан ителде һәм Русиянең Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Агымдагы уку елының беренче яртысының якынча йомгакларыннан күренүенчә, мәгариф тармагы ышанычлы үсештә. Матди-техник базаның ныгуы да раслый моны. “Мәгариф” гомумдәүләт проектының республика программасы кысаларында Ташлыкүл авылы мәктәбенең спорт залы яңартылды. Бүздәкнең 2нче мәктәбендә, өстәмә белем бирү программасына ярашлы, мәктәп театры ачылды. “Мәгариф” проекты буенча 4 белем бирү учреждениесендә – Әмир, Ренат Шәрипов исемендәге Сабай, Килем һәм Иске Богады авыллары мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре эшли башлады. “Эшлекле гамәлләр” проектына ярашлы, Иске Таулар, Каран мәктәпләренең ашханәләрендә ремонт ясалды. Бер сүз белән әйткәндә, яңартылган мәгариф учреждениеләре белем бирү челтәрен заманча шартларга яраклаштыруы белән отышлы.
— Бүздәк талантлар төбәге сыйфатында да киң билгеле. Халык рухын нечкә тоемлау нәтиҗәсендә, аның мәнфәгатьләренә иң якын булган, уй-хыялларын чагылдырган мәдәният өлкәсе заман таләпләренә җавап бирәме?
— Халык рухына тәэсир итү көче белән мәдәниятне электән куәтле коралга тиңләү белән килешми мөмкин түгел. Бу җәһәттән, шуны әйтеп үтим: Үзәк телевидение каналларында Украинадагы бәрелештә Русиянең җиңеп чыгачагына идеологик фронтта, аерым алганда, хәтта китапханәләрнең дә мөһим урын тотуы билгеләнде. Ни өчен дигәндә, мәгълүмат чараларының тарихи гаделлеккә омтылышы табигый, алар бит заман сынавы үткән чыганаклар белән эш итә. Тарихи материалларда, әдәбиятта тупланган фактлар Русия файдасына, чөнки фашистик милләтчеләр идеологиясенең киләчәге юк. Бүздәк халкы аңына монысы Бөек Ватан сугышы чорыннан ук сеңеп калган. Район мәдәният сараенда махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы яугир-якташларга ярдәм һәм теләктәшлек максатында үткәрелгән хәйрия концертында да ачык чагылыш тапты бу. Чара башланганчы Балаларны реабилитацияләү үзәге һәм “Гаилә” хезмәте тарафыннан оештырылган ярминкә үтте, аннан кергән акча якташ-яугирләргә ярдәм фондына бирелде. Әйтергә кирәк, хәйрия чарасы киләчәктә даимигә әвереләчәк мәдәни чаралар марафонында лаеклы урын алачагына ышаныч зур. Бүздәк район хакимиятенең мәдәният бүлегенең бу юнәлештә үзенең һөнәри мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалануына шик юк. Әйткәндәй, аның составында төрле юнәлештәге 34 бүлек, шул исәптән 23 авыл мәдәният йорты, 8 клуб исәпләнә, шулай ук тарихны өйрәнү музее, кинотеатр бар. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә балалар китапханәсе белән берлектә 19 авыл китапханәсе коллективлары хезмәт сала. Гомумән, агымдагы елда мәдәният хезмәте идеология юнәлешендә үзенең нәтиҗәлелеген анык чаралар белән раслады. Мәсәлән, 9 айда гына мәдәният учреждениеләре көче белән рәсми рәвештә 6505 чара оештырылып, аларга 419 мең тамашачы җәлеп ителде. Бу коры саннар гына түгел, күмәк чараларның халык күңеленә үтеп керүенә шик юк. Моны төрле юнәлештәге максатлы башка мәдәни чаралар да раслый. Китапханәләрдә һәм кинотеатрларда “Пушкин картасы” буенча, “Русия халыкларының мәдәни мирас елы”, “Һөнәри белем бирүне яңарту елы” программалары кысаларында оештырылган кичәләр — моңа анык мисал. Бүздәк районының мәдәни тормышында агымдагы елда Русия һәм Башкортстан дәрәҗәсендә зур уңыш белән үткән “Бәлешфест” бәйрәме дә матур хатирәләр калдырды, дип ышанам.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.