+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
7 гыйнвар 2023, 13:40

“Бергәләп эшләячәкбез!”

Башкортстан Республикасыннан Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов үз округында былтыргы эшчәнлеге йомгаклары белән таныштырды.

“Бергәләп эшләячәкбез!”
“Бергәләп эшләячәкбез!”

Башкортстан Республикасыннан Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов үз округында былтыргы эшчәнлеге йомгаклары белән таныштырды.

Думага сайлану белән үк Рифат Габдулхак улы үз округына караган Нефтекама, Октябрьский, Агыйдел, Туймазы шәһәрләрендә, Бакалы, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Туймазы, Шаран, Яңавыл районнары авылларында халык белән очрашулар үткәрде. Сәясмәнне беренче тапкыр күргәч, авыл халкы аның шәхсән үзенең очрашуларга йөрүенә, сорауларны контрольгә алуына аптырады, чөнки федераль дәрәҗәдәге депутатларның очрашуларга йөрүе – сирәк күренеш, гадәттә, урыннарда кабул итүне аларның ярдәмчеләре алып бара. Әлбәттә, “Сайлаулар вакытында йөрисез дә, сайлаулар узгач, безне онытачаксыз”, дигән фикерләр дә яңгырады, скептиклар да булды. Мондыйларга Рифат Шәйхетдинов үзенең эшләре белән җавап бирде: урыннарда күләмле проектларны башкарып чыгарга федераль һәм республика бюджетыннан финанслар җәлеп итте, эре, урта һәм кече бизнеска ярдәм итте, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын актив финанслады, мәгариф, спорт, хәйрия, дини оешмаларга ярдәм күрсәтте.

 

Беренче чакырылышта Дәүләт думасындагы эшләренә йомгак ясаганда Рифат Шәйхетдинов бик күп рәхмәт сүзләре ишетте, хәтта скептиклар да аның тырыш эшен һәм үз округындагы яшәүчеләр белән даими элемтәдә булуын югары бәяләде. Үткән елгы чакырылышта тавыш биргәндә алар депутат Шәйхетдинов өчен юкка гына тавыш бирмәде, чөнки халык бу тавышның үз шәһәрләре, авыллары, оешмалары өчен файда китерәчәген яхшы аңлады. Эшләгән, тырышкан депутатларын халык күрә белә.
Дәүләт думасындагы төп эшчән­­легеннән тыш, хәйрия һәм социаль акция­ләр­­дә катнашу – депутатның мәҗбүри эше түгел. Әмма үз округында Рифат Шәй­хетдиновны шул хәйрия эшләре, социаль проектлар аша хәтта яхшырак та беләләр. Ул, төп таләпләр белән чиклән­мичә, бик күп социаль проектларда катнаша һәм, хәйрияче буларак, зур ярдәм күрсәтә. Сүз биредә дәүләт ярдәме турында түгел, ә үзе җитәкләгән “Уртак эш” фонды аша спорт, социаль проектларны финанслау, шулай ук спонсорларны җәлеп итү турында бара.
Узган елга нәтиҗәләр ясап, алдагысына планнар корганда без аның белән депутатлык эшчәнлеге турында әңгәмә кордык.

– Рифат Габдулхакович, Сез “Импортны алмаштыру һәм үзебезнең ил бизнесы өчен базарлар булдыруга законнар белән ярдәм итү” фракцияара төркем рәисе, шулай ук транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү буенча комитет рәисенең урынбасары буларак, бик җавап­лы эшләр башкарасыз. Шушы төп эшегез белән беррәт­тән, социаль проектларны да алып барырга, хәйрия ярдәме дә күрсәтергә ничек вакыт һәм энергия табасыз?
– Әйе, чыннан да, эш бик күп. Әмма минем округта бик актив кешеләр яши, алар үзләре дә күп эшли, төрле проект­ларның авторлары булып тора. Тормышны яхшырак итүче, реаль файда китерүче шушы проектларны тормышка ашырганда миңа ышанып, ярдәм сорыйлар икән, читтә калып булмый. Әйе, бер карасаң, бу депутатның төп эше түгел, әмма ярдәм итә алган урында кешеләргә ярдәм итү, кулдан килгәнне эшләү – минем төп тормыш девизым. Минем округтан теге яки бу проектлар өчен янып йөрүче кешеләр дә шундый ук идеяләр белән яши, шуңа да аларга ярдәм итәргә кирәк. Бергәләп без туган җиребез, җәмгыятебез өчен күбрәк файдалы эшләр башкара алабыз.
– Яңа елга аяк бастык. Узган елны йомгаклап, башкарылган эш­ләр­дән канәгатьмен, дип әйтә аласызмы?
– Минем өчен республикадагы шә­һәрләр, авыллар белән уртак эшне бергәләп алып бару мөһим. Әйтик, ППМИ программасы буенча халык күтәреп чыккан башлангычны тормышка ашыру өчен, конкурс нигезендә, республикадан субсидия бүле­нү каралган. Белүегезчә, аның зур булмаган өлешен халык үзе җыя, күпмедер өлешен спонсорлар бирә. Әмма кайчак халык шушы өлешне җыя алмый, кирәкле сумма тупланмый. Мондый очракларда халык проекты тормышка ашсын өчен депутат фонды ярдәмгә килә. 2022 елдагы проектларны тормышка ашыруда мин җитәкләгән “Уртак эш” Фонды бик күп проектларны финанслады.
– Ә шушы “бик күп” турында ачыклабрак әйтсәк, нинди эшләр турында сүз бара?
– Аларны санап китсәк, чыннан да, күпкә китә. Әйтик, Краснокама районы­ның Яңа Каенлык авылына – трактор, Туймазы районының Чокадыбаш авылына янгын сүндерү машинасы алу, Бакалыда балалар мәйданчыгы җиһазлау, Агыйдел шәһәре­нең 2нче мәктәбендә тәрәзәләр алмаштыру, Калтасы районының Кече Качак авылы зиратларын коймалау һәм башкалар. Нефтекамада сигез урамга асфальт түшәү һәм юл күтәртү буенча зур эшләр башкарылды. Быел да ППМИ буенча безнең Фонд күп проектларны тормышка ашырмакчы.
– Сез үсеп килүче яшь буынга да зур игътибар күрсәтәсез. Әйтик, Уфа Фән һәм ­технологияләр университе­тының Нефтекама филиалы студентлары өчен стипендия түләү программасы булдырдыгыз.
– Округны үстерү өчен яшьләр белән эшләү мөһим, чөнки киләчәк алар кулында. Белем алып, үз һөнәри үсешләрен туган як, туган шәһәрләре белән бәйләргә карар кылган бу студентларга мин стипендия булдырдым. Алар үзләренең файдалы проектын яклады, без исә бу проектны тормышка ашыруда финанслата ярдәм күрсәттек. Моның өстенә, студентларга ай саен стипендия биреп килдек. Бу – алар өчен зур этәргеч. 2021 елда алты студент стипендия алып килсә, былтыр инде стипендиатларның саны тугыз кешегә җитте, ай саен алар биш мең сум стипендия ала. Былтыр ноябрьдә мин бу студентларны Мәскәүгә экскур­сиягә чакырдым. Балалар өчен бу чын Яңа ел алды әкиятенә әйләнде, аларның күбесе башкалада беренче тапкыр иде. Биредә алар төп закон чыгару органы эше белән танышты, пленар утырышлар барган залда булды, фракцияләр утырышы булган залны карады. Шулай ук без бергәләп Кызыл мәйданда булдык, мин аларга илебезнең тарихы турында сөйләдем. Кыскасы, стипендиатлар өчен бу мавыктыргыч, файдалы экскурсиягә әйләнде, минем үземә дә бик күп эмоцияләр бүләк итте ул очрашу.
– Рифат Габдулхакович, Сез спортка да зур игътибар бүләсез. Узган елда бу юнәлештә нинди проектлар томышка ашырылды?
– Әйе, спорт учреждениеләреннән бик күп мөрәҗәгатьләр килә, аларның күбесе җиһазландыруда һәм нинди дә булса ярышларны үткәрүдә финанслата ярдәм сорап язылган. Спорт безнең тормышта зур роль уйный, шуңа да без мондый проектларга мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз. Әйтик, минем Фонд Октябрьский шәһәрендә каратэ буенча А. И. Сабанов исе­мендәге республика ярышларын, Краснокамада үткән Кышкы спорт төрләре буенча район чемпионатын үткәрүдә ярдәм күрсәтте. Шулай ук Яңавыл шәһәрендә “Юность” спорт комплексына авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен җиһазлар алуда, Нефтекамада “BoxPlus” клубына һәм Туймазы районы 1нче спорт мәктәбенә җиһазлар алуда, Октябрьскийда “РИНГ” бокс Федерациясенә ярышлар өчен форма алуда, Нефтекамада Спорт һәм туризм үзәгендә санузелларны ремонтлауда ярдәм күрсәттек.
– Ел саен Сабантуйларда исемегез спонсорлар исемлегендә яңгырый, эшегез никадәр тыгыз һәм җаваплы булса да, Сабантуйлар үткәрүгә дә вакыт табасыз, зур ярдәм күрсәтәсез...
– Сабантуй ул – халыкның җаны, гасырлардан килгән традициябез, йолабыз. Бу бәйрәмне бик яратам һәм хөрмәт итәм. Мөмкинлек чыкса, Сабантуйларда булырга тырышам. Ә инде шушы традиция саклансын, халык көтеп алган Сабантуйлар күңеллерәк узсын өчен үз өлешемне кертеп, ярдәм күрсәтергә тырышам. Узган елда, мәсәлән, Бакалы, Илеш, Шаран, Краснокама районнарында Сабантуйлар үткәрергә ярдәм күрсә­телде.
– 2021 елда Сез Октябрьский шәһәрендә архитекторлар Весниннарга һәйкәл ачуда катнашкан идегез. Данлыклы якташлары­быз­ның исемнәрен мәңгеләште­рү буенча алга таба да эш алып барылачак, дигән сүзләрегез хәтердә калган. 2022 елда да мондый проектлар булдымы?
– Әйе, бу юнәлештә эш алып бару аеруча мөһим, чөнки данлыклы якташлары­бызның истәлегенә хөрмәт күрсәтмибез икән, патриотизм турында сүз алып бару мөмкин түгел. Узган елда безнең Фонд ярдәме белән Агыйдел шәһәрендә Советлар Союзы Герое Абдулла Шагиевка һәйкәл ачылды, шулай ук Яңавылның Иванай авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл төзелде.
– Мәгариф, мәдәният учреж­де­ниеләре дә Сезнең игътибардан читтә калмый.
– Әйе, бу юнәлештә дә эшләр тукталып тормый, чөнки бу тармаклар да тормышыбызда мөһим роль уйный. Әйтик, Краснокама районы Мәдәният сараеның ветераннар хоры өчен сәхнә костюмнары тектердек. Туймазы районының Никитинка авылы клубына акустик җиһазлар сатып алдык, Нефтекама милли-мәдәни үзәгенә костюмнар белән ярдәм иттек, Дүртөйле районының Мәскәү авылы мәктәбендә тренажер зал төзүгә ярдәм иттек, Нефтекамада 14нче мәктәптә спорт залын ремонтлаячакбыз. Шөкер, бу юнәлештә дә эшләр күп.
– Рифат Габдулхакович, еш кына Сезнең төрле дини һәм җәмәгать оешмаларына күрсәт­кән ярдәмегез турында да ише­тәбез...
– Бу тормышта бездән ярдәм көтүче категория бар. Әйтик, Туймазы шәһәре чиркәве каршында эшләп килүче Ана, бала һәм гаиләгә ярдәм үзәге. Ул күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр белән эшли. Аларга ярдәм күрсәтәбез. Калтасы районының Краснохолм авылында урнашкан “Әнгам” мәчетенә ярдәм итеп киләбез, анда ифтар үткәрүгә дә үз өлешебезне кертәбез. Кыскасы, бу юнәлештә дә тиешле ярдәмне күрсәтеп киләбез.
– Шөкер, Сезнең тырышлык белән бик күп эшләр башкарылган. Янә бер ел артта калды, зур өметләр, зур ышанычлар белән яңасына аяк бастык. Бу елга нинди планнар белән яшисез?
– Планнар күп. Бик гади булмаган чорда яшибез. Әмма без бер-беребез­гә ярдәм итәргә тиеш. Бергәләп алга барырга, җиңүләргә ирешергә тиешбез. Һәркай­сыгызны Яңа ел белән тәбрик китәм, иминлек телим!
– Рифат Габдулхак улы, әңгә­мәгез өчен зур рәхмәт! Уңышлар Сезгә!
– Рәхмәт.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: