+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
15 гыйнвар 2023, 23:25

“Сандугач та Туймазыны мактап сайрап туймады”

Район хакимияте башлыгы Айдар Рифгать улы Суфиянов белән әңгәмә

“Сандугач та Туймазыны мактап сайрап туймады”
“Сандугач та Туймазыны мактап сайрап туймады”

19 муниципваль берәмлектә 132 меңнән артык кеше яшәгән Туймазы районының республикада үзенең тоткан урыны бар. Бик күп күрсәткечләр буенча ул төбәктә алдынгы урыннарны били. Күптармаклы сәнәгатьне төбәктә 90га якын предприятие тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы тармагында ике дистәдән артык хуҗалык эшчәнлек алып бара, 130дан артык крестьян (фермер) хуҗалыгы бар, 22 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Республика энҗесе – Кандракүл белән дан тота. Республиканың көнбатышында тимер юлын, федераль трассаны үз эченә алган мөһим транспорт үзәге булып тора. Район халкы яңа елны уңышлар белән каршы алды, бердәмлек, ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә. Бүген район хакимияте башлы Айдар Суфиянов белән әңгәмәләшәбез.

 

Айдар Рифгатович, 2022 ел илебез өчен җиңелләрдән булмады. Украинада махсус хәрби операция бара. Мобилизацияләнүчеләр арасында туймазылылар да бар. Район махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына нинди ярдәм күрсәтә?

– Бүген илебез, чыннан да, катлаулы чорларны кичерә. Әмма Русия каршы торучыларга лаеклы җавап бирә алырга сәләтле, көчле держава. Шулай булган һәм булачак!

Без илебез чакыру белән үк Ватанны сакларга күтәрелгән бүгенге геройларыбыз белән горурланабыз. Алар безнең тынычлыкны саклый. Батыр сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү – безнең бурычыбыз. Шуны әйтеп үтәсем килә, Туймазы районы халкы һәрвакыт битараф булмавы белән аерылып торды. Сугышчыларыбыз өчен муниципалитеттан 1126 тартмадан торган 6 партия гуманитар йөк озаттык. Анда авыл биләмәләреннән, учреждениеләрдән, предприятиеләрдән, оешмалардан, халыктан мобилизацияләнгән якташларыбызга кирәкле барлык әйберләр: җылы кием-салым, озак саклана торган азык-төлек, армиядә көнкүрештә кулланылучы беренче кирәк-ярак, приборлар һәм техника бар иде. Боларның барысы да егетләребезгә илтеп җиткерелде һәм ярдәм булды. Мин үзем мобилизацияләнгән якташлар белән хәрби көйләү урыннарында ике тапкыр очраштым. Егетләр бер-берсе белән ныклы бәйләнештә, бер-берсенә ярдәмләшә. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Сугышчыларыбыз туганнарына, якыннарына, якташларына сәламнәр әйтә һәм кайгыртучанлык күрсәткән өчен зур рәхмәтләрен белдерә. Шундый ышанычлы тыл – тугры, бердәм, үзләрен яраткан якыннары, якташлары булганда, хезмәт итү дә җиңелрәк бирелә. Сугышчыларыбызның үтенечләрен исәпкә алып, послыкаларның чираттагы партиясен әзерлибез.

Шуны да ассызыклап әйтәсем килә, мобилизацияләнгән якташларга гуманитар йөкне әзерләүдә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә Туймазы районындагы бик күп предприятиеләр ярдәм күрсәтә. Алар: «Катыргы-кәгазь комбинаты», «Туймазытехуглерод», «Кирпичхолдинг», «Корона», «Отдых», «Экология-Т», «Риа-пласт», «Апогей», «Нижгеокомплект» җәмгыятьләре, "САВА" ит комбинаты-шәхси эшкуар Павлов А.С., «Агрохимия» сәүдә йорты, «Панакс-Агро» хуҗалыгы, «Туймазы» АПКсы һәм башкалар. Илчембәт, Гафур, Түбән Троицкий, Татар-Олкан, Николаевка, Югары Бишенде авыл биләмәләренә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә эшкуарлар акчасына утын кайтардык. Эшкуар Фәнир Галимов туймазылылар хезмәт иткән хәрби частька мини-экскаватор җибәрде. Шәһәрнең «Аструм» базарында бүген дә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе бара.

Район Ветераннар советы вәкилләре, волонтерлар, теләге булган һәркем, хәтта мәктәп укучылары да хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрә.

– Бүгенге чор балаларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүне көнүзәк мәсьәлә итеп куя.

– Республика Башлыгы Радий Фәритович Хәбиров балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүне иң мөһим бурычларыбызның берсе дип билгеләде. Украинадагы махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз – Серафимовка авылында туып үскән, Батырлык, генерал Шәйморатов орденнары кавалеры Данис Рыбаков барыбыз өчен дә батырлык үрнәге булды. Серафимовка 3нче мәктәбендәге кадет сыйныфына, авылдагы 1нче мәктәпкә Данис Рыбаков исеме бирелде һәм мемориаль такта куелды.

Районда эзтабарлар хәрәкәте үсеш алды. Хатмулла Солтанов исемендәге берләшмәгә 14 отряд карый, ә бу – 900дән артык кеше. Туймазы эзтабарлары һәм Җиңү волонтерлары ел саен Бөтенрусия “Хәтер вахтасы” кысаларында Ленинград һәм Волгоград өлкәләрендә үткән экспедицияләрдә катнаша. Мәктәп укучылары һәм студентлар, “Юнармия”, “Яшь гвардия”, “Тимурчылар” иҗтимагый оешмалары сугыш һәм хезмәт батырлары истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелискларны карап тота, ветераннарга ярдәм күрсәтә. Ел саен “Патриот” хәрби-патриотик лагере эшләү дә яхшы традициягә әверелде. Быел 1нче гимназиядә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныф ачтык. Кадетлык хәрәкәтен үстерүнең мөһимлеген яхшы аңлыйбыз. Узып киткән елда районда бу хәрәкәт оештырылуның 10 еллыгын билгеләдек – Кандракүл буенда III Республика кадет сыйныфлары слетын оештырдык.

– Көнбатыш санкцияләренә бәйле катлаулы икътисади чорны туймазылылар лаеклы үтә дип әйтергә мөмкинме?

 – Чыннан да, бүгенге җиңел булмаган вакытта Туймазы районы үзенең социаль йөкләмәләрен үти һәм ел ахырына яхшы гына икътисади күрсәткечләргә иреште. Узган елның 10 аенда оешмаларның икътисади эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча әйләнеше 29 миллиард 716 миллион сум тәшкил итте. 2021 ел белән чагыштырганда, үсеш – 20 процент. Эре һәм уртача сәнәгать предприятиеләре 14 миллиард 720 миллион сумлык товар җитештергән, эшләр башкарган, хезмәтләр күрсәткән. Бу 2021 елның шул чорына карата – 124 процент. «Туймазытехуглерод», «Серафимовка автоматика һәм телемеханика тәҗрибә заводы», «Уралтехностпрой-Туймазыхиммаш» җәмгыятьләре күләмнәрне арттырып эшли, «Туймазы бетон ташучы автомобильләр җитештерү заводы» җәмгыяте төяп озатылуган продукция күләмен ике тапкыр арттырды.

Узган елның 11 аенда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләмнәре буенча Туймазы районы республикада беренче урынга чыкты – 8 миллиард 557 миллион сум. Бу 2021 елның шул чорына карата 18 процентка күбрәк.

Безнең район яшелчә, гөмбә, сөт продукциясе җитештерү буенча лидер булып тора. Ит җитештерүдә без – республика районнары арасында беренче бишлектә. Район азык-төлек белән үзен тулысынча тәэмин итә. Экологик яктан чиста, югары сыйфатлы урындагы авыл хуҗалыгы продукциясенә эчке һәм тышкы базарда ихтыяҗ бар. Безнең авыл хуҗалыгы брендлары – Туймазы кыяры һәм помидоры, Кандра икмәге, «САВА» ит комбинаты, «Кушбүләк», «Самирель», «ТуймазыАгрогриб» җәмгыятьләре, «Туймазы» АПКсы продукциясе, «Листгартен-АРНДТ» сырлары, Серафимовка сөт продуктлары Башкортстаннан читтә дә киң билгеле.

–  Районда ипмортны алмаштыруга эшләүче сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы  предприятиеләре бармы? Узган елда нинди яңа объектлар барлыкка килде?

–  Заманча индустриаль парк булдыру кысаларында «КамАЗ»ның бүлендек предприятиесе – Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводында тагылма техника җитештерелә башлады. «Корона» мебель фабрика төбәкара кластер составына кереп, төбәкара технопарк статусы алды. Предприятие бүген җитештерүне киңәйтү өстендә эшли.

Башкортстан Башлыгы Радий Фарит улы Хәбиров узган ел Сибайда үткән Инвестицион сабантуйда безгә бик зур бүләк тапшырды – Туймазы районы республикда муниципаль берәмлекләрнең инвестиция активлыгы рейтингында лидер булуга иреште. Бүген районда гомум инвестицияләр күләме 6 миллиард  700 миллион сумнан артык исәпләнгән, 1480 эш урыны булдырачак 95 проект гамәлгә ашырыла. Узган елның 9 аенда гына инвестцияләр күләме, бюджет акчасыннан тыш, 1 миллиард 496 миллион сум, ягъни алдагы елга карата 145,5 процент тәшкил итте. «Нерал-Матрикс» компанияләр төркеме базасында эре проект гамәлгә ашырыла, «Панакс-Агро» җәмгыятендә теплицалар комбинаты төзелә, «Туймазыагрогриб» һәм «Өязе» крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләр дәвам итә.

– Үтеп киткән ел төзелеш тармагында мөһим объектлар файдалануга тапшырылуы белән дә хәтердә калачак, әлбәттә.

 – Чыннан да, районда мөһим социаль объектлар сафка кертелде. Төбәгебез Башлыгы һәм аның командасы ярдәмендә муниципалитетны үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен күп нәрсә эшләнде. Районыбыз һәм якындагы муниципалитетларда яшәүчеләр өчен йогышлы авыруларның яңа клиника-диагностика үзәге ачылды. Алексеевка һәм Ярмөхәммәт авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын төзедек. Иске Туймазы авылында авыл табиблык амбулаториясе төзелеше тәмамлана. Серафимовка авылында Социаль-максатлы программалар фонды («Башнефть» команиясе) ярдәме белән физкультура-сәламәтлек комплексына нигез салынды. Кандра авылы янында реконструкциядән соң Башкортстанның инфраструктура үсеше өчен әһәмиятле объект – «Урал» М-5 автомобиль юлының транспорт чишелеше белән яңа участогы ачылды. Автомобильләрне үткәрү сәләте тәүлегенә 14 меңнән 43 меңгә кадәр артты.

Узган елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 72 177 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (алдагы елга карата 144 процент), шуның 61 мең квадрат метрдан артыгы – шәхси торак төзелеше. Төзелеш күләмнәрен арттыру өчен торакка өстәмә газ үткәрү программасын гамәлгә ашыру яхшы этәргеч булып тора.

–  Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү уңаеннан узган ел нинди эшләр башкарырга өлгердегез?

–  Торак-коммуналь хуҗалык тармагында яңа объектлар барлыкка килде. «Экология Т» җәмгыяте төбәк операторының чүп-чарны сортларга аеру буенча заманча комплексы тест режимында эшли.

«Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 7 күпфатирлы йортның ихата территориясен төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итәбез. 30 күпфатирлы йортны капиталь ремонтладык. Торак пунктларны төзекләндерү буенча район халкы өчен әһәмиятле 34 проектны «Анык эшләр» программасы кысаларында гамәлгә ашырдык. «Атайсал» проекты һәм Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча күп эшләр башкарылды. Шәһәр мәйданын төзекләндерү, анда яктырткычлы фонтан урнаштыру «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча эшләнде. Шушы ук программа буенча үзәк урамыбыз – проспектны төзекләндерәбез. Бик күп эшләр башкарылды инде: яңа тротуар плитәсе җәелде, заманча арт-объектлар, уен мәйданчыклары, ял зоналары урнаштырылды. Велосипед юлы, машина туктату урыннары бар, яктырткычлар куелды. Эшләр дәвам итәчәк әле.

– Тотрыклы икътисад, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, һичшиксез, социаль тармак үсешенә уңай тәэсир итә. Бу тармакта нинди үзгәрешләр бар?

– Муниципалитетыбыздагы мәгариф системасы төбәктә иң яхшылар исәбендә. “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында районда гуманитар һәм санлы юнәлештәге 20 “Үсеш ноктасы” эшли. Туймазы мәктәпләре ел саен абруйлы рейтингларга керә. Узган елда гына мәктәп укучылары һәм укытучылар республика, федераль, халыкара дәрәҗәдә 200дән артык җиңү яулады. Бөтенрусия яшьләр проектлары бәйгесендә җиңеп чыккан Туймазы 8нче мәктәбе командасының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дистанцион шахмат клубы оештыру буенча #сквозьцифру проекты Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның финанс ярдәмен алды. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2022» милли чемпионатының йомгаклау ярышларында Туймазы 1нче гимназия укучылары “Хокук сакллау эшчәнлеге” компетенциясендә өченче урын яулады, 4нче мәктәпнең яшь компьютер генийлары Әнвәр Гафаров белән Айнур Мирсәяпов көмеш һәм бронза яуладылар.

«Душа природы» I Бөтенрусия әдәби премиясен тапшыру тантанасы елның төп мәдәни вакыйгаларының берсе булды. Премияне оештыручыларга – Русия Язучылар берлегенә, «Концерн Интел һәм «Нерал» компанияләр төркеменә һәм, әлбәттә, премияне башлап йөрүче якташыбыз, язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншинга табигать турында язып, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл караш тәрбияләүче иҗатчыларга ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтлебез.

«Оҙон көй» җыр бәйгесе, «Истәлек җире» республика марафоны, «Туймазы-фест» IV ачык район этнофестивале, Балалар китабы фестивале, ел саен үткәрелүче «Туймазы районының яшь сәләтләре» конкурсы уңышлы үтте. Төньяк-көнбатыш башкортларның «Бәйге» традицион кышкы уеннары да республикада беренчеләрдән булып безнең районда үтте. Иҗат коллективларыбыз илебез төбәкләрендә дә танылу ала. Мәскәү һәм Санкт-Петербург сабантуйларында Башкортстанны тәкъдим итүне безгә ышанып тапшыралар.

Туймазы татар дәүләт драма театры Актау шәһәрендә (Казахстан) үткән II халыкара театр фестивале лауреаты булды. «Сәфәр» үрнәкле хореография ансамбле берничә халыкара бәйгедә җиңү яулады.

«Арлекино» үрнәкле балалар хореография мәктәбе «Башкортстан алтыны» Бөтенрусия балалар һәм яшьләр иҗаты фестивалендә иң яхшысы булды.

– Үтеп киткән ел Туймазы районына бик күп бөтенрусия һәм республика дәрәҗәсендә спортта да җиңүләр алып килде.

– Спортчыларыбызның һәр уңышы безнең өчен бик әһәмиятле. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионнарыбыз Разил Шәбиев белән Айнур Сыртаевны, Ачык Европа трисом уеннары призерлары Билал Фазуллинны, кикбоксинг буенча Европа беренчелегенең бронза призеры Светлана Щербинаны аерым билгеләп үтәсем килә. “Спартак” футбол командабыз чираттагы тапкыр Башкортстан кубогына ия булды. Бу җиңүләргә, төбәкнең һәм илнең спорт элитасын тәрбияләүгә районыбызның үсешкән спорт инфраструктурасы булышлык итә, ул ел саен яңа объектлар белән тулылана.

– Яңа елда якташларыгызга нинди теләкләрегез бар?

– Эшсөяр булган, туган төбәкне кайгыртып яшәгән өчен туймазылыларга рәхмәтемне белдерәм. Аларга ныклы сәламәтлек, районыбыз иминлеге хакына игелекле эшләр телим.

Ә республика халкын кунакчыл Туймазы районына чакырам. «Кандракүл» һәм «Өязе» тау чаңгысы комплекслары, Кандракүл буенда заманча глэмпинглар, Шумилов шарлавыгы, «Бабай утары» этнография комплексы һәм искиткеч матур табигать сезне көтә.

Резеда НУРТДИНОВА әзерләде.

Фото Туймазы районы хакимияте архивыннан.

 

Төбәкнең горурлыгы алар

 

Бөтенрусия яшь сәнәгатьчеләр конкурсында икенче урын яулаган “Корона” җәмгыяте директор урынбасары Алмаз Мамлеев;

“Хатын-кыз ел директоры” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында “Яңа буын директоры” номинациясендә җиңүче балалар һәм өлкәннәр өчен “Яхшы сүз” психология-сөйләм үзәге директоры Ангелина Ульданова;

“Хатын-кыз башлангычы” номинациясендә җиңгән “Грация” мебель салоннары челтәре директоры Светлана Андарзянова;

“Патриот-2022” милли премиясенең “Наставник” номинациясе финалчысы Х.А. Солтанов исемендәге “Халык хәтере” эзтабарлар берләшмәсе җитәкчесе Юрий Бирюзов;

Этнотуризм буенча II халыкара форум йомгаклары буенча “Ел маршруты-2022” Бөтенрусия туристик премиясе җиңүчесе – «Бабай утары» этнография комплексы;

«Агрокомплекс 2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә иң яхшы продукция җитештерүче исеменә лаек булган “Самирель”, “Серафимовка” предприятиеләре.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: