Ике ел рәттән республика журналистларының һөнәри берләшмәсе Русия Журналистлар берлегенең иң нәтиҗәле эшләүче төбәк бүлекчәләре рейтингында, Волгоград өлкәсе һәм Мәскәү шәһәрләреннән кала, өченче урынны били. Бу – “Башкортостан” республика гәзитенең баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Вәдүт Исхаков җитәкчелегендәге Башкортстан Журналистлар берлеге эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Уңышка илтүче юл нинди? Бүгенге әңгәмәдә сүз шул хакта.
– Русия Журналистлар берлегенең төбәкләрдәге бүлекчәләренең еллык эшчәнлегенә өченче тапкыр йомгак ясала. 2020 елда илдә иң яхшы егерме төбәк исемлегенә кереп, 2021 һәм 2022 елларда безнең Берлек инде лидерлар өчлегендә…
– Дөресен әйтәм, рейтингта урын өчен көндәшлек елдан-ел катгыйлана бара. Безне традицион киңкүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәгълүмати эш алып бару активлыгы, файдалы һәм кызыклы чаралар саны һәм сыйфаты, иҗтимагый берләшмәнең яңа әгъзалары буенча бәялиләр. Бу мәгълүмат киңлегендә һәм иҗтимагый тормышта безнең Берлекнең абруен тагын да арттырырга мөмкинлек бирә. Моны очраклы гына түгел, барлык Башкортстан журналистларының гомум җиңүе дип кабул итәм.
Соңгы елларда Башкортстан Журналистлар берлеге Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты, “Башкортостан” дәүләт–радио компаниясе, шул исәптән Башкортстан юлдаш телевидениесе, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы белән берлектә ел саен 200гә якын мөһим чара оештыра. Без Журфест (журналистлар сабантуе), журналистларның районара берләшмәләре эшен тергездек. Журналистларыбыз Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның кече ватанына оештырылган автоузышта, “Медиа Геройлар ярышы”нда катнашты, танылган радио дикторы Әхәт Мортазин истәлегенә волейбол турнирын, барлык буын журналистлар клубы утырышларын үткәрде, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Бөек Җиңү көненә өлкән сыйныф укучылары өчен конкурс оештырды, язын һәм көзен Журналистлар аллеясында агач утыртты һәм башка зур эшләр башкарды. Аларның һәрберсендә диярлек районара иҗат берләшмәләре рәисләре һәм Берлекнең урындагы бүлекчәләре секретарьлары, басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы, телевидение һәм радио җитәкчеләре катнаша.
Республика Башлыгы Радий Хәбировның форумнарда катнашуы иҗтимагый оешманың һәм, гомумән, киңкүләм мәгълүмат чараларының абруен арттыра. Без төбәк җитәкчесенә киңкүләм мәгълүмат чараларына карата булдырылган яңа проектлар һәм грантлар өчен рәхмәтле. Нәтиҗәдә, коллегаларыбызның һөнәри осталыгы һәм зыялылык дәрәҗәсе арта, тыгыз хезмәттәшлек ныгый. Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Медиайыйын” дип аталган медиафорум журналистларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, рәсми булмаган аралашу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Әлеге чара Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова ярдәме белән уза. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле.
“Медиайыйын” форумыннан соң, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов йөкләмәсе буенча, без Донбасс балалары өчен “Акбузат” балалар журналының махсус санын (мөхәррире Лариса Абдуллина) урыс телендә чыгару буенча актив эш башладык. Бүген дә бу юнәлештә эшне дәвам итәбез. Журналистлар беренчеләрдән булып үзләренең бер көнлек хезмәт хакын махсус хәрби операциядә катнашучылар файдасына күчерде һәм алар бу эшне дәвам итәргә планлаштыра. Коллегаларыбыз якташларыбыз турында сугыш хәрәкәтләре урыннарыннан дистәләгән репортаж һәм очерк эшләде, фильмнар төшерде, сүз һәм эш белән ярдәм күрсәтте.
Русиянең Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев тарафыннан республика журналистларына зур игътибар күрсәтелә. Әйткәндәй, узган елның 29 октябрендә журналистларның ХIII съездында Владимир Геннадиевич бертавыштан яңадан Русия Журналистлары берлеге башлыгы итеп сайланды. Анда 10 делегаттан торган Башкортстан делегациясе дә катнашты.
Безнең төбәк оешмасы – илдә иң зурларның берсе, бездә 7 районара берләшмә эшли, күптән түгел тагын бер – Уфа шәһәре оешмасы булдырылды. Журналистлар берлеге сафларын тулыландыру аерым дәрәҗә бирә, шуңа күрә безгә яшьләр күпләп кушыла. Ел саен 50-60 яңа әгъза кабул ителә, бу үзе үк иҗтимагый оешманың абруе үсә баруны раслый. Танылган телевидение алып баручысы һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов шаяртып әйткәнчә, ул үзе Берлеккә киңкүләм мәгълүмат чараларында 30 ел эшләгәннән соң керә, “чөнки республика иҗат берлегенең актив эшчәнлеген күрә”. Һәм бу дөрес тә. Берлекне югарыда торучы орган дәрәҗәсендә генә түгел, Сочидагы киңкүләм мәгълүмат чаралары форумнарында да билгеләп үттеләр.
Русия дәрәҗәсендә төрле юнәлештәге чараларда катнашуыбызны аерым билгеләп үтәсем килә. Узган ел үткән “Бөтен Русия” форумында икенче урынны яуладык. Донецк Халык Республикасы журналистлары белән хезмәттәшлек турында ике яклы килешү төзедек. Быел Луганск Халык Республикасы журналистлар оешмасы белән шундый ук килешү төзергә ниятлибез. Моннан тыш, даими рәвештә төрле конкурслар, семинарлар, презентацияләр, спорт, мәдәни чаралар үткәрәбез. Бу зур эшнең күренеп торган өлеше генә.
Ышанычлы фикердәшләребез күп, алар белән берлектә эшлибез: Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев һәм аның урынбасары Марат Газизов, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты генеральный директоры вазыйфаларын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев. Озак еллар Берлеккә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Денис Назаров ярдәм итеп килә. Аның хуплавы белән төсле корпоратив басма – “Башкортстан журналисты” гәзите дөнья күрә.
Журналистлар берлеге Аппаратының кечкенә, әмма көйле эшләүче командасы турында да әйтеп китмәү дөрес булмас. Яшермим, монда җаваплы секретарь Мәүлидә Якупова, шулай ук берлекнең консультанты (“Тамаша” журналының баш мөхәррире) Илшат Зарипов һәм бухгалтер Софья Вәлиуллина тәҗрибә һәм яшьлек, “шигырь һәм проза”, “боз һәм ялкын”ны бергә куша.
– Журналистика ул, һичшиксез, яшәү рәвеше. Аңа төрле юллар алып килә. Сез әлеге һөнәргә ничек килдегез һәм ул Сезнең өчен нәрсәне аңлата?
– Килешәм, кемдер табигый сәләте булганга журналист була, ә кемдер журналист һөнәрен аңлы рәвештә һәм соңрак сайлый. Мин үземне икенче төркемгә кертәм. Мин беркайчан да журналист булырмын дип уйламаган идем! Мәгариф системасында эшләгәндә, шул исәптән уку-җитештерү комбинаты директоры итеп тәгаенләнгәнче һәм тәгаенләнгәч тә, республика һәм район гәзитләрендә яшьләрне тәрбияләү, башкорт телен һәм әдәбиятын үстерү проблемалары буенча мәкаләләрем даими басылып торды, балалар иҗатыннан махсус тематик полосалар да әзерләдем. Педагогик темага язылган мәкаләләр игътибарга алынып, мине редакциягә эшкә чакыра башладылар.
Укытучы булып эшләгән чорда үзем яшәгән шәһәрдә ике тапкыр иң яхшы педагог һәм “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсы лауреаты булдым. Һәм алты ел дәвамында республика гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшләдем. Мин Башкортстанның көньягын – Стәрлетамак һәм Ишембай шәһәрләре һәм районнарын, Салават шәһәрен хезмәтләндердем. Арытаба хакимият башлыгы чакыруы буенча “Торатау” басмасы мөхәррире булып эшли башладым, соңыннан Ишембай мәгълүмат үзәген җитәкләдем, параллель рәвештә Башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе һәм район Советы депутаты булдым. Тормышта бернәрсә дә очраклы түгел, дип юкка гына әйтмиләр. Күрәсең, бу шулайдыр. Мин мәктәпне һәм укытучы һөнәрен яратуымны дәвам иттем, һәм кайвакыт укучыларны сагындым. Шул ук вакытта гәзит эшенә дә кереп киттем.
Әгәр журналистиканы тезисларга салып күз алдына китерсәк, ул, минемчә, кешеләргә (укучыларга, язылучыларга, җәмгыятькә, балалар яисә өлкәннәр булсынмы) чын ярдәм күрсәтү мөмкинлеге; ул тәүлек әйләнәсенә, хәтта ял иткәндә, балык тотканда, юлда чагында да тормышта кайнау; я тормышның югары ритмы һәм югары басым, еш йөрәк тибеше һәм кайвакыт артык эмоцияләргә бирелү; ул урман ешлыгына үтәргә омтылу, тауларга менү, ул чиксез юл, үз өстеңдә эшләү һәм камилләшү; ул фидакарьлек һәм хәтта үз-үзеңнән (ял, отышлы сәяхәттән) баш тарту һәм башкалар.
– Узган елның 3 октябрендә Башкортстан Журналистлар берлегенең XXIII чираттан тыш съездында иҗтимагый оешманың яңа тарихи юл башы 1921 елның 7 феврале дип аталды. Димәк, республика Журналистлар берлегенең 100 елдан артык тарихы бар?
– Чыннан да, безнең әйдәүче республика басмалары гасыр чиген узган булса да, Башкортстан Журналистлар берлеген булдыру датасы итеп 1957 ел, ә башка мәгълүматлар буенча 1958 ел санала. Моңа кадәр иҗади оешма яки журналистлар ячейкасы булмаганмыни? Соңгы вакытта шушы сорауларга җавап эзләдек.
Тарихи дөреслекне тергезү өчен республика Журналистлар берлеге Милли архив ярдәме белән ике ел элек тикшеренү эшләре башлады. Ике оешма хезмәткәрләре “Башкортстан Журналистлар берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының барлыкка килү датасын җентекләп өйрәнде. Бу сорауга җавап, беренче чиратта, тарихи хакыйкатьне тергезү өчен кирәк иде. Ул, шулай ук, Башкортстан Журналистлар берлегенең алдагы юбилееның датасын билгеләү өчен дә мөһим. Документларга ярашлы, журналистлар җәмгыяте оеша, әмма архив материалларыннан күренгәнчә, алар үз эшен тиешенчә төзи алмаган.
Архив чыганакларын җентекләп тикшерү бөтенләй башка датаны раслады. Аерым алганда, Милли архивта 1921 елның 7 февралендәге 170 санлы “Уфа шәһәрендә журналистлар җәмгыятен оештыруга” бюллетенә караган 1нче санлы материал документларында телеграф агентлыгының Башкортстан бүлекчәсе буенча журналистлар секциясенең октябрьдән (елы күрсәтелмәгән) башлап барлыкка килүен раслаучы мәгълүматлар бар. Мөгаен, нәкъ шул вакытта кызыл журналистлар җәмгыяте оештырылган булгандыр. Архив белгечләре дә бу фикерне хуплый. Шул ук вакытта, 1920-23 елларда КПССның Башкорт өлкә комитеты, РКП(б)ның Уфа губерна комитеты, РКП(б)ның Башкорт өлкә комитеты, ВКП(б)ның I шәһәр-район комитеты (Истпарт) архив фондлары документларында “БР Журналистлар берлеге” оештырылуы турында башка мәгълүматлар табылмаган.
Димәк, архив документына ярашлы, 1921 елның февралендә октябрьдән (елы күрсәтелмәгән) оештырылган журналистлар секциясе турында сүз бара. Логика буенча, бу узган – 1920 елның октябре. Димәк, оешма озак яшәмәгән, ләкин ул булган. Без аның куелган бурычларга ирешкәнме яисә таркалганмы икәнен белмибез. Һәм оешманың нәкъ 1920 елда оештырылганын раслаучы башка дәлилләр булмаганлыктан, әмма 1921 елда ячейка оештыру фактына сылтама документ булганлыктан, нигез итеп нәкъ соңгы елны алырга карар иттек.
Бу документка нигезләнеп, республика Журналистлар берлеге, Башкортстан Архив идарәсе белән күпсанлы фикер алышулардан, сөйләшүләрдән соң, республика иҗат оешмасы булдырылган датага карата аның хуплавын алып, югары органга – Русиянең Журналистлар берлегенә мөрәҗәгать итте. Узган елның июнендә алынган җавапта, “Башкортстан Республикасында 1921 елда журналистлар оешмасы (җәмгыяте, секциясе) оештырылуын раслаучы документлар яки башка дәлилләр табылган очракта, сез агымдагы елда Башкортстан Республикасында журналистлар җәмгыяте оешуга 102 ел тулуны билгеләп үтәргә хокуклы” дип әйтелә. Нәтиҗәдә, узган елның 5 октябрендә журналистларның чираттан тыш съездында бертавыштан 1921 елның 7 феврален Башкортстан Журналистлары берлеге оешкан көн дип санарга карар кабул ителде. Шуңа күрә хәзер бу дата документаль төгәллек белән Берлекнең туган көне булачак.
Барысы да логикага туры килә. Чөнки узган гасырның 20нче елларында журналистлар һәм редакция коллективлары инде булган, һәм республиканың әйдәүче гәзитләре “Башкортостан”, “Республика Башкортостан” (“Советская Башкирия”), “Кызыл таң” берничә ел элек үзләренең йөз еллыгын билгеләп үтте, Башкортстанның яшьләр матбугаты да, “Ағиҙел” журналы быел барлыкка килүенә 100 ел тулуны билгели.
Шулай итеп, хакыйкать өстенлек итте: нигез итеп яңа дата – 1921 елның 7 феврале алынды. Гасыр үтте, икенче гасырга атлыйбыз! Алга, коллегалар! Без Башкортстанның Милли архивы директоры Гали Хәйретдиновка, аның урынбасары Ниязбай Сәлимовка, архив идарәсе хезмәткәрләренә тарихи гаделлекне тергезүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәбез.
– Республика иҗат оешмасының якын киләчәктә нинди планнары бар?
– Алга таба атлыйбыз, чөнки заманның яңа чакырулары көтә. Традицион чаралар белән беррәттән, яңаларын планлаштырабыз һәм параллель рәвештә гадәти чараларны модернизациялибез. Башкортстан Журналистлар берлеге ресурсларында журналистлар тормышындагы иң кызыклы мизгелләрне яктыртырга тырышабыз. Әйтик, махсус хәрби операция башланганнан соң, киңкүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре мобилизацияләнгән якташларына гуманитар ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә актив кушылды. Тынгысыз, игелекле миссия белән шөгыльләнәләр: үз басмаларының махсус чыгарылышларын әзерли, солдатларга хатлар яза, бәйләнгән һәм башка әйберләр җыюга штаттан тыш ярдәмчеләр оештыра. “Акбузат” журналы редакциясе Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы балаларын аларның рәсемнәре, шигырьләреннән торган махсус номер бүләк итеп шатландырды!
Безне иҗтимагый оешма сафларын тулыландыру буенча эш көтә һәм, бер үк вакытта, аны Берлек уставын бозучылардан, әгъзалык взносларын түләмәүчеләрдән, аның белән элемтәне югалтучылардан “чистартачакбыз”. Традицион чараларыбызны дәвам итәбез – журфест, волейбол буенча турнирлар, матбугат турлары, журналистлар клубында очрашулар үткәрәчәкбез, анда, гадәттәгечә, хезмәттәшләребезне профессиональ уенга өйрәтәчәк халыкара шашка буенча дөнья чемпионнарын чакырачакбыз. Башкорт дәүләт университетының журналистика факультеты студентлары өчен Полиграфия музеена экскурсияләр үткәрәчәкбез, Урманчылар паркында Журналистлар аллеясында үсентеләр утыртачакбыз һәм башкалар. Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында яңа конкурслар игълан итәчәкбез. Әйткәндәй, күптән түгел без “Үзебезнең геройларыбыз турында сөйлибез” конкурсын игълан иттек, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, Башкортстан волонтерларына багышланган.
Мәгълүм булуынча, республикада журналистларга Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия тапшырыла, соңгы елларда ул Хөкүмәт статусын алды. Сүз уңаеннан, Берлек тарафыннан лауреатлар өчен яңа таныклыклар әзерләнде, Шаһит Ходайбирдин музее каршында әлеге конкурста җиңүчеләр почмагы булдырыла.
Узган елның сентябрендә Журналистлар берлеге идарәсе советы утырышында берлекнең беренче рәисе Ризван Хаҗиев (1990 елдан) истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе тикшерелде. Шуңа күрә публицистика буенча Р. Хаҗиев исемендәге иҗтимагый премия булдырырга тәкъдим ителде. Конкурсны Матбугат көнендә игълан итәргә һәм аны ике елга бер тапкыр үткәрергә телибез. Көзен үзебезнең киңкүләм мәгълүмат чаралары презентациясе белән Сочида “Бөтен Русия – 2023” форумында катнашу көтелә.
Проблемалар да бар, алар безне борчуга сала. Бу – хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, яшьләр арасында журналист һөнәренең абруе төшү, бигрәк тә басма тармактан иң яхшы кадрларның китүе. Киңкүләм мәгълүмат чараларының көнүзәк бурычларын тикшерү һәм фикер алышу өчен җәй көне клубка барлык буын журналистларының районара иҗат берләшмәләре рәисләрен һәм урындагы бүлекчәләр секретарьларын җыячакбыз. Сөйләшер сүзләр күп. Яхшы якка үзгәрешләр булыр дип ышанам, без аларга омтылабыз. Нәрсә генә әйтсәләр дә, безнең берлек искиткеч!
Мәүлидә ЯКУПОВА әңгәмәләште.