Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәт лидеры Радик Гали улы Сибәгатовны милләттәшләребезнең зыялы катламы яхшы белә. Бүгенге әңгәмәдәшебез аның энесе – Вил Сибәгатов. Ул туксанынчы дистәне ваклаганда туган телендә җыр текстлары иҗат итә башлады. Һәм иң кызыгы – аларның күпчелегендә мәхәббәт темасы өстенлек итә.
– Вил абый, сүзне тормыш юлыгыздан башлыйк.
– Мин, Сибәгатов Вил Гали улы, Балтач районының Иске Балтач авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Гали – хәрби училище тәмамлаган кадровый офицер. Бөек Ватан сугышында камауда калып, әсирлеккә эләгә. Сугыштан соң фильтр лагере аша узып, 1952 елда гына гаиләбезгә кайтты. Хаклы ялга чыкканчы МТСта диспетчер булып эшләде, 75 яшендә бакыйлыкка күчте.
Әнием Таифә райпода баш икътисадчы булып эшләде, 80 яшендә мәрхүм булды.
Гаиләдә абыем Радик белән ике генә бала үстек. Радик әнием яклап якын туганыбыз Зөфәр Сабирҗанов белән бер сыйныфта укыды. (Зөфәр хаклы ялга чыкканчы “Кызыл таң” гәзите мөхәррире урынбасары булып эшләде.) Алар мәктәпнең стена гәзитен чыгаруда актив катнашты. Бу эшкә еш кына мине дә җәлеп иттеләр. Туган авылымда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага китеп, “Химпром” заводы төзелешендә эшли башладым. Бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетының филология факультетында кичке бүлектә укыдым. Белгечлегем урыс филологиясе иде. Университетны тәмамлагач, “Химпром”да җәмәгатьчелек эшендә йөзеп эшләдем. Заводның радиогәзитендә музыка буенча мөхәррир, аннары “Химпром”ның күптиражлы “Трибуна химиков” гәзите мөхәррире булдым. “Комсомольский прожектор” чыгарырга, народный контрольдә, профсоюзда эшләргә дә туры килде. “Трибуна химиков” 4 мең тираж белән нәшер ителде.
– Эштән соң нәрсәләр белән мавыктыгыз?
– Мин бик яхшы шахматчы идем. Юрмалада, Одессада 15әр көн шахмат фестивальләрендә булганым хәтердә.
Җәмәгать эшчәнлегем буенча чит илләрдә күп булдым. Германия Демократик Республикасына гына да дүрт тапкыр сәфәр кылырга туры килде. Фотоаппаратларым күп булды. Аеруча “Москва” һәм “Фотокор” белән төшерергә яраттым. Аларны яшьләргә күрсәтү өчен әле дә саклыйм.
– Туган ягыгыз белән бәйләнеш тотасызмы?
– Хатыным исән чакта туган якка кайтып йөрдек. Шуннан туган йортны сатарга туры килде. Соңгы чорда сәламәтлегем какшап тора. Сөякләр авырта. Туган якка кайтып булмый.
– Иҗат белән мавыгуыгыз ничек башланды?
– Гаиләбез бик сәләтле иде. Барыбыз да диярлек матур итеп җырлый, нинди дә булса музыка коралында уйный, шигырь яза иде. Мин “Химпром”да эшләгәндә үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәндем, тавышым бик матур булгач, сәнгать училищесына укырга чакырдылар, Башкорт дәүләт университетында белем эстәп йөргән чак булгач, анда бармадым. Шигырьләр, җыр текстларын хаклы ялга чыккач яза башладым. Аларга Нефтекамада яшәүче туганым Марат Сабиров аранжировка ясый. Ул үзе дә бик матур җырлый, күп музыка коралында уйный.
Фәрдүнә исемле туганыбыз да бик матур җырлый, тавышын Фәридә Кудашева тавышына охшатучылар да бар иде.
Иң яраткан җырчыма килгәндә – ул Гөлназ Асаева. Мин аны тыңлаганда үземне бик бәхетле хис итәм. Минем өчен ул – зур талант иясе. Аңа һәм якыннарына да берничә җырымны бирдем.
Мин 1974 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.
– Радик абыегыз турында да сөйләсәгез иде. Ул яшь чагында нинди иде?
– Без икебез дә әнигә охшаган. Мин мәктәп елларыннан ук шахмат уйнарга яраттым, ул китаплар белән мавыкты. Радик тыныч, салмак, ашыкмый торган кеше иде. Акыллы, фикерле булды.
Студент елларында ук абыемның мәкаләләре, шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында чыга башлады. Укуын бетергәч, аны “Кызыл таң” гәзитенә эшкә алдылар. Анда ул шәп тәрҗемәче, үткер каләмле журналист булып танылды. Матбугатта эшләгән чагында Радик фән белән шөгыльләнә, кандидатлык диссертациясе өстендә эшли башлады.1970 елда аны Башкорт дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты итеп эшкә кабул иттеләр. 35 ел гомерен университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында мөгаллимлек эшенә багышлады. Гади ассистенттан кафедра мөдиренә кадәр үсте. 1986 елдан кафедра белән җитәкчелек итте, 1987 елда докторлык диссертациясен яклады. Аның фәнни хезмәтләре, Башкортстаннан тыш, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә дә киң мәгълүм. Университетта эшләгән дәвердә татар теле синтаксисы буенча 7 дәреслек һәм монография язды. Ул – бихисап укыту-методик басмалар авторы да. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Радик абыем гомеренең соңгы дистә елында татар милли хәрәкәтендә дә бик ихлас катнашты һәм халык мәнфәгатьләрен, телне яклауга күп көч салды. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булды.
– Әңгәмә өчен рәхмәт һәм иртәгә билгеләнәчәк туган көнегез белән!
Мөнир ВАФИН әңгәмәләште.