+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Эфир дәрьясында – акчарлак ул, ә тормышта – ихлас, нурлы җан!

Радио алып баручылары арасында ни өчен гүзәл затлар күбрәк?

Эфир дәрьясында – акчарлак ул, ә тормышта – ихлас, нурлы җан!
Эфир дәрьясында – акчарлак ул, ә тормышта – ихлас, нурлы җан!

Дөньяда гаҗәеп мавыктыргыч, шул ук вакытта үтә җаваплы бер һөнәр бар, ул – радио алып баручысы. Микрофон алдына утырган килеш, ул эфир дулкыннарында акчарлактай талпынып, илләр, кыйтгалар гизә, аның тын алышын, күңеленең һәр тибрәлешен тыңлаучылар ишетеп, тоеп тора. Менә кемнәр Уфада көлсә, Австралиядә ишетелә!
Хәзерге буын алып баручылар язганны гына сөйләми. Алар авызын ачканда ук, башында җөмләнең азагына кадәр чылбырын төзеп куя. Ә бер сүзне укыганда алдагы җидесен күреп тора. Тел байлыгы, фикер төгәллеге, саф зиһен һәм тыңлаучыга чиксез зур хөрмәт – яхшы алып баручыларның төп сыйфатлары шушыдыр. Алар арасында гүзәл затлар күбрәк булуы гаҗәп түгел, чөнки мондый асыл сыйфатлар аларга табигатьтән бирелгән. “Юлдаш” радиосында татар телендәге тапшыруларны алып баручы өч кыз һәм бер егет­нең һәркайсы энҗе бөртеге, һәрберсе үзенчә талантлы һәм оста. Бүген без аларның берсе – Флорида КОРБАНОВАны әңгәмәгә чакырдык.

 

– Флорида, шушы көннәрдә билгеләгән алтын юбилеең белән янә бер тәбрикләп, синең кендек каны тамган нигезгә, гомер елгаңның чишмә башына кайтып килик, булмаса. Бу хакта нәкъ радиодагыча, матурлап-нәкышләп сөйләп җибәр әле!
– Котлавыгызга рәхмәт! Әйе, талантларга бай Чакмагыш районының гүзәл табигатьле Чиялекул авылында тирә-як яшеллеккә, чәчәккә, хуш искә күмелгән, кошлар җыры тантана иткән, йөрәкләрне җилкендергән тылсымлы һәм серле яз мизгелендә туганмын. Күренекле якташыбыз, танылган шагыйрь Марис Нәзиров шигыре белән әйткәндә:
Шатлык хаким, сафлык хаким,
Мин яшәгән туган якта,
Мин атаулы, ак күңелле,
Җор халыклы Чакмагыштан.
Кечкенәдән шигырьләр сөйләргә яраттым, музыка белән кызыксынып үстем. Гади колхозчы гаиләсендә туып, хезмәт белән тәрбияләндем. Күп кенә авыл балаларына хас үҗәтлегем, нәтиҗәгә эшләргә тырышуым да шуннандыр.
 
– Бөтен авыл балалары да башкаланың атаклы телеүзәгендә урнашкан радиода эшләргә хыяллана аламы икән әле, ай-һай...
– Дөрес, анда эшләүчеләр безнең өчен кул җитмәс кешеләр булды... Наилә Галәветдинова, Галимнур Бикбулатов, соңрак Әхәт Мортазин, Зифа Нагаева, Ләйсән Сәйфетдин. Әйткәндәй, ул минем тормыш юлымны радио белән бәйләп куйган кеше булды да инде. Ерак 1997 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап, һөнәрем буенча уңышлы гына эшләп йөргәндә, язмыш мине “Радио-2” каналында алып баручы Ләйсән Сәйфетдин белән очраштырды. Ул миннән интервью алып, тапшыру эшләде. Бу очрашу минем яраткан радио хезмәтемә юл салды да инде. “Тавышың матур, радиога бара, әйдә, үзеңне сынап кара!” – диде Ләйсән апа. Сынауны уңышлы узып, радиода эшли башладым.
 
– Хәзер инде илдә билгеле “Юлдаш” радиосында эшлисең. Һөнәрең турында сөйләгәндә, күзләрең янып тора, яратасың эшеңне!
– Чыннан да, йөрәкләрдә якты тойгылар уятучы ”Юлдаш” радиосында эшләвем белән мин дә горурланам! Халык күңеленә үтеп керерлек, изгелеккә әйдәүче тапшырулар әзерләү максаты белән хезмәт итәм мин. Матур эшләре белән танылган хатын-кызлар, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы шәхесләр, халкыбызның рухи дөньясы, мәдәнияте хакында бәян иткән “Балкыш”, “Ак калфак”, “Яшьлек дусларым” тапшырулары үз тыңлаучыларын тапты. Аларны тыңлаучыларым белән бергәләп эшләдек, рәхмәт аларга! “Кадерле кешемә” котлаулар программмасында укылган һәр тәбрикләү хатына күңел җылымны салам. Хәер, без барыбыз да шулай эшлибез.
Эшемне төрле язмышлы, сәләтле, үзенчәлекле, күренекле шәхесләр белән танышу, очрашу мөмкинлеге биргән өчен дә яратам. Һәр вакыйганың уртасында булу, заман белән бергә атлау, алга бару, шул казанда кайнау ошый миңа.
 
– Ә шулай да, сезнең эштә төрле читен хәлләр дә буладыр. Әйтик, микрофон сүнмичә калу, әйтер сүзеңне кинәт оныту, һич югы, сөйләп торганда тамак кибү...
– Болары профессиональлек килү белән югала торганнары. Аннан да хәтәррәк хәлләр дә була әле. Бер көнне, шулай, телеүзәк бинасына шартлаткыч куелган дигән хәбәр таралды. Полиция хезмәткәрләре, Гәдәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре барыбызны да урамга чыгарды. Бинада кеше калмады. Ә эфирны туктатып булмый, анда котлаулар да бар бит әле! Хезмәттәшем, музыкаль мөхәррир Риф Арслан, тавыш режиссеры, һәм мин, бергәләп үткәрдек без ул эфирны. Бар тойгыларны туплап, ничек кенә булмасын, аны лаеклы тәмамлап чыктык. Әле дә дулкынланып искә алабыз бу вакыйганы.
 
– “Юлдаш”та Зифа Нагаева башлап җибәргән “Югалту-табышларым” рубрикасын син дә бик яратып алып барасың. Анда да төрле язмышлар, төрле хәлләр буладыр...
– Әйе, бу тапшыруда югалтышкан төрле язмышлы кешеләрне очраштырып, кавыштырып күңелемә рәхәтлек алам, алар белән бергә шатланам! Эфирдан тыш та алар миңа шалтыратып, үзләренең шатлык-борчулары белән уртаклаша. Монысы да тыңлаучылар ягыннан зур хөрмәт.
“Югалту-табышларым” тапшыруында таныш булмаган ике юлдашыбыз – Шаран районы Ямадыбаш авылыннан Фәнисә апа Минәҗева белән Балтач районының Кансияр авылыннан Җиһаннур абый Хәбибуллинның табышып, кавышуы аеруча хәтердә калды. Бу бәхетле пар әлеге көндә Балтач райо­нының Кансияр авылында “Юлдаш” радиосына, миңа рәхмәтле булып, матур гомер кичерә.
 
– “Юлдаш” радиосының музыкаль фонды гаҗәеп бай. Башкорт-татар сәхнә йолдыз­ларының иң матур җырлары сезнең карамакка бирелгән. Ә шулай да, үзең аларның кайсыларын якын итәсең, Флорида? Шунда ук яраткан китабың, фильмнар турында да беләсе иде.
– Радиобыз фондында сакланган халык җырларын, классик көйләр, заманча җырларны яратам. Күренекле шәхес Рим Хәсәновның, бүгенге көнне дә халык күңеленә якын, актуаль, хисле “Уфа юкәләре”, “Кышкы романс”, “Юкка түгел” җырлары якын күңелгә.
Якташыбыз, бөек шәхес – Әмирхан Еники әсәрләрен укыйм. Шулай ук кабат-кабат, яратып укыган китабым – чыгышы белән туган авылым, Чакмагыш районының Чиялекул авылыннан туганыбыз Әхнәф Арслангали улы Бәйрәмовның “Чыныгу еллары” романы. Сынауларда үткән буынның тормышын күрсәтеп, дөрес яшәргә өйрәтә язучы. Виктор Гюгоның “Человек, который смеётся” тарихи романы тетрәндергеч.
Гаиләбез белән Бөек Ватан сугышы елларын яктырткан фильмнарны яратып карыйбыз. “В бой идут одни старики”, “Семнадцать мгновений весны”, “А зори здесь тихие”. Ә бүгенге заман фильмнарыннан Брэд Питт катнашлыгында үлем белән яшәү хакында “Знакомьтесь, Джо Блэк”(1998) фильмы. Мистик булса да, уйландыра торган тирән фильм.
 
– Тормышта ышанычлы таянычың бармы, Флорида?
– Горурлыгым – ул минем гаиләм һәм яраткан эшем. Улым Рөстәмнең армия сафында хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтып, югары уку йортында укып йөрүе, кызым Рушананың укуында да, иҗади тормышында да уңышларга ирешүе – минем өчен зур бәхет.
“Юлдаш” радиосының тату коллективында эшләгән һәркем ихласлыкка, һөнәри осталыкка ия. Бу туры бәйләнештә барган сөйләшүләрдән, әңгәмәләрдән күренә. Тыңлаучыларыбыз безнең эфирга чыгуны зарыгып көтеп тора икән, “Юлдаш”ны көн әйләнәсенә тыңлыйлар икән, бу безгә илһам бирә, яңа ачышларга, үрләргә әйди. Һәм, әлбәттә, тормышта таяныч булып тора.
Хезмәттәш остазларыбыздан үрнәк алып, җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп, тыңлаучыларыбыз бе­лән бергә булып, рухланып, хезмәт җимешләребезне күреп, армый-талмый эшләргә язсын. “Кызыл таң” укучыларына да дөньялар имин булып, сау-сәламәт булып яшик, дип телисе килә.
 
­– Рәхмәт, Флорида, синең белән әңгәмә кору “Юлдаш”ны тыңлаган кебек рәхәт икән. Һәрвакыт шундый уңай, ихлас, нурлы кеше булып кал.

Резида ВӘЛИТОВА әңгәмәләште.
Фото Флорида Корбанованың шәхси архивыннан.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: