+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң”чыларны бәладән дә коткардым!”

Легендар водитель, тракторчы, актив хәбәрчебез Мөнирә Шәйбәкованың гәзитебез журналистлары белән беренче танышуы экстремаль шартларда була.

“Кызыл таң”чыларны бәладән дә коткардым!”
“Кызыл таң”чыларны бәладән дә коткардым!”

Кем ул Мөнирә Шәйбәкова? Сезнең үз хәбәрчеме? “Кызыл таң”ның дуслары безгә еш кына шундый сорау бирә. Туган ягы Кушнаренкода, республикада, хәтта ил күләмендә дә Мөнирә Габдулла кызын гомере буена егетләрдән дә уздырып “корыч ат”ны иярләгән механизатор, Паша Ангелина исемендәге беренче премия лауреаты, партиянең XXVII съезды делегаты, Хезмәт Даны ордены кавалеры, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак яхшы беләләр. Соңгы елларда социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен бик җанлы алып баручы, матбугат басмалары төркемнәрендәге язмаларга үз карашын кыю белдерүче, төрле чараларда катнашып, аларны Интернет киңлекләрендә яктыртып баручы Мөнирә апаның хезмәт һәм тормыш юлы берчә сокландыра, берчә гаҗәпләндерә. Фикерле, төпле акыллы, мәдәниятле Мөнирә апа Шәйбәкова бүген – “Кызыл таң” кунагы.

– Йөк машинасы, трактор иярләп дан казанган Мөнирә апаны балачакта чуклы күлмәкле иркә кызчык булгандыр, дип берничек тә күз алдына китереп булмый...


– Безне иркәләп, аркадан сөеп кенә үстермәделәр. Инәкәй гомере буена колхозда эшләде. Әткәй – укытучы, парторг. Коммунист булгач, партия кая кушса, шунда эшләде. Без җиде кыз һәм ике малай бер-беребезне карашып, ярдәмләшеп, хезмәттә чыныгып үстек. Мин – гаиләдә сигезенче бала, күбрәк ике абыем янында буталырга ярата идем, шуңа техника җене бәләкәйдән кагылгандыр да инде. Урып-җыю чорында басуда эшләүче абыйларыма еш кына ашарга илтергә туры килә иде. Комбайнчы Зәбих абыем үзе янына утырта, миңа кызык, тизрәк рульне боргалап карыйм. Куәтле машиналарны йөртеп карарга бик кызыга идем, ләкин бу һөнәр балачак хыялым иде, дип әйтә алмыйм.


– Шоферлыкка укырга керүе­гезнең җитди сәбәбе дә булган түгелме?


– Язмыш балачактан әкрен генә шушы һөнәргә юлларны ачкан, күрәсең. Безнең Иске Кормаш авылында Инеш дигән елга бар. Элек боз киткән вакыт авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелә иде. Инеш буе шау-гөр килә. Яшьләр кичке уеннарга чыга, без, бала-чага, рәхәтләнеп уйныйбыз. Куркуның нәрсә икәнен белми торган вакыт. Шулай сигезенче сыйныфта укыган елны бәлагә тарыдым. Боз кисәгенә басып, елга буйлап йөзмәкче булдым. Яр буеннан “Мөнирә, чык, батасың!” – дип кычкыралар. Шунда боз кисәге чатнап ярылып та китте, мин суга егылып төштем... Бик озак чирләп яттым, ул елны хәтта имтиханнарны да тапшыра алмадым. Иптәш кызларым белән бергә Чакмагыш кулинария училищесына укырга керү иде ниятем. Ләкин авыруым аркасында соңга калдым. Абыйларым белән киңәшләшеп, Уфага шоферлар курсына китәргә булдым. Ир-егетләр арасында кызлардан берүзем укыдым, шулай да механизатор булырга дигән ныклы карардан читкә тайпылмадым. Кулга танытма алып, туган “Большевик” колхозына эшкә кайттым. Әлбәттә, шунда ук машина ачкычы тапшырып, руль артына утыртмадылар. Ышаныч яуларга туры килде. Башта комбайнчы ярдәмчесе булдым, аннары колхозның ул чактагы данлыклы рәисе Григорий Филькин “ГАЗ-63” машинасына утыртты. “Опасно” дип язылган бензовозда хуҗалыкны ягулык белән тәэмин иттем. Аннары “ГАЗ-51”, “ГАЗ-52”, “ГАЗ-53” йөк машиналарында эшләдем, хаклы ялга чыккач “Москвич 412” фургоны белән башкалага сөт ташыдым.


– Сез бит әле тракторга да утырып, республикада гына түгел, ил күләмендә танылган хатын-кыз механизатор да...


– 13 ел машина руле артында утырганнан соң, КПССның Кушнаренко район комитетының беренче секретаре Фәйләс Муллагалиев тракторга утырырга киңәш бирде. Тракторда эшчәнлегеңне, тырыш­лыгыңны күрсәтеп, йөзең ачылачак, диде. Һәм шулай булды да. Укып кайтып,“Т-150” тракторына утырдым. Авылда иң кирәкле һөнәр, аннан башка бер генә эш тә бармый торган еллар иде. Басуларга тирес чыгару, кар тоту, җир сөрү, тырмалау, культивация ясау, урып-җыю вакытында комбайн бункерыннан ашлык ташу, силос, сенаж салу, Чишмәгә чөгендер ташу – кышкы бураннарда да, җәйге челләдә дә тракторчы таңнан төнгә кадәр эштә. Әле җиргә ятып, техникаңны ремонтларга да туры килә. Берсе дә син хатын-кыз бит дими, запчасть йөгертеп китерми. Механизатор ул – түземнәр, чыдамнар һөнәре. Монда дан казану, уңышларга ирешү өчен җиде кат тир түгәргә кирәк.


– Хезмәт кешесенә булган ихтирамны, игътибарны тою да чәм­ләнеп, тагын да тырышып эшләргә этәргеч биргәндер...


– Әлбәттә! Хезмәт кешесенең кадере бар иде ул чакта. Уңганнарны яраттылар, үрнәк итеп куйдылар, бүләкләделәр, башкалар аларга охшарга тырышты. Бер генә мисал. Элек сабантуй вакытында башта – авылда, ә аннары районныкында авыл хуҗалыгы уңганнарын данлау гадәте бар иде. Тарантаска утыртып, мәйдан буйлап йөртәләр. Безнең кулда Кызыл байрак җилферди. Бу вакытта чиксез горурлык хисләре кичерәсең, күңел тула... Ә бервакыт, 70нче еллар иде, мине Водительләр слетына җибәрделәр. Күкрәгемә медаль тактылар, күлмәклек ситса бүләк иттеләр. Сарыга чәчәкләр төшкән тукыма иде ул. Бик матур күлмәк тектердем. Яратып, горурланып, һәр чарага киеп бара торган булдым.
Минем буынга гади кешенең хезмәтен күрә белүче җитәкчеләр, ярдәмчел, намуслы хезмәттәшләр белән эшләү бәхете тиде. Шуңа да сайлаган язмышыма һәрвакыт рәхмәтлемен.


– Талчыбыктай гәүдәле кызның мазутлы чалбарын бөтенләйгә салып ташлау, гүзәл затларга “ки­лешмәгән” һөнәрне алыштыру те­ләге беркайчан да тумадымы?


– Эшне ташлау уе булмады. Хәтта, каршылыклар, гаделсезлек белән очрашырга туры килгәндә дә. Киресенчә, алар мине җебеп төшмәскә, кирәк вакытта характер ныклыгын күрсәтергә, чәмле булырга өйрәтте. Авырлыкларны тырыш хезмәтем белән җиңәргә өйрәндем. Коммунист әткәй безне балачактан ук эшне ихлас, намус белән башкарырга, сүздә торырга өйрәтте. Аннары абый-апаларым да һәрвакыт үрнәк булды. Тугыз баладан сигезебез авыл хуҗалыгы тармагын сайладык: Марат, Зәбих абыйларым – алдынгы механизаторлар, апаларым Әсма, Венера, Лена – савучылар, Резеда, Флидә – терлекчеләр. Уфада төпләнгән Сәлифә сеңлебез генә төзүче. Алар барысы да эштә мактаулы булды, һәркайсының орден-медальләре бар.


– Ир-егетләр арасында эшләгән зифа гәүдәле, кыю, тәвәккәл, җор сүзле кызга күз атучылар аз булмагандыр?


– Ярату, сөю утында яну да булды инде, булмады түгел. Мине яратканнарны йөрәк кабул итмәде. Үзем яраткан кешенең яры булырга насыйп булмады. Күз яшьләре аша көләргә генә калды инде ул яшьлек хатирәләре...


– Сез журналистларга ихтирамлы, игътибарлы кеше. Матбугат белән дуслыгыгыз кайчан башланды?


– Иске Кормаш авылында туып-үскән йортыма кочак-кочак гәзит-журналлар килгән балачактан ук. Инәкәй белән әткәй укырга яратты, нинди генә басмалар алдырмый иде алар! Әткәй үзәк гәзитләрдәге дөнья, ил яңалыкларына мөкиббән булса, инәкинең иң яратканы – “Кызыл таң” булды...


– Әллә “Кызыл таң”ны аеруча якын күрүегез дә шуңа бәйлеме?


– Инәкәй кулында булган һәрнәрсә – җитез куллары камыр баскан коштабак та, куна тактасы да, бәләкәй генә өебезнең түрендә “биегән” орчык та, ул яратып укыган гәзит тә минем өчен кадерле, изге. Хәзер исә “Кызыл таң”ым кызарып аткан таң яктысында “Җәйләү”, “Имәнлек”, “Әндәр” басуларында эшләгән чакларым турындагы җылы, сагынулы хатирәләремне яңарта. Элек-электән хезмәт кешесен данлаучы, кыйбласына бүген дә тугры калучы гәзит буларак та күңелемә якын ул. Гәзитнең социаль челтәрдәге төркем­нәрендә “сары басма”га әйләндегез, артистлар тормышын гына язасыз, диючеләр бар. Мондый сүзләрне, әлбәттә, “Кызыл таң”ны кулына алып укымаган кешеләр әйтә. Интернетның үз кануннары, анда кыска, шау-шулы яңалыклар кирәк. Ә гәзиттә бүгенге авыл уңганнарының, укытучыларның, эшкуар­ларның хезмәтенә, яшь гаиләләрнең матур тормышына зур урын бирәсез. Файдалы киңәшләр, рецептлар да бар. Мин үзем типография исе килеп торган “Кызыл таң”ымны кулга алып укудан күңелемә рәхәтлек алам.


– Районның алдынгы механизаторы буларак заманында Сезнең яннан журналистлар өзелмәгән, диләр...


– Район, республика матбугатында, радио-телевидениедә миңа карата игътибар зур булды. Беренче күләмле мәкалә­ләрне Әнисә Таһирова, Гөлфия Юнысова кебек тәҗрибәле журналистлар язды, радиожурналист Шәүрә Гыйльманова бик матур тапшыру әзерләде. “Кызыл таң” гәзитендә хезмәтемне билгеле журналист Равил Карамов яктыртты. Аның белән танышу үзе бер тарих инде. 80нче елларның яз ае иде. Минем бензовозда эшләгән вакыт. Уфадан ягулык алып кайтып килгәндә, Шиңгәккүл авылы тирәсендә, бозлавык һәм көчле җил аркасында канауга ауган “УАЗ” машинасы янына туктадым. Тросс тагып, ярдәм итмәкче булдым. Бензовоз тың­лаусыз, бозлавыкта тәгәрмәчләр зырылдап әйләнә. Шулай да редакция машинасын башта “аягына бастыра”, аннары юл өстенә чыгара алдым. “Кызыл таң”чы Карамов белән танышу әнә шулай килеп чыкты. Әлбәттә, соңыннан күп тапкырлар очрашырга туры килде безгә. Равил абыйның минем турыда язган җылы язмалары әле дә күңел түремдә саклана.

Заманында мине күрергә Мәскәүнең үзәк телевидениесеннән, хәтта билгеле “Крестьянка” журналыннан да хәбәрчеләр килде. Бервакыт ил башкаласыннан кадәр килгән журналистны Кормаштагы кечкенә йортыбызда бөтен сый-хөрмәте­безне күрсәтеп, зурдан кубып каршы алдык. Инәкәй йөгергәли-йөгергәли табын кора, әткәй халкыбызга хас кунакчыллык белән сыйлый. Бервакыт кунагыбыз фотокамерасын югалтмасынмы! “Бер машина хакы кадәр тора, мине Мәскәүгә кертмәячәкләр. Нишләргә инде хәзер?!” – дип бәргәләнә ир. Бик кайгырдык. Өй эче белән кыйммәтле фотоаппаратны эзлибез. Минем бер генә минут та буш вакытым юк. Тракторыма утырып, басуга эшкә чыгып киттем. Эзли торгач бик кадерле әйберне трактор эзе яныннан гына тапканнар. Ничек өстеннән үтмәгәнмен?!Гомумән, журналист халкын бик ихтирам итәм, эшләренең никадәр авыр һәм җаваплы булуын аңлыйм. Мине, гади авыл баласын, җир кешесен алар күтәрде. Алар язып чыкмаса, кем белер иде икән? Шуңа да журналистларга сүз тидертмим, каты бәрелүчеләрдән һәрвакыт яклыйм. Чын журналистлар турында әйтүем. Әнә шундый профессионалларның, шулай ук чордаш­ларымның, дусларымның, туган­нарымның минем хакта язып чыккан язмалары туп­ланган “Таң кызы” дигән китабым 2020 елда дөнья күрде. Бу истәлекләр китабы мине матбугатта данлаган кеше­ләргә рәхмәт билгесе булды.Әйтергә кирәк, хәзер җөмлә төзеп сүз әйтә белмәүче, Интернетта гайбәт таратучыларны да журналистка саный башладылар. Менә шунысы кәефемне кыра...


– Интернет, дигәннән, Сезнең социаль челтәрләрдәге активлыкка сокланмау мөмкин түгел. Яшьләрнең дә кулыннан килмәгәнне җиңел генә булдырасыз, күңел биреп башкарасыз. Постларыгызны кем урнаштыра, видеоларыгызны кем монтажлый?


– Шәйбәкова...


– Ул кем?


– Мөнирә... (әңгәмәдәшем ихлас көлеп җибәрә). Үзем инде, минем өчен боларны кем эшләп утырсын. Акрынлап барысына да өйрәндем. Әле менә бер чарадан кайтып, текст яздым да фотоларны барлап мәш килә идем. Әллә кайчан сәхифәмә куя идем инде, сөйләндереп вакытымны алмасаң...


– Алай булгач, бүгенгә соңгы сорау. Шофер, тракторчы, җәмәгатьче, 75кә җиткәндә дә машинасында Кушнаренко-Уфа арасын җилдереп кенә үтүче, җитез, эшлекле Мөнирә апаны якыннан белмәүчеләр “железная леди” итеп күз алдына китерер, мөгаен. Сез шундыймы?


– Балачакта бик оялчан, йомакай бала булдым. Кунаклар килсә, өйгә керми идем. Бервакыт кешеләр кайтып киткәнче тупыл төбендә утырдым. Өйдәгеләр төнлә эзләп алды. Мин кеше алдында шатлыгымны күрсәтергә дә, еларга да ояла идем. Әле дә шулай. Кешеләрдән качып, үзем генә булганда күңелемне бушатып алам. Ә күңел дәрьямда яшьлекнең матур истә­лекләре дә, елларга сузылган сагыну-сагыш та бар. Иң мөһиме: сайлаган юлыма, хезмәтемә тугры калып, намус кушканча яшәлде.

 

Фото: М. Шәйбәкованың шәхси архивыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: