+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Максаты – халыкка хезмәт итү

Матур, әмма мәкерле авыру турында табиб Ләлә Гарифуллина кисәтә.  

Максаты – халыкка хезмәт итү
Максаты – халыкка хезмәт итү

Ләлә Сәүбән кызы Гарифуллина Дөртөйле районы ның Исмәгыйль авылында туып үскән. Балачак хыялын тормышка ашырырга ниятләп, медицинаны һөнәре итеп сайлаган абыйсы артыннан Башкорт дәүләт медицина институтына юллана, теләге – офтальмолог булу. Әмма, язмыш кушуыдыр инде, дәвалау факультетына документларын тапшырып, имтиханнарны уңышлы үтеп, табиб һөнәрен үзләш­терә.
Хезмәт юлын туган ягында башлый. Яшь кенә килеш аны амбулатория дәваханәсе мөдире итеп тәгаенлиләр. Иң тынгысыз, авыр, әмма файдалы еллар итеп хәтерендә калдыра Ләлә Сәүбән кызы ул чорны. Табиб буларак, зур тәҗрибә туплый ул. Гаилә Калтасы районына күченгәч, Ләлә ханымга – рентгенолог, аннары фтизиатр һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итәләр. Һәрвакыт үз өстендә эшләгән, яңалык­ларга, белемгә омтылган ханым зур теләк белән яңа һөнәрне үзләштерә, фтизиатрлар арасында – зур уңыш, халык арасында хөрмәт казана. Бүгенге көндә Ләлә Сәүбән кызы Нефтекама шәһәрендә хезмәт сала. Үз тырышлыгын, белемен, тәҗрибәсен халыкны дәвалауга багышлый. Аның тормыш девизы: халыкка хезмәт итү. Үз девизына, максатына, хыялына, Гиппократ антына тугры булып яши ул.

Матур чир буламыни, диярсез. Туберкулез дигән чирне китереп чыгаручы Кох таякчыклары турында сүз бара.
– Микроскоптан караганда, шундый матур алар, ачык төстә, кешегә шулкадәр куркыныч белән янаучы таякчыклар дип уйламассың да, – ди Нефтекама туберкулезга каршы диспансер фтизиатры Ләлә Гарифуллина.
Ләлә Сәүбән кызы әлеге яман чир турында барысын да диярлек белә. Чөнки ул бүген шул өлкәдә уңышлы эшләүче табибларның берсе. Бүгенге әңгәмәбез дә кешелеккә озак еллар куркыныч белән янаган туберкулез авыруы һәм аны дәвалау турында.
– Ләлә Сәүбәновна, без “чахотка” дип атарга яраткан туберкулез чире үпкә авырулары арасында иң киң таралган­нарның берсе булып исәпләнә. Соңгы елларда коронавирус, барлык йогышлы чирләрне оныттырып, бөтен “данны” үзенә алды кебек. Туберкулез турында сүзләр азайды. Моны авыру кимүгә китте дип аңларга ярыймы?
– Кызганычка каршы, туберкулез беркая да китмәде, ул дөньяда яшен тизлеге белән таралуын дәвам итә: статистика күрсәтүенчә, ел саен Җир шарында 200 мең яңа авыру очрагы теркәлә. Шуңа да бу яман чир турында онытырга һич ярамый, чөнки ул ел саен меңәрләгән кешене алып китә. Безнең Нефтекама шәһәрендә арту күзәтелми, әмма саннар кимеде дип тә әйтеп булмый. Алар тотрыклы булып кала бирә.
– Әлеге авыруга элек-электән “социаль чир” дип карау кабул ителгән. Чөнки җәмгыятьтә киң тамыр җәйгән әлеге бәла авыр яшәгән, имин булмаган катлам арасында тарала дип исәп­ләнелә. Чыннан да ЮАР, Заир, Эфиопия, Индонезия, Бангладеш кебек туберкулез киң таралган илләр киңлегендә Русия дә телгә алына. Бу нәрсә белән бәйле?
– Кызганычка каршы, иректән мәхрүм ителгән кешеләр һәм бомжлар чиреннән туберкулез бүгенге көндә уртак авыруга әверелде. Элек чыннан да ул төрмәләрдә, начар тормыш алып баручылар арасында киң таралган иде. Бүгенге көндә бомжлар саны арту да, эшче мигрантларның күп булуы да ситуацияне үзгәртте. Мигрантлар медицина учреждениеләренә йөрми, шуңа да чир артканнан-арта бара, аның башкаларга йогу куркынычы да арта. 60-80нче елларда чыннан да авыруның сизелеп кимүенә ирешкән идек, әмма ул яңадан артты. Илдә ел саен уртача 25 мең кеше туберкулездан үлә, 100 мең кешегә 18 үлем очрагы туры килә. Европа илләрендә бу күрсәткеч өч тапкыр азрак.
– Димәк, туберкулезны кибет, автобус кебек җәмәгать урыннарында да эләктереп була?
– Әйе, моннан тыш, үбешкәндә, кешедән калган “төпчек”не тартканда авыруны эләктерергә була. Соңгы елларда кальян бер чир чыганагына әйләнде. Аны бит яшьләр тарта, һәм аларны имин булмаган гаиләләрдән димәс идем. Шунлыктан элек төрмәләрдә киң таралган чир бүген иректә дә җәмгыятьтә иркенләп тарала.
– Ә туберкулез йоктыруыңны белеп буламы?
– Кызганычка каршы, чир беренче мәлләрне үзен сиздерми, аны гадәти салкын тидерү белән бутарга була: температура күтәрелә, тирлисең, хәлсезлек – симптомнары шундый ук. Башка йогышлы авырулар белән чагыштырганда, туберкулез яшерен үтә, шуңа да аның таралу ихтималы зур.
– Ләлә Сәүбәновна, димәк, без авырудан берничек тә якланмаган булып чыгабыз?
– Профилактика беркайда да китмәде. Бала тудыру йортында ук сабыйга БЦЖ прививкасы ясыйлар. Моннан тыш, чирне ачыклар өчен ел саен Манту пробасы ясала. Ә инде өлкәннәр арасында чирне ачыклау өчен диспансерлау, медицина тик­шерүе үткәрелә. Шуңа да без өлкәннәрне ике елга бер тапкыр флюорография үтеп торырга чакырабыз. Бу үзегез өчен дә, гаиләгез өчен дә бик мөһим. Моннан тыш, начар гадәтләрне ташлау, сәламәт яшәү рәвеше, һәр чирне азагына кадәр дәвалау, шәхси гигиена таләпләре әллә ни катлаулы түгел, бары тик үзеңнең сәламәтлегеңә бармак аша карамаска өйрәнергә генә кирәк.
– Кайбер ата-аналар Манту ясарга каршы, аларга ни әйтерсез?
– Манту – аллергиягә тикшерү, йонга, мамыкка һәм башка аллергеннарга тикшерү кебек үк, аның бер зыяны да юк. Пробалар ярдәмендә инфекция­нең барлыгын-юклыгын белеп була, булган очракта вакытны сузмый, дәвалану билгеләнә.
– Туберкулезның “ачык төре” дигән куркыныч термин да бар...
– Әйе, чирнең латент һәм ачык төрләре бар. Беренче очракта ул чирле кеше өчен генә куркыныч, калганнарга зыяны юк, ә инде икенче очракта, әгәр дә вакытында дәваланмыйча, чир азса, ул ачык төргә әйләнә – монысы инде тирә-яктагыларга куркыныч. “Миндә бу чир беркайчан да булмаячак, миңа туберкулез кагылмаячак”, – дип уйлау дөрес түгел. Моның өчен сакланырга кирәк. Ә инде Кох таякчыкларына сез олигархмы, ярлымы – барыбер, ул һәркемне зарарларга сәләтле. Шулай ук туберкулез нәселдән килә дип уйлау дөрес түгел. Еш кына: “Безнең нәселдә чирлеләр юк, каян килеп чыккан?” – дип аптырыйлар. Чир нәселдән генә түгел, урамнан, кальян кафеларыннан, кибеттән, транспорттан да эләгергә мөмкин.
– Әгәр дә чир тисә, диспансерда гына дәвалап буламы яки өйдәме?
– Стационарда. Хәтта авыру йөткергәндә туберкулез таратмаса да, ул барыбер махсуслаштырылган учреждениедә дәваланырга тиеш. Чөнки ул комплекслы терапия ала: физио-, химиотерапия, дәвалау физкультурасы, саф һава, тиешле ашау.
– Ә чирне дәвалап бетерү мөмкинме?
– Әйе, фтизиатрга никадәр иртәрәк килсәгез, шулкадәр яхшырак. Иң мөһиме – вакытында башланган терапия.
– Ләлә Сәүбәновна, бездә туберкулез үпкәдә була, дип кабул ителгән. Ул башка органнарда да була аламы?
– Әйе, 95 процентта туберкулез үпкәне зарарлый, шулай ук бөердә, күздә, җенес органнарында булуы мөмкин. Шуңа да тагы бер кабатлап әйтәм: сакланырга кирәк!
– Медицина учреждениеләре кадрларга кытлык кичерә, сездә табиблар җитәме? Медперсонал белән хәлләр ничегрәк тора?
– Кызганычка каршы, җитмәүчәнлек безне дә урап үтми. Рентгенолог, фтизиатрлар – бүген яшьләр яратып сайлаган һөнәрләрдән түгел. Әмма безнең коллектив тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән табиблардан уңды. Луиза Әхмәт кызы Хамматова, Светлана Сабир кызы Мотина, Румия Фәйзи кызы Вәлиева фидакарь хезмәтләре белән озак еллар халык сәламәтлеге сагында тора. Шулай ук коллективка яшьләр килүе сөендерә, алар техник яктан грамоталы, алар белән эшләргә җиңел, Алия Кәбирова, Эльвина Сабитова, Алсу Якупова, Людмила Андреева – шундыйлардан.
– Һәр эштә һәркемнең остазы була. Сезне эшкә кем өйрәтте, ярдәм итте, кемне үзегезнең укытучыгыз дип саныйсыз?
– Минем укытучыларым – тәҗ­рибәле фтизиатр Анатолий Миксанович Никитин, шулай ук безнең филиал мөдире Ринара Рафаэловна Арслановага һәрдаим ярдәме өчен рәхмәтле мин. Шулай ук коллегабыз, амбулатор-туберкулез бүлеге мөдире Хәлфина Илүзә Денислам кызына нинди сорау белән тәүлекнең кайсы вакытында да эндәшеп була, беркайчан да ярдәмсез, киңәшсез калдырмый. Аңа да бик рәхмәтле мин.
– Ләлә Сәүбәновна, Сезгә әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Барлык гәзит укучылар исеменнән авыр эшегездә уңышлар телибез. Сәламәт булыгыз!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: