Тормыш бер урында гына тормый. Ә яңарышка ирешү өчен үзгәрешләр таләп ителә, алдына зур максатлар куйган халык кына алга бара. Бу җәһәттән Башкортстанны социаль-икътисади яктан үстерү
буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән яңа программа әзерләнү гаять зур максатлар куюы белән әһәмиятле. Белүебезчә, бу юнәлештә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2025 елга кадәр чорга исәпләнгән республика проекты тормышка ашырыла. Аның беренчел нәтиҗәләреннән күренүенчә, күпчелек тармакларда стратегик максатларга ирешелде, бу, иң беренче чиратта, халыкның тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруда анык чагылыш таба. Моңа исә төп мисал булып республика төбәкләрендәге социаль-икътисади үзгәрешләр тора. Соңгы биш елны исәпкә алганда, мәсәлән, Әлшәй районында сәнәгать өлкәсендә һәм аграр тармак җитештерүендә зур үзгәрешләр булып, аларның социаль үсешкә дә зур уңай йогынты ясавы күзәтелә. Шушы уңайдан Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафинга мөрәҗәгать иттек һәм төбәктә соңгы биш елда бу юнәлештә башкарылган анык эшләр турында сөйләвен үтендек.
– Дамир Радикович, республиканың Урал алды төбәгендәге Әлшәй районы әйдәүче тармаклар буенча алдынгы урыннар биләп, Башкорт-станда икътисади яктан тотрыклы, ягъни нык үсешкән санала. Җитештерелгән тулай продукция күләме буенча үткән елда республикада беренче урын яулавы да шуңа ачык мисал. Шуңа да әңгәмәне район икътисадыннан башлыйк әле.
– Әйе, икътисад – тормышның нигезе. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә нык үсеш алган Әлшәй районы икътисадында күренекле урынны агросәнәгать комплексы биләве табигый. Тармактагы Раевка шикәр заводы, Аксен һәм Раевка элеваторлары, Раевка ит комбинаты кебек куәтле оешмаларга соңгы чорда “Башкортстан бройлеры”, “Ашлык компаниясе”, “Урал ит компаниясе” кебек заманча аграр предприятиеләр өстәлде. Инвесторлар, капитал салу күләмен арттыру белән бергә, урыннарда халыкны эш урыннары белән тәэмин итүгә дә зур өлеш кертә. Салым түләүләре, башка керемнәр белән алар район бюджетын тулыландыра. Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтим – агымдагы елда район бюджетына барлык дәрәҗәдәге керемнәр күләме 1 миллиард сумнан артып китә. Сүз дә юк, хәзерге чорда урындагы бюджетның мөмкинлекләре чикле, ул тулысы белән дип әйтерлек эчке ихтыяҗ мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелә.
– Шул ук вакытта, төбәктәге социаль үзгәрешләрне дә күрми мөмкин түгел, атап әйткәндә, соңгы чорда, мәсәлән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа объектлар сафка басты. Бу максатларга акча каян бүленә?
– Төбәкләрнең социаль үсеше – ил дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә. Гомумән, һәр чорның үз мөмкинлеге бар. Русия Президенты башлангычы белән тормышка ашырылучы гомумдәүләт проектлары бик тә нәтиҗәле булды, чөнки акчалар үзәкләштерелгән тәртиптә бүленә. Тәүге мәлләрдә аларның шартлары шактый катлаулы тоелды, чөнки акча бирелү – бер, ә менә аларны үзләштергәндә, ягъни кулланганда җаваплылык та зур. Безнең районда федераль проектларга һәм төбәк программаларына керү өчен уңайлы шартлар тудырылды, шуңа да Башкортстан Башлыгына рәхмәтебез зур. Иң мөһиме – аларның нәтиҗәсе халыкка күренеп тора. Республика күләмендә максатлы, киң колачлы программалар гамәлгә куелу белән районыбызның социаль йөзе сизелерлек үзгәрде, авылларыбыз матурланды. Төрле дәрәҗәдәге проектларга нигезләнеп, биш ел эчендә генә дистәләрчә эре социаль объект сафка басты, алар арасыннан район үзәгендәге спорт объектларыннан “Лачын” хоккей сараен, “Виктория” бассейнын, Яңа Сәпәш авыл мәдәният йортын билгеләр идем. Гомумдәүләт проектлары һәм республика программалары кысаларында торак төзелешенә, җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә, юллар төзүгә һәм ремонтлауга гаять зур күләмдә акча юнәлтелде. Әлеге юнәлештә әйдәүче тармаклар булып сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләре тора. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтим: гомумдәүләт һәм республика программаларын тормышка ашыру киң җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый, ил һәм республика дәрәҗәсендәге хәстәрлек урындагы властька карата да ихтирамны арттыра.
– Максатлы бүленгән акчаларны нәтиҗәле файдалану, югалтуларга юл куймау шулай ук зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә Әлшәй районында бай тәҗрибә тупланган, шуңа да төбәк башкаларга үрнәк итеп куела. Моңа ничек ирешелә соң?
– Бу үзмаксат түгел, әлбәттә. Гомумән, социаль программалар аерым юнәлешне сайлап, биредә җыелган проблемаларны кыска вакыт аралыгында хәл итү мөмкинлеге белән аерылып тора. Проектларның һәркайсы әһәмиятле, әмма төбәк үзенчәлекләреннән чыгып караганда, алар арасында бездә өстенлекне сәламәтлек саклау өлкәсе алып тора. Бу мәсьәләгә игътибар элек тә бирелмәде түгел, атап әйткәндә, үзәк район дәваханәсенең матди базасы, биналар даими яңартыла, өстәмә рәвештә берничә яңа корпус төзелеп, хезмәтләндерү күләме артты. Әмма райүзәктән читтәге авылларда медицина ярдәме күрсәтүнең заман таләпләренә җавап бирмәвен дә билгеләргә кирәк, чөнки биредәге медпунктлар нык искергән иде. Аларны яңарту зарурлыгы көн тәртибенә чыкты. Аны хәл итүдә беренче ныклы адым 2020 елда ясалды, дип әйтер идем: бер үк көнне ике авылда – Казанкада һәм Таштүбәдә – яңа фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды. Бу игелекле эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарылды. Нәтиҗәдә халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты күпкә яхшырды. Нәрсәдә чагыла соң бу? Казанка авылы ФАПы ике авылны хезмәтләндерә, бу – 400дән артык кеше. Таштүбә медпунктында 200дән артык пациент теркәлгән. Заманча медицина объектлары санитар таләпләргә тулысынча җавап бирә, аларда яңа җиһазлар һәм корылмалар урнаштырылды, медицина кабинетлары эшли башлады. Моңардан халык бик канәгать. Кызганычка каршы, район биләмәләрендә кырыклап ФАП исәпләнә, әмма аларның барысы да хәзерге таләпләргә җавап бирми, чөнки җайлаштырылган биналарда урнашканнары да бар. Моны күздә тотып, аерым ФАПларны яңарту бурычы куелды. Максатка ирешүдә “Сәламәтлек саклау” программасына исәп тотабыз. Агымдагы елда бу юнәлештә янә бер адым ясалды: Кармыш авылында яңа ФАП эшли башлады. Моннан тыш, районда халыкка ярдәм күрсәтергә күчмә медицина пункты да бар, аны да максатлы программалар аша булдырдык.
– Төбәктә мәдәният объектларын яңарту буенча да максатлы эш алып барыла, шулардан кайсыларын билгеләп үтәргә була?
– Соңгы чорда мәдәни тормыш истәлекле вакыйгаларга бай булды. Яңартылган мәдәният йортларын тантаналы шартларда ачу халыкны аеруча күпләп җәлеп итә, ни өчен дигәндә, бу төбәктә яшәүчеләр өчен эшләнә бит. Яңа Сәпәш авылы мәдәният йортын файдалануга тапшыру тантанасына бөтен авыл халкы белән бергә бихисап кунаклар да җыелган иде. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа төс алган мәдәният йорты, чын мәгънәсендә, хәзер авылны бизәп тора. Биредәге күркәм үзгәрешләр яңа җиһазларда, сәхнә костюмнарында чагылыш тапты. Бер сүз белән әйткәндә, болар барысы да авылның үзешчән сәнгать осталарына яңа мөмкинлекләр ача. Ә менә Түбән Әврез мәдәният йортын яңарту максатлы проектның төбәк программасы кысаларында алып барылды. Бу уңайдан шуны да билгелисе килә: республикада социаль өлкәне яңартуны күздә тоткан дистәләрчә программа гамәлгә куелган, аларның мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану исә урындагы власть органнарына бәйле. Бу җәһәттән без тудырылган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышабыз.
– Район бюджетының 70 проценты мәгариф өлкәсенә юнәлтелә, бу юнәлештә соңгы чорда колачлы төзелешләр дә алып барыла. Әлшәйдә моңа ничек ирешелә?
– Быел Белем көнендә районыбызда берьюлы ике мәктәп файдалануга тапшырылды. Түбәнге Әврез мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелде, аны финанслау “Мәгариф челтәрен яңарту” федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылды. Монда инде исеме мәктәпкә бирелгән данлыклы якташыбыз, Русия Герое Рәфыйк Ихсановның ярдәме тоемлы булды. Район үзәгенең Яңавыл бистәсендәге 375 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп Русия һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыкларының берлектәге “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” федераль проекты буенча төзелде, финанслауда “Башнефть” компаниясе дә катнашты. Менә шул рәвешле, республика җитәкчелегенең актив катнашлыгы нәтиҗәсендә, уртак эшкә берничә ведомство җәлеп ителеп, Әлшәй төбәге мәгариф өлкәсендәге олы проблема хәл ителде. Район үзәгендә хәзер уку-укыту бер сменада алып барыла. Әмма иң мөһиме – алдагы елларда төбәктә яңа мәктәпләргә ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелде, дип әйтергә мөмкин. Монда инде укучыларны автобусларда йөртү дә күздә тотыла.
– Авылларны төзекләндерү буенча, көнкүрештә килеп туган кискен мәсьәләләрне хәл итүдә төбәктә янә нинди программалар кулланыла?
– Тоташ алганда, дөньядагы вәзгыятькә бәйле, тормыш катлаулана, икътисади-финанс мөмкинлекләр кысыла кебек. Теге яки бу тармакка акча бүленү дә азая, дип уйлыйбыз. Шуңа карамастан, социаль үзгә-решләр барыбер дәвам итә. Бу җәһәттән шундый сан китереп үтим. Быел районның социаль өлкәсенә, атап әйткәндә, төзекләндерүгә юнәлтелгән акчаларның 1 миллиард сумнан артуы фаразлана. Әлеге күрсәткеч былтыргыдан күбрәк. Моңардан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин – Хөкүмәтебез социаль мәсьәләләрне хәл итүгә иң җитди игътибар бирә. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы да – шуның анык чагылышы. Ул көнүзәк проблемаларны ачыклау һәм хәл итүдә иң нәтиҗәле алым булуын исбатлады. Ул безнең төбәктә 2016 елдан шактый уңышлы эшләп килә. Бу чорда программада район биләмәләреннән 63 проект катнашты, шулардан 23е җиңүче булып танылып, аларда җыелган акчалар күләме 18,6 миллион сум тәшкил итте. Үткән 2022 елда исә гомум бәясе 4,5 миллион сумлык 5 проект җиңеп чыкты. Әлеге акчалар исәбенә Әбдрәшит, Казанка, Кызыл, Нигъмәтулла, Трунтаиш авыл биләмәләрендә юллар һәм чишмә, мәктәп бинасы төзекләндерелде, зират рәшәткәләнде, Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл яңартылды. Тәүге карашка, эш күләме зур түгел, әмма авылларны төзекләндерүнең тынып торганы юк. Моны быелгы эш йомгаклары да раслый. Программага барлык 20 авыл биләмәсе дә керде, шулардан унысы җиңүче буларак танылды. Димәк, авылларны төзекләндерү дәвам ителә.
– Дамир Радикович, яшәү-көнкүреш шартлары буенча Әлшәй районы авыллары белән шәһәр арасында аерма әллә ни зур түгел, бу җәһәттән Раевка аеруча нык үсешкән санала. Шулай да, акча җитмәүчелек һәм башка сәбәпләр аркасында кул тимәгән өлкәләр дә бардыр. Социаль инфраструктурада шулардан кайсыларын билгеләр идегез?
– Бу җәһәттән Раевка авылын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне һәм җылыту челтәрләрен яңартуны күрсәтергә була. Әлеге ике көнүзәк мәсьәлә буенча элек тә шөгыльләнмәдек түгел, чөнки, атап әйткәндә, район үзәгендә су сыйфаты санитар таләпләргә җавап бирмәве күптән билгеле иде. Янә дә җылыту челтәрләре дә нык искерде. “Экология” гомумдәүләт проектының “Чиста су” программасы кысаларында Кармыш авылы янындагы сусаклагычтан Раевка авылына кадәр ике торбалы суүткәргеч корылды. Технология таләпләренә ярашлы, аның тоташ озынлыгы 12 чакрым тәшкил итә. Моннан тыш, эчәр суның йомшаклыгын тәэмин итү максатында, су чистарту корылмасы да төзелде. Хәзерге вакытта максатыбызга ирештек, дип ышанычлы әйтергә була. Җылыту челтәрләрен яңага алыштыруда – көнүзәк мәсьәлә. Халык белән киңәшләшеп, быел бу эшкә алындык. Раевка авылында җылыту челтәренең гомум озынлыгы 13 мең чакрымнан артыграк, шуларның 9 мең чакрымга якыны алыштырылды, эшләр тәмамлануга бара.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.