– Илнур Вилмерович, вазыйфага билгеләнүегезгә ике елдан чак кына артык вакыт үтте. Эшли башлагач та төбәк белән якыннан танышу максатында һәрбер авылда диярлек булып, халык белән очрашулар үткәрүегез, аннары республика Хөкүмәтенең тармак һәм ведомстволар җитәкчеләре, инвесторлар белән эшлекле бәйләнешләр булдырырга омтылышыгызны бүздәклеләр җылы кабул итте, чөнки эшчәнлектәге мондый алымнар – бүгенге чор таләбе. Яңа форматтагы аралашуларның анык нәтиҗәләре булдымы?
– Авыл хакимиятләре белешмәләре генә төбәктәге социаль-икътисади хәлне барлык тулылыгы белән чагылдыра алмый, аннары, төбәкләрдәге хәл дә еш үзгәреп торучан, халыкта ихтыяҗлар да артып тора. Кайдадыр юлларны тәртипкә китерергә кирәк, аерым урамнарда эчәр суга кытлык килеп туган, медицина хезмәте күрсәтүдә өзеклекләр бар. Менә шуңа да халык белән очрашулар эш стилемдә үзәк урынны били. Гражданнарны кабул итү кебек алымнар хәзер ныклы көйләнгән, мөрәҗәгатьләр дә заманча ысуллар белән безгә ирешеп тора. Монда иң мөһиме – күтәрелгән мәсьәлә буенча анык чишелеш табып, хакимият тарафыннан бирелгән вәгъдәләрне җиренә җиткереп үтәү.
Бүгенге вәзгыять шундый – социаль-икътисади үсешне югары дәрәҗәдә тәэмин итү өчен район бюджеты гына җиткелекле түгел, шуңа да дәүләт дәрәҗәсендәге проектлар һәм программалар гамәлгә куелды. Бу җәһәттән районнар хакимиятләре өчен төп таяныч булып хөкүмәт органнары санала, чөнки, белүебезчә, финанслар бүленү алар тарафыннан тормышка ашырыла. Инвесторларга килгәндә, хәзер аларны җәлеп итү өчен, чын мәгънәсендә, көрәш бара. Бу юнәлештә төрле алымнар куллану зарур. Алгы планда эшлекле бәйләнешләр урнаштыру тора, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүгә әзерлеге дә зур әһәмияткә ия.
– Хәзерге чорда Бүздәк төбәгендә нинди инвестиция проектлары тормышка ашырыла?
– Эреләрдән алар 11 исәпләнә. Шулардан Бүздәк теплица комплексы төзелеше – иң озайлысы, ул 2018 елда гамәлгә
куелган иде. Биш этап дәвамында төп җитештерү куәте булган яшелчә үстерелүче теплица комплексы сафка басты, салынган инвестиция күләме агымдагы елга 2,58 миллиард сум тәшкил итте, 200 эш урыны булдырылды. Теплица комплексының чираттагы куәтен төзү буенча техник документлар, төзелешне алып бару проекты әзерләнде. Яңа объектның җитештерү мәйданы 3,4 гектар тәшкил итә, өстәмә рәвештә 42 эш урыны булдыру көтелә.
“Пищепром” акционерлар җәмгыяте (Бүздәк консерва комбинаты) – районның иң эре предприятиесе, сәнәгать җитештерүенең 90 проценты аның өлешенә туры килә. Заманча предприятие республикада гына түгел, “Бүздәк” бренды белән Русиядә дә яхшы билгеле. Җитештерү куәтләрен арттыру максатында комбинатта җиһазларны яңарту буенча эш алып барыла. Инвестиция проекты 2018 елда ук гамәлгә куелды һәм аны тормышка ашыру 2028 елга кадәр исәпләнгән.
Каңлы-Төркәй авылы янындагы 385 гектарга исәпләнгән сугару системасы төзелеше 2022-23 елларга каралган. Инвестиция күләме 313 миллион сум тәшкил итә. Объектны файдалануга тапшыргач, 20 эш урыны булдырылачак.
– Районның агросәнәгать комплексында заманча үзгәрешләр ике ел элек үк башланган иде, сафка баскан объектлардан кайсыларын билгеләр идегез?
– “Нерал-Бүздәк” авыл хуҗалыгы предприятиесе нигезендә модельле агрохолдинг булдыру” инвестиция проекты тәүге нәтиҗәләрен бирде, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Биредә җитештерү куәтләренә инвестицияләр күләме 283 миллион сум тәшкил итте, гидромелиорация системасы, сыек ашламалар җитештерү комплексы файдалануга тапшырылды, 246 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алынды.
Гомумән, районның аграр тармагына сугару челтәрләре ныклап үтеп керә башлады. Бу бик вакытлы, дип исәплим, чөнки климат үзгәрүгә авыл эшчәннәре әзер булырга тиеш. Әлеге максатта “Авилат” агрокомплексы составындагы “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын үстерү” проекты кысаларында үткән елда гомум мәйданы 642 гектар тәшкил иткән сугару челтәре төзелеше башланды. Проект 2025 елга кадәр исәпләнгән, аның гомум бәясе – 578 миллион сум, 35 эш урыны барлыкка киләчәк.
– Инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә аграр тармакта КФХлар да зур активлык күрсәтә, алар арасында ябык грунтта яшелчә үстерүгә махсуслашканнары да бар. “Бүздәк” яшелчә комплексына көндәшләр барлыкка килү белән янамыймы бу?
– Юк, әлбәттә, ни өчен дигәндә, аларның тармакта һәркайсының үз юнәлеше билгеләнгән. Фермер Рәлиф Сәйфетдинов, мәсәлән, яшелчә үстерүдә өстенлекне интенсив технологияләргә бирмәкче, җитештерү мәйданы хәзерге чорда 1 гектар, аны 3,2 гектарга җиткерү күздә тотыла. Инвестицияләр күләме 225 миллион сумнан артык. Артур Ханнановның крестьян-фермер хуҗалыгында теплица мәйданы 2 гектар. Әлеге ике проектны 2025 елда тулысынча эшкә кушу күздә тотыла. Райондагы инвестиция проектлары болар белән генә чикләнми, алар арасында юл сервисын үстерү юнәлешендәгеләр, шулай ук сәүдә өлкәсе объектлары да бар.
– Район биләмәләрендә социаль өлкә объектлары төзелеше, җәмәгать урыннарын төзекләндерүнең киң колач алуы күзгә ташлана, моңа төбәктә яшәүчеләр белән бергә Бүздәккә килгән кунакларның да игътибар итүе куанычлы. Заманча бизәлеше белән район үзәге хәзер күршедәге шәһәр статусындагы төбәкләр дәрәҗәсенә чыкты, дип әйтергә була. Моңа ничек ирешелә?
– Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган гомумдәүләт проектлары гамәлгә куелу белән Бүздәк төбәгендә дә колачлы төзелешләр башлана. Шушы чорда сафка баскан физкультура-савыктыру үзәге, бассейнлы спорт комплексы, стадион, сәүдә-базар комплекслары һәм башка эре социаль объектлар – барысы да гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсе. Бу юнәлештә эш хәзер дә дәвам итә. Гомумән, төбәкләрнең социаль үсеше ил күләмендә бердәм тырышлык белән хәл ителә. Соңгы ике елда гына да гомумдәүләт проектлары һәм республика программалары кысаларында торак төзелешенә, җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә, юллар төзүгә һәм ремонтлауга күп акча юнәлтелде – моның күркәм нәтиҗәсен бүген күреп торабыз. Аеруча район үзәгендә төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде.
Шул ук вакытта авыллар да игътибар үзәгендә. Атап әйткәндә, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты һәм “Мәдәни мохит” республика программасы буенча Кәпәй-Кобау авылы мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Эш күләме шактый зур булды, җыеп әйткәндә, объект тулысынча яңартылды. Шуны да аерым билгеләр идем: төзелештә заманча материаллар кулланылды, объект яны биләмәләре дә төзекләндерелде. Хәзерге чорда мәдәният йортына яңа җиһазлар куела, шушы көннәрдә аны файдалануга тапшыруны планлаштырдык.
Әйтергә кирәк, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты һәм төбәк программалары кысаларында Сәвәдебаш авылы мәдәният йортының матди-техник базасы да яңартылды, Килем, Михайловка, Иске Актау авыллары мәдәният йортлары, Никольский һәм Рассвет авыл клублары яңа музыкаль аппаратура алды. Матди-техник базаны ныгыту юнәлешендә бер генә мәдәният учагы да онытылмый, мәсәлән, Батырша-Кобау, Иске Бүздәк клубларына яңа җиһазлар бүленде.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча да күләмле эшләр башкарылды, мәсәлән, “Заманча мәктәп” республика программасы кысаларында Хәким Гыйләҗев исемендәге Каңлы-Төркәй мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды. “Санлы мәгариф мохите” република программасы буенча Бүздәкнең 2нче мәктәбе бу юнәлештәге махсус җиһазлар алды. “Һәр баланың уңышы” программасына ярашлы, Иске Таулар мәктәбенең спорт залына ремонт үткәрелде. Гомумән, районның мәгариф өлкәсендә республикада гамәлгә куелган “Киләчәккә билет”, “Проектория”, “Киләчәк укытучысы” программалары буенча бихисап чара тормышка ашырыла.
– Төбәктә медицина объектларын яңарту, сәламәтлек саклау өлкәсен заманча технологияләргә нигезләнгән яңа җиһазлар белән тәэмин итү буенча максатлы эш башкарыла. Шулардан кайсыларын аерып билгеләр идегез?
– Агымдагы ел районның сәламәтлек саклау тармагында истәлекле вакыйга белән билгеләнде: берьюлы өч төбәктә – Уран, Сергеевка һәм Сәвәдебаш авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды. Әйтергә кирәк, мондый хәлнең районда булганы юк иде. Әйтүе генә ансат: шактый катлаулы бу объектлар бер ел эчендә төзелеп сафка басты. Бу “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бу җәһәттән, тоташ район халкы исеменнән Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.
“Уңайлы шәһәр мохите” проекты, “Башкортстан ихаталары” программасы да халык мәнфәгатьләренә юнәлтелүе белән зур абруй казанды, дип әйтер идем. Беренче проект барышында Бүздәк авылында 5 җәмәгать биләмәсе төзекләндерелде. Алар арасында район Мәдәният сарае янындагы биләмә иң күләмлесе булды. Биредә юл, тротуарлар яңартылды, мәйдан заманча өслек белән капланды, артобъектлар урнаштырылды, утыргычлар куелды, яктырту корылмалары яңартылды. Киләсе елда “Көньяк” бистәсендәге ял паркы да шул рәвешле яңартылачак.
– “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы аерым төбәкләрдәге көнүзәк проблемаларны бу авылда яшәүчеләр белән берлектә ачыклап, аларны тиз арада хәл итүдә иң нәтиҗәле алым булуын күптән раслады. Бүздәктә дә шулаймы?
– Бездә әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә, шушы чорда авыл биләмәләрендә тормыш-көнкүрештә дистәләрчә проблема хәл ителде – юллар ремонтланды, махсус техника сатып алынды, зиратлар төзекләндерелде. Агымдагы елда программа конкурсында 10 авыл биләмәсе җиңүче булып танылды, проектларның гомум бәясе 10,5 миллион сум тәшкил итә. Шунысы куанычлы: хәзерге чорга 6 проект тормышка ашырылды. Атап әйткәндә, Күзәй авылында зират төзекләндерелде, аның коймалары яңартылды, Сабай авыл биләмәсенең Тугай авылында суүткәргеч ремонтланды, Иске Таулар авылы паркы коймалап алынды һәм башкалар. Моннан тыш, Гафури авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган обелискка агымдагы ремонт ясалачак. Җыеп әйткәндә, программа проектларын тулысынча үтәү бурычы куелды.
– Бүздәктә якташлык рухы көчле, моны соңгы чорда ел саен үткәрелүче “Бәлешфест” милли ашлар бәйрәме дә раслап тора. Моңа өстәп, Бүздәк районы “Атайсал” проектында иң актив катнашучы төбәкләр исемлегенә керде. Проектның районда киләчәге өметлеме?
– Якташлык үрнәген безгә Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева күрсәтә, нәкъ менә аның башлангычы һәм тырышлыгы белән “Бәлешфест” Бүздәк бренды дәрәҗәсенә күтәрелде дә инде. Ә “Атайсал”да бүздәклеләр 2021 елның языннан бирле катнашып килә. Бу юнәлештә 429 проект теркәлгән, шуларның 423е гамәлгә ашырылды. “Атайсал”да нәсел тамырлары Бүздәккә тоташкан 130 якташ катнаша, алар тарафыннан игелекле эшләргә 25 миллион сумнан артыграк акча бүленгән. “Атайсал” аша күп кенә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә ирешелде, атап әйткәндә, чишмәләр һәм коелар чистартылды, сугыш яугирләре истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар яңартылды, балалар һәм спорт мәйданчыклары эшләнде, мәчетләр төзелде, зиратлар төзекләндерелде.
СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә гуманитар һәм матди ярдәм күрсәтү – изге бурычыбыз. Бу җәһәттән, “Атайсал”да катнашучылар белән беррәттән, районда яшәүчеләр дә активлык күрсәтә. Махсус хәрби хәрәкәтләрдәге яугир-якташларга гуманитар ярдәм рәвешендә 6 автомобиль, күп санда техник җиһазлар, төзелеш материаллары, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек озатылды. Бу игелекле гамәлләр киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанам.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.
Автор фотосы.