+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
12 декабрь 2023, 17:32

“Бергә булганда без көчле!”

Сүз – Краснокама районы хакимияте башлыгы Алексей Горбачевка.

“Бергә булганда без көчле!”
“Бергә булганда без көчле!”

Алексей Горбачев 2021 елда республика күләмендә “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” дип танылды. Ә шушы елның март аеннан ул Краснокама районын җитәкләде. Муниципаль эшне яхшы белергә аңа озак еллар төрле җаваплы вазыйфаларда эшләве ярдәм иткәндер: ул яшьләр эшләре буенча комитет белгече, мәктәп директоры, хакимиятнең мәгълүмат-аналитика секторы җитәкчесе, мәгариф бүлеге мөдире, район Советы секретаре вазыйфаларын башкарып, авыл биләмәләре һәм депутатлар корпусы белән тыгыз эшләде – гомер буе туган районына хезмәт итте. Менә шундый “багаж” белән килде ул район хакимияте башлыгы кәнәфиенә. Эшләргә зур теләк, максатлар, алдына куйган зур бурычлар һәм анык планнар белән килде.

“Кызыл таң” кунагы сыйфатында Краснокама районы хакимияте башлыгы Алексей Горбачев район, аның социаль-икътисади күрсәткечләре, башкарылган эшләр, алга планнар турында уртаклашты. Шуны да әйтик, Алексей Горбачев – сөйләшү өчен һәрвакыт ачык, киңкырлы, тирән белемле шәхес.

Бурыч, план һәм системалылык

– Безнең бурыч – районны республикада иң яхшы­ларның берсе итү. Якташларыбызга мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу мөмкинлеге бирү. Минем эш принципларым – ачыклык, намус, дисциплина.

Әлбәттә, моңа ирешү юлы да күптәннән уйланылган һәм хәл ителгән. Иң мөһиме – план һәм системалылык. Мин үз эшемне район һәм авыл биләмәләре хакимият­ләренең планлы эшләү системасын булдырып, дисциплинаны ныгытып, еллар буе җыелып килгән проблемаларны хәл итү юлларын эзләүдән башладым. Без – совет чорындагы мәгариф системасының иң яхшы тради­цияләрендә тәрбияләнгән кешеләр. Балачактан ук безне һәр эштә план булырга тиеш, дип өйрәттеләр. Беренче көннәрдән үк идарә эшен аерым карарлардан анык планнарга күчердем. Планнар, якташ-краснокамалы­ларның теләкләреннән чыгып, шулай ук республика һәм федераль властьларның таләпләрен исәпкә алып төзелә.

Яңа вазыйфада
Яңа вазыйфа, иң беренче чиратта, җаваплылык өстәде, ул күп тапкырларга артты. Аннан соң бу вазыйфа халыкны борчыган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен мөмкинлекләр бирә. Ә алар юк түгел, хәтта күп дип әйтер идем, бары тик җиң сызганып эшләргә генә кирәк.

Юнәлеш – үсешкә
Район башлыгы итеп тәгаенләнгәннең беренче көннәреннән үк мин эш сәфәре белән авыл биләмәләре буйлап йөри башладым. Хәтта кечкенә авылларда да булдым, халык белән аралаштым, старосталар, авыл Советлары депутатлары, ветераннар, җәмәгать лидерлары һәм дин әһелләре белән очраштык. Авылларны һәм аларның проблемаларын мин элекке эш вазыйфаларым буенча да яхшы белә идем, әмма мондый очрашулар безнең өчен генә дә түгел, халык өчен дә бик кирәк. Аралашулар нәтиҗәсендә, халыкны борчыган проб­лемаларны кертеп, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән һәр авыл биләмәсенең үсеш планын төзедек, ә инде алардан чыгып, районның комплекслы үсеш планы төзелде, җаваплы кешеләр билгеләнде, сроклар куелды, хәл итү юллары һәм акча бүлү мөмкинлекләре ачыкланды. Шуны әйтергә кирәк, билгеләнгән эшләрнең күбесе үтәлеп килә. Район көче белән генә хәл итә алмаган җитди мәсьәләләр дә бар, алар буенча югары власть органнары белән үзара актив эш алып барыла.

Өстенлекләр
Бүгенге көндә нәрсәгә өстенлек бирергә, тәү башлап нинди эшләрне аткарырга – бу сорауларга җавапны да нәкъ шундый очрашулар вакытында аласың. Халык белән аралашу – иң яхшы нәтиҗә бирүче чара, минемчә.

Бүгенге көндә үзебез өчен билгеләгән өстен­лекләрнең янә берсе – республика һәм федераль власть органнары белән үзара бәй­ләнешне яхшырту. Башлык, урынбасарлар, авыл биләмәләре җитәкчеләре бер команда булып, барлык максатлы программалардан хәбәрдар торып, республика һәм федераль органнарның барлык финанслау мөмкин­лекләреннән дә файдалану мөһим. Хөкүмәт бик күп мөмкинлекләр бирә, бик күп программалар эшли, бары тик урыннарда эш дип янган кешеләрнең булуы кирәк тә, программаларда катнашу кирәк. Әйтик, 2022-26 елларда гамәлдә булган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында белем бирү учрежде­ниеләренә капиталь ремонт ясау федераль программасы зур мөмкин­лекләр бирә, аның ярдәмендә Арлан интернат-мәктәбен ремонтладык, максатыбыз – тагын берничә мәктәпне программага кертү. Шулай ук балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча эшне активлаштырдык, барысы да яхшы килеп чыкса, алдагы елларда программага 10 балалар бакчасын ремонтлауны кертә­чәкбез, дип ышанабыз.

Башкарылган эшләр
Уңай нәтиҗәләр бар, әлбәттә. Мәсәлән, безнең район дәүләт комитеты линиясе буенча яшьләр сәясәте юнәлешендә грантлар конкурсында беренче урын алды. Нәтиҗәдә, Яшьләр сарае бинасына капиталь ремонт ясаячакбыз һәм 30 миллион сумлык заманча җиһазлар сатып алачакбыз.

Безнең якта нефтьчеләр күп эшли, шуңа күрә җитди проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап аларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе җитәкчелеге, юлларны ремонтлау яисә гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү булсынмы, һәрвакыт район проблемаларын хәл итүдә булыша. Алга таба да шулай килешеп эшләрбез дип уйлыйм. Агымдагы елда безнең дүрт объект Социаль программалар фондына кертелде. Алар – кичектергесез капиталь ремонт таләп итүче бик җитди һәм мөһим объектлар Яңа Бура авыл мәдәният йорты бинасының су тәэминаты системасы, беренче һәм икенче катта җылылык системасына ремонт, тәрәзәләрне алыштыру; Николо-Березовка район Мәдәният йортының җылылык, вентиляция, су, электр тәэминаты, су түгү системалары; Арлан һәм Можары авылларында су тәэминаты системасы; Николо-Березовка авылында канализация насос станциясен яңарту. Нефтьчеләргә рәхмәт, бу эшләр 2024 елга билгеләнгән иде, очрашулардан соң, быел ук 50 миллион сумга ремонт ясарга карар ителде. Билгеле ки, сорамасаң, йөрмәсәң, көтеп кенә утырсаң, бу проблемаларны хәл итү еллар буена сузылырга мөмкин.

Юлларны ремонтлау мәсьәләсе дә көнүзәк санала. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз эшли башладык. Җәйге чорда 2000 квадрат метрдан артык юлга ремонт ясалды, 2,5 километр юлга асфальт салынды. Николо-Берёзовканы шәһәр белән тоташтырган 4,3 километр озынлыктагы велосипед юлын төзү тәмамланды. 23 километр юлга вакташ салынды. Бу эшләр республика һәм урындагы бюджет акчасына башкарылды. Быелга шулай ук Редькино авылының Үзәк урамына асфальт сала башлау планлаштырылды. Әйтүемчә, күрсәткеч­ләр начар түгел, әмма эшләр болар белән генә тәмамланмаячак, тагын да күбрәк эшләргә тырышачакбыз.

Коммуналь тармак
Мөһим эш юнәлешләренең берсе – Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә эшләү. Шуның нәтиҗәсендә авыл биләмәләрендә мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм җәмәгать үзәкләрен газ белән җылытуга күчерәбез. Якын киләчәктә Яңа Нугайда суүткәргеч тезелешен тәмамларга һәм Саклау авылында су тәэминаты системасын капиталь ремонтлауны планлаштырабыз. Шулай ук республика белән берлектә Чеверёв урамын төзекләндерү буенча мәсьәләне хәл итәчәкбез, район үзәгенең тарихи өлешендә яңа арт-объектлар урнаштыруны планга керттек.

Авыл хуҗалыгы
Безнең район өчен авыл хуҗалыгы беренче чиратта тора, район гербына да башаклар төшерелгән, бу да авыл хуҗалыгының әһәмиятле булуын искәртеп тора. Аны үстерүгә бездә зур өстенлек бирелә. Авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча үзләренең проектларын тәкъдим иткән эшкуарларның булуы сөенечле. Үз чиратыбызда, без Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән эшне җайга салдык, аның ярдәмендә республикада гына түгел, Русиядә дә иң зур проектларның берсен төзедек. Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2023) Краснокама районы өчен бик әһәмиятле булды: форумда безнең районда 1200 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү проектына кул куелды. Инвестпроектны тормышка ашырганнан соң, “Прикамье” компаниясе 2025 елга елына 12,6 мең тонна сөт һәм 210 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерергә планлаштыра, шулай ук 51 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Инвестицияләрне җәлеп итә белү, моның өстендә эшләү бик мөһим.

Уңышлар байтак, әйтик, яңарак кына Хаҗи сөт заводы үзенең товар җитештерү линиясен киңәйтте, яңа куәтләргә чыкты. Фермерларыбыз яхшы уңышларга ирешеп килә. Әлеге көндә барыбыз өчен дә кышлату чорын уңышлы үтү мөһим.

Социаль өлкә
Социаль өлкәгә аерым игътибар бирелә, чөнки, билгеле булуынча, моңа халыкның яшәү сыйфаты бәйләнгән. Пенсия, пособиеләрдән алып, сәламәтлек саклауны, мәдәниятне, ял итү өлкәсен, спортны үстерү һәм аларга булышлык итү – уртак эшебез.

Бу юнәлештә бик зур эш алып барыла. Балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышларыбыз да җитәрлек. Аналар көнендә районнан ике ана “Союз женских сил” җәмәгать оешмасының “Герой-ана” медаленә лаек булды. Мәскәүгә барып кайттылар. Әтиләребез дә игътибардан читтә калмый, дүрт ир-егетебез “Отцовская доблесть” медаленә лаек булды. ГТО буенча эш кайный, безнең район бу юнәлештә республикада – беренче, әле менә “Мәгарифтә үсеш!” проектын тормышка ашыру буенча Николо-Березовка мәктәбендә теш дәвалау кабинеты ачтык, Арлан мәктәбенә Дмитрий Шәяхмәтов истәлегенә “Герой партасы” ачу буенча тантаналы чара үтте, вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Саузбаш мәктәбенә автобус кайтты, спортчыларыбыз Казанда үткән “Төсле билбаулар фестивале”ндә катнашып, беренчелекне яулады, Никольск авыл мәдәният йортының “Яндар памаш” фестивале халыкара балалар иҗаты фестивалендә катнашып, Гран-при яулады, наркотикларга каршы эш буенча республикада беренче өчлеккә кердек, яшь спортчыбыз Дмитрий Селянин штанга күтәрү буенча Русия рекорды куйды, пенсионерлар спартакиадасы үтә, көмеш волонтерларыбыз Мәскәүдә форумда йөреп кайтты. Кыскасы, һәр көн яңалыктан башлана. Бу җиңүләр, уңышлар булсын өчен көне-төне эшләргә, табарга, булдырырга кирәк. Моны һәр җитәкче яхшы аңлый.

Спорт
Спорт күрсәткечләренә тукталгач, бу турыда аерым әйтеп үтми булмый. Краснокама – Башкортстанда иң спорт сөюче район. Бүген безнең спорт клублары “Спартак” спорт җәмгыятенә берләшкән. “Спартак” җәмгыя­тенең Бөтенрусия съездында да без иң яхшылар дип табылдык. Кыскасы, без балаларны кече яшьтән спортта тәрбия­либез, нәтиҗә буларак, алар районны спорт җиңүләре данына күмә. Без инде дистә еллар дәвамында республикада “Авыл спорт уеннары” буенча беренчелекне бирмибез. Краснокама, шулай ук, “Яшьлек-төбәк” программасында җиңүче булды. Билгеле, бу өлкәдә эшләр тынып тормый, балалар мәйдан­чыклары урнаштырабыз, Яңа Каенлыкта заманча стадион ачтык, ул авыл балалары өчен генә түгел, барлык авыл халкы зур бүләк булды. Өлкән буын өчен дә күптөрле программалар эшли – “Башкортстанда озын гомерлелек”, “Өлкән буын” һәм башкалар. Безнең өлкәннәр тормышка зарланып ятмый, ә йөзү, җиңел атлетика, шахмат-шашка, ату, волейбол буенча ярышларга йөри, тормыш кайнап тора.

Атайсал
Районда “Атайсал” проектын тормышка ашыру бик актив алып барыла. Бу күрсәт­кечләр буенча район республикада иң алдынгы өч муниципалитет рәтендә, актив якташлар көче белән бүгенге көнгә 1918 проект тормышка ашырылган.

Шулай ук бу эштәге өстенлекләрнең берсе – якташларның потенциалын активлаштыру. Районның якташлык җәмгыятенә безнең үтенеч буенча республикада билгеле булган абруйлы кеше – Яңа Нугай авылыннан чыккан, Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалыгының элекке министры Гемань Әсәдуллин җи­тәкчелек итә. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан аның туган авылы – Яңа Нугайда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, сугыш балалары, интернациональ сугышчылар һәм локаль конфликтларда катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды. Анда Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Фән, мәгариф, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Марат Әхмәдинуров белән берлектә Гемань Әсадуллин да катнашты.
Моннан тыш, “Атайсал” проектын тормышка ашыру барышында авыл Советлары башлыклары белән бергә эшкуарлыкны үстерү буенча яңа проект төзелде, шулай ук үзләренең бизнесын Краснокама районында теркәү үтенече белән якташ-эшкуарларга хатлар әзерләнде.

Тагын бер яңа проект – халык һәм ветераннар көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә актив кушылсын өчен һәр авыл биләмәсендә урындагы үзидарәне үстерү буенча совет төзү. Бирегә актив кешеләр, эшчеләр, ветераннар керә, бу башлангычның да нәтиҗәсе булыр, дип ышанам.

Грантлар
Бүгенге заманда грантлар белән файдаланмау, аларда катнашмау – эшлексезлек, эшләгән кешегә бирелгән зур мөмкинлек ул – грантлар. Халыкның грантлар конкурсларында активрак катнашу мөмкинлеге барлыкка килсен өчен һәр авыл Советында коммерцияле булмаган оешмалар төзи башладык.

Грантлар оту буенча районның тәҗрибәсе зур. Николо-Березовканың тарихи урынын төзекләндерүгә кагылышлы Кече шәһәрләрне һәм тарихи биләмә­ләрне төзекләндерү буенча Русия бәйгесендә “Возвращение домой” дигән проектны тормышка ашыру өчен район зур суммага грант отты.

Зур һәм зур булмаган суммаларга төрле юнәлешләрдә грантлар отып, эшләр тормышка ашырылып килә. Менә әле яңарак кына Куян мәктәбенең физкультура укытучысы Илүзә Габдрахманова үзенең “Греби-табань” дигән проекты белән катамараннар һәм кирәкле экипировка алу өчен 450 мең сум грант отты.

Шулай ук 2016 елдан тормышка ашырылган “Вести в каждый дом” уникаль проекты да игътибарга лаек, менә инде җиде ел дәвамында мәктәпләр гәзит чыгара һәм ул авылның һәр йортына таратыла. Узган ел бу проект “Бердәм Русия” партиясенең грантына лаек булды.

Шулай ук грантлар эшен җанландырып җибәрү максатыннан, район хакимияте башлыгы гранты да игълан ителә, анда катнашырга, үз көчен сынап карарга теләүчеләр күп.

“Эшлекле гамәлләр”
Районда шулай ук торак пунктларын төзекләндерү буенча күп эшләнелә, ел саен “Эшлекле гамәлләр” проекты буенча һәйкәлләр, обелисклар, чишмәләр ачабыз. Киңәйтелгән туристик маршрутлар төзү бурычы куелды. Үзләренең тәкъдимнәре белән һәркем авыл биләмәсе башлыкларына яисә районның тормыш эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Туган як шәхесләре
Безнең төбәк, чыннан да, бик матур, бай тарихлы. Ике генә кеше яшәгән Уртавылны да, алты меңнән артык халкы булган Николо-Березовканы да үз эченә ала ул. Авылларның матур тарихы, үзенчәлеге бар. Районнан бик күп билгеле шәхесләр чыккан: Иске Янъ­егеттән – Гамир Насрый, Шушнур авылыннан – республикада билгеле скульптор Хәниф Хәбибрахманов, Енактай авылыннан – танылган журналист һәм язучы Александр Юзыкайн, Николо-Березовкадан – билгеле хәрби авиация техникасы конструкторы Валентин Ватолин. Үзенчәлекле табигате, тату, бердәм гаилә булып яшәгән төрле милләт кешеләрен берләштергән уникаль район ул безнең Краснокама.

Яшьләр – безнең киләчәк
Әлеге вакытта безнең хакимият командасында тәҗрибәле белгечләр дә, яшьләр дә эшли. Һәм бу дөрес тә: өлкәннәрнең тәҗрибәсе һәм яшьләрнең энергиясе яхшы нәтиҗәләр бирә.
Яшьләрнең укуын тәмамлап эшкә кайтуы сөендерә. Соңгы елларда мәгариф бүлегенә, медицина өлкәсенә кайтучы яшьләр саны артты. Быел, мәсәлән, районнан авыл җиренә – Николо-Березовка, Куян, Яңа Кабан мәк­тәпләренә эшкә кайтучы дүрт педагог республика Башлыгы грантына ия булды.

Яшьләр – безнең киләчәгебез, алар турында һич онытырга ярамый, юнәлеш бирергә генә кирәк, һәм алар кызыклы проектларын үзләре тәкъдим итәчәк, тормышка ашырачак. Эшне тагын да җанландыру өчен барлык социаль учреждениеләр – мәдәният, яшьләр, мәгариф, гаилә хезмәте – бердәм, комплекслы эш планы төзедек, бу исә бүлекләрнең үзара килешеп эшләвен яхшыртачак, һәрберсе өчен зур уңай нәтиҗә бирәчәк. Тагын нәрсә? Районга килгән яшь белгечләргә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Студентлар белән даими очрашулар үткәрәбез.

Ватанпәрвәрлек
Районда патриотик тәрбиягә зур урын бирелә. Республиканың Мәгариф министрлыгы тарафыннан бу инде бер генә тапкыр билгеләп үтелмәде: бездә иң яхшы гражданлык-патриотик тәрбия технологиясе булдырылган. Быелгы уку елында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйле чаралар күп булачак. Гомумән, буыннарны бәйләүче даталарга игътибарны арттырырга кирәк. Шул исәптән, укучыларга махсус хәрби операциянең сәбәпләре һәм барышы турында күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк, дип саныйм.

2012-13 елларда районда Владимир Мединскийның “Cугыш турында дөреслек” китабы буенча проектны бик уңышлы тормышка ашырдык. Бу проект төбәкара дәрәҗәгә чыкты. Стратегик тикшеренүләр институты безнең эшләнмәләр нигезендә Луганск һәм Донецк республикалары белән берлектә шуңа охшаш проектны – хәзер инде махсус хәрби операция буенча – гамәлгә ашырды. Шул проектта катнашучылар делегациясе хәтта безнең районга килде.

Хәрби хәрәкәтләр зонасына даими рәвештә ярдәм җибәреп торабыз. Яугирләребез белән көн саен элемтәдәбез, ихтыяҗ барлыкка килү белән чираттагы гуманитар конвойны озатабыз, яугирләрнең бер генә үтенече дә игътибардан читтә калмый. Ә алар төрле: гаиләләренә ярдәм итү булсынмы, утын белән тәэмин итүме, уку йортларына керүме – бу эшләргә авыл Советлары да, район хакимияте дә, җәмәгатьчеләр дә җәлеп ителә. Әле күптән түгел район дәваханәсе махсус операция барган территориягә егетләребезгә ярдәмгә “КамАЗ” һәм “УАЗ” машиналары җибәрде.

“Башкортостан” полкы составында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батальоны төзелде, һәм анда безнең Краснокама егетләре дә хезмәт итә. Офицер якташыбыз соравы буенча планшет һәм башка кирәк-ярак сатып алынды һәм аларны хәрби комиссариат аша хезмәт әзерлеге барган Самарага җибәрдек. Без аларның нинди мөһим эш башкаруын яхшы аңлыйбыз һәм аларга мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә тырышабыз.

Нәтиҗәләр
Ел ахырына якынлаша, әле аның буенча йомгаклар ясалыр, алга планнар билгеләнер. Әлегә барыбызда да бер генә теләк: илләр тыныч, тормышыбыз җитеш, уңайлы булсын. Шуның өчен без районга һәм халыкка хезмәт итәбез.

Бу вазыйфага тәгаенләнгәндә миннән чит ил паспортын сорадылар. “Минем андый паспорт юк, чит илгә йөргәнем булмады, мин туган якны яратам!” – диюем бераз аптыраткандыр. Ә минем чыннан да чит илгә чыгу теләге беркайчан да булмады, миңа үзебездә бик рәхәт, буш вакытымны Русиянең төрле почмакларында, Башкортстанда, үземнең яраткан Краснокамада үткәрер идем. Чит ил халкы үзе килеп безнең тормышны кызыгып карасын өчен тырышырга кирәк.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА язып алды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: