+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
5 гыйнвар , 14:25

“Бәйрәмне 30 декабрьдә каршыладык...”

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Сәвия Сираева кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Аның бүгенге күркәм юбилее уңаеннан, барыбыз да бергә котлап, зурлап, үзен тыңлап узыйк әле.

“Бәйрәмне 30 декабрьдә каршыладык...”
“Бәйрәмне 30 декабрьдә каршыладык...”

— Кайчандыр нәкъ 31 декабрьдә республика телевиде­ниесендә туры эфирда бәйрәм программасына төшә идек. Иртәнге якка гына өйгә кайтып керәсең, балалар инде йоклаган була... Әмма бәйрәм тантанасы икенче көнне дә дәвам итә.

 

Хәзер еш кына, Яңа ел рухын сизми дә калдык, диючеләрне ишетәсең. Ничек инде?! Ул рухны колач җәеп каршы алмыйча, аны һәр күзәнәгең белән тоймыйча ничек яшәргә?

Берзаман Яңа елны ирем белән икәү генә каршыларга булдык. Табын әзерләдек, чыршы бизәдек. Унике якынлаша, балалар шалтыратмый. Гаҗәп! Үзебез шалтыратабыз, котлыйбыз, йокылы тавыш белән генә җавап бирәләр, үзләре дә, котлап, трубканы тизрәк кую ягын карыйлар. “Картаябыз, әллә кадер китә...” — дибез. Урам тып-тыныч, петарда тавышлары да юк, халык та йөрми.

“Яшьләр дәртле түгел хәзер, менә без булсакмы?!” — дибез.
Унике туларга берничә минут калгач, телевизорны кабызабыз – Президент котлавын тыңлыйсы бар... Әтекәчкәем-инәкәчкәем, ул да сөйләми! “Бетте, ил көрчеккә килеп терәлде”, — дип уфтанабыз. Шулай күңелсез генә каршы алдык та Яңа елны. Мичтә пешерелгән бөтен каз да, шампан шәрабы да күтәрмәде күңелне — ятып йокладык.

Иртән торуыбызга телефон ярылырдай булып шалтырый – кемнәр генә котламый! “Бүген безгә килегез!” – ди берсе. Икенчесе: “Көтегез, сезгә киләбез! – ди... Ни булган бу халыкка?! Халыкка берни дә булмаган, без Яңа елны 30 декабрьдә каршы алганбыз!

...Бу хәлләр инде күптән булган. Ә бүген яраткан актрисабыз 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгели. Без аны чын күңелдән тәбриклибез, сәламәтлек, иҗат ялкыны телибез!

“Бәйрәмне 30 декабрьдә каршыладык...”
“Бәйрәмне 30 декабрьдә каршыладык...”
“Бәйрәмне 30 декабрьдә каршыладык...”
“Бәйрәмне 30 декабрьдә каршыладык...”
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: