+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Укып аны кем дә яза, укымыйча язып кара!..”

“Стәрлебаш чишмәләре” гәзитендә күп еллар дәвамында намуслы хезмәт салучы Фаягөл Йосыпова шулай ди.

“Укып аны кем дә яза, укымыйча язып кара!..”
“Укып аны кем дә яза, укымыйча язып кара!..”
Үз эшеңне яратканда гына уңышка ирешә аласың, диләр халыкта. Шушы әйтемнең хаклыгын тормыш һәрвакыт раслап тора. Үз һөнәрен, эшен яратучы кеше, чыннан да, үрләр артыннан үрләр яулый. Шундыйларның берсе – бүгенге кунагыбыз Фаягөл Мәхмүт кызы Йосыпова.

– Фаягөл ханым, мин Сезне озак еллар район гәзитендә эшләүче журналист буларак беләм. Шундый тәҗрибә туплаганчы Сезгә шактый юл үтәргә туры килгәндер?
 
– Тумышым белән Стәрлебаш районының Хәлекәй авылыннан мин. Монда һәр икенче кеше шагыйрь яисә язучы дисәм дә, ялган булмас. Алар – Фәйзи Гомәров, Равил Шаммас, Наилә Гыйззәтуллина, Фаил Вахитов, Лилия Кәримова (бертуган апам) һәм башкалар. Шагыйрьләр төяге диләр Хәлекәйне. Шушында 9 сыйныфны тәмамлап, күрше Әмир авылында җылы көннәрдә – җәяү йөреп, кыш көннәрендә мәктәп интернатында торып, урта белем алдым. Хәлекәй мәктәбе татар мәктәбе иде, безнең районда 90нчы елларда ике мәктәптә (хәтерем ялгышмаса, икенчесе Ибрай авылында иде) барлык фәннәрне татар телендә укыттылар. Мин бигрәк тә туган тел дәресләрен ярата идем. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Әнүр кызы Галиева сең­дереп укытты. Хәлекәй укучылары татар теле буенча олимпиадада әллә ничә ел рәттән район буенча гел беренче урыннарны алды. Минем үземә дә 9 сыйныфта беренчелекне алып, республика күләмендә үткәрелгәнендә катнашырга туры килде. Әмир урта мәктәбендә үз эшенең остасы Роза Әбдрәхим кызы Рәхимова татар теле һәм әдәбиятына булган сөюемне көчәйтте генә.

Кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым. Мәктәпне яхшы билге­ләренә генә тәмамлап, документларны Стәрлетамак педагогия институтына бирдем. Әмма керә алмадым, балл җитмәде. Бер ел тегүче һөнәренә укып чыгып, Башкорт дәүләт универси­тетының журналистика факультетына юлландым. Ул вакытларда берничә шигырем, язмаларым район гәзитендә басылып чыккан иде инде. Уфада да укырга язмады. Кайтып эшкә урнаштым да читтән торып Стәрлетамакта техникум бетердем (юрист һөнәрен алып чыктым), һөнәрем буенча беркайчан да эшләмәдем. “Бу бичараның дипломы да юк”, дип әйтмәсеннәр өчен генә укыдым инде...

5 яшемдә әтисез калдым, аны хәтерләмим дә инде. Әнием 42 яшендә тол калып, безне, биш баланы, тәрбияләп үстерде. Әйтүе генә җиңел. Авылда яшәдек. Утыны, печәне, саламы кирәк иде. Әни гомер буе дуңгыз фермасында эшләде, пенсиягә чыккач та колхоз эшеннән кайтып кермәде. Кирәк бит! Малын асрарга, йорт-кураны карарга кирәк. Безнең абзарда сабы сынган сәнәк юк иде, болдыр янында гел шилек себеркесе торды, алачык (җәйге кухня) яздан ук сылап, агартылырга тиеш иде. Бер дә тик тормады әни, без аның көндез йоклаганын күрмәдек. Малларны карап керә дә, җәһәт кенә шәл бәйләргә утыра. Эшкә өйрәнеп үстек, Ходайга шөкер.

Әниемне Бөек кеше, дип саныйм, безнең өчен ул – иң-иңе! Әлеге вакытта 20 елдан артык район үзәгендә яши, үзебезгә якынрак булсын, дип, авылдан алып килдек. Биш баласы да янында, барыбыз да Стәрлебашта яшибез. Беребез дә озын акча эзләп, читкә чыгып китмәде, туган жиребездә, туган районыбызга хезмәт итәбез, түрәләр булмасак та, гади укытучы, тәрбияче һәм башка кирәк һөнәр ияләре булып эшлибез. “Кеше арасында ким-хур түгелсез, Аллаһка шөкер”, дип куана әни. Әлеге көнне, Әлхәмдүлилләһ, 82 яшьтә булуга карамастан, гөрләтеп дөнья көтә, мунчасын ягып, безне мунчага дәшә, кош-кортын да үстерә, май аенда теплицасында кыярларын да өлгертә. Исең китәрлек!

– Мин Сезне көчле хатын-кыз буларак беләм. Бүген Сез, әни­егез кебек, берүзегез өч улыгызны аякка бастырасыз. Гаи­ләгез турында да сөйләп узыгыз әле?

– Үземнең гаиләмә килгәндә, ирем юк, әмма ялгыз түгелмен – лачындай өч улым бар! Ирем белән 17 ел бергә яшәгәннән соң аерылыштык. Бу адымга озак бардым. Үзгәрер, дип уйладым. Аның турында алама сүзләр сөйләп утырасым килми, ике сүз белән генә әйтәм: тормышта миңа – аек акыллы ир, балаларыма үрнәкле әти кирәк иде. Аңлыйм, кемдер әйтер, балаларга тулы гаилә кирәк, дип. Менә булмады инде. Балалар нормаль мохиттә үсәргә тиеш. Әйе, җиңел түгел. Шулай булачагын белә идем. Беренчедән, матди яктан авыр, икенчедән, шушы өч бала өчен бөтен жаваплылык синең өстә – ашату, киендерү, укыту, һөнәр сайлау, тәрбия, спорт секцияләренә йөртү, кайчан чыгып китте, кайчан кайтып керде һәм башкалар, һәм башкалар.

– Фаягөл ханым, чираттагы соравым журналистикага кагыла. Сез инде күп еллар Стәрле­баш районы гәзитендә эшлисез. Бүген гәзитнең хәлләре ничек? Сезнең төрле кызыклы ысуллар белән тираж җыюыгызны да беләм. Шул тәҗрибә белән дә уртаклашыгыз әле.

– Район гәзитенә килгәндә, ул минем тормышымда һәрчак булды. Һәр гаилә дистәләгән гәзит-журнал яздыралар иде бит элек. Бездә дә шулай иде. Мәктәптән кайткач, чәй эчә-эчә район хәбәрләрен укый идем. Әни орыша: “Ашаганда укыма, ашап бетергәч укырсың”, – ди. Башыннан ахырына кадәр укый идем аны.
Элек гәзиттә, гадәттә, олы-олы абзыйлар эшли иде: Акчулпанов, Белобокий, Котлушин. Без үзебез татар телендә чыккан гәзитне алдырдык. “Ленин юлы”, аннары “Ленин ва­сыятьләре” исеме астында чыкты, соңгы елларда “Стәрлебаш чишмә­ләре” дип атала.
Мин гәзит татар телендә генә бас­тырыла дип уйлый идем. Хәбәрче кирәк икән, дигән хәбәрне ишетеп, әнием: “Әллә барып карыйсыңмы?”, диде. Киттем. Ул вакытта мөхәррир булып Мансаф Маннаф улы Ганиев эшли иде. Шунда белдем: гәзиткә мәкаләләрне урысча язалар, ә тәрҗемәчеләр аны татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә итеп, өч телдә бас­тыралар икән. “Кит, булдырып булмас”, дидем. Шулай да редакторның биремен кабул иттем: урындагы училищега барып, Зарницаның ничек узганын күреп, язарга киттем.
Бардым, карадым, кызык булды. Ә ничек язарга? Җитмәсә, урысча! Башта бер фикер дә юк. Киттем олы апага. Ул – бик оптимист кеше, иҗади шәхес. “Чепуха ул!” – диде. “Кемнәр булды, нәрсә сөйләделәр?” – ди бу. Мин инде күргән-белгәнемне сөйлә­дем, шулай икәүләшеп зур булмаган бер мәкалә китереп чыгардык. Редактор кабул итте. “Рәвеше килгән, бул­дырырсың”, – диде.

Социаль бүлеккә билгеләде, анда мөдир булып минем остазым Рәйсә Мусина эшли иде. Аңа рәхмәтем зурдан, һәрчак ярдәм итте, белмәгәнемне өйрәтте, үзе исә ачык йөзле, юмарт, укымышлы. Социаль бүлектән соң байтак кына авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләдем. Язгы чәчү, печән вакыты, урып-җыю барышы турында да яктыртып барырга кирәк. Бүлектә берүзем, гәзит атнасына өч тапкыр чыга, һәр санда авыл хуҗалыгына бәйле язма булырга тиеш. Аңардан тыш, спорт чаралары турында, юбилярлар, осталар, матур гаиләләр турында да онытмаска кирәк бит әле. Төшкә тиклем башкаладан килгән берәр министрлык вәкиле белән урындагы объектларда йөрсәң, арытаба колхоз ындырына барасың...
Авыл җирендә инфоповод табу авыррак, миңа калса. Бездә халык гади, ләкин тырыш, уңган, әнә шундыйлар турында язарга яратабыз. Эзлибез, чокынабыз, төпченәбез. Гәзит укучыларыбыз елдан-ел кими, кызганыч. Күпчелек укучыларыбыз – өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Алар сенсорлы телефонга басып, көненә 888 яңалык укымый, атнасына бер тапкыр чыгучы 12 битле район гәзитен көтеп утыра. Укыган кеше яздыра, укый, укымаганы – укымый инде. Кемнәрдер “кыйммәт”, ди, кемнәрдер: “Нигә язылам инде, барыбер безнең урамга почтальон килми”, ди.

Соңгысы – чын-чынлап зур проблема. Почта эшенең аксавы аркасында безнең эшебез юкка чыгып бара түгелме? Абунәчеләребез я соңга калып, я бөтенләй алмый гәзитне. Чөнки таратмыйлар. Район үзәгендә яшәүче кешеләр турыдан-туры редакциядән яздырып, үзебездән килеп ала, ә хезмәт коллективлары бердәм подписка рәсми­ләштерсә, оешмага үзебез илтеп бирәбез.

Матбугатка язылу чорында авылларга чыгып йөрибез, Сабантуй бәйрәмнәрендә, башка чараларда палатка куеп, гәзиткә язылуны оештырабыз. Гәзит тарихында булмаган хәл: соңгы язылу чорында маскарад костюмнары киеп, базар мәйданчыгына чыктык хәтта! Халык белән очрашабыз, сөйләшәбез, фикерләрен белешәбез, гәзиткә яздырабыз.

– Фаягөл ханым, Сез оста шагыйрә буларак та билгеле. Нинди чарага барсагыз да, Сез шигырь язып алып киләсез. Ничә яшьтән шигырь яза башладыгыз? Һәм, гомумән, шигырь­ләр язарга нәрсә илһам бирә?

– Беренче шигырем дүртьюллык иде. “Күбәләк” дип атала иде, бугай. Тулы версиясе исемдә юк инде хәзер. Ә чын-чынлап 9-10нчы сыйныфларда яза башладым. Әлбәттә, мәхәббәт, сөю турында иде. Шуннан озак кына елларга иҗатым тукталып торды. Әлеге вакытта алай китап битләрендә бастырырлык шигырьләрем аз, алары да шаяру катыш. Багышлап язган шигырьләрем бихисап, чөнки туганнар, дуслар, күршеләр ашка дәшсә, иң яратмаганым – басып тост сөйләү: белмим дә, кулымнан да килми, шуңа күрә шигырь язып алып барам!
Концертларга еш йөрим, гомумән, җыр-моң яратам. Музыкасыз яши алмыйм, өйдә дә, машинада да татар җырларын тыңлыйм, моңа балалар да өйрәнеп бетте инде.

Тагын бер мавыгуым бар, ул – бию. Оста биюче түгелмен, андый булсам, монда утырмас идем, биергә яратканга гына биеп йөрим. Район Мәдәният сараендагы “Грация” бию ансамблендә чыгышлар ясыйм. Төр­кемдә урта яшьтәге хатын-кызлар, төрле һөнәрле, төрле холыклы, төрле-төрлебез, әмма безне бию бер­ләштерә.

Гомумән, бу дөньяны яратам: чә­чәкләр үстерәм, бакча утыртам, бәй­лим, тегәм, спорт та миңа бик якын. Тормышымнан канәгатьмен. Булганыннан Ходай аермасын!

Ример НАСРЕТДИНОВ әңгәләмәште.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: