+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Минем бөтен тормышым – төзелеш”

Кәбир Якупов – бу өлкәгә гомерен багышлаган шәхес.

“Минем бөтен тормышым – төзелеш”
“Минем бөтен тормышым – төзелеш”



        Кәбир Якупов Сибай шәһәрендә туып-үскән. Г. И. Носов исемендәге Магнитогорск тау металлургия институтында югары белем ала. Хезмәт эшчәнлеген 1969 елда башлый. 30 ел дәвамында туган ягында сәнәгать, торак һәм инфраструктура объектларын төзүдә катнаша. Ул елларда шәһәрнең иң мөһим объектларын төзүгә зур өлеш керткән. Кәбир Фәхрислам улы һөнәри баскычларның иң түбәненнән башлап, җитәкче вазыйфасына кадәр күтәрелә. Әйтергә кирәк, бу үсешкә бары тик аның үз тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, белеме белән ирешелә. Шуңа күрә дә Төзелеш министрлыгы аны Уфага эшләргә чакыра да инде. Озакламый Якуповлар гаиләсе башкалага күченә һәм тагын да зуррак көч белән фидакарь хезмәт итә башлый.
“Минем бөтен тормышым – төзелеш: йортлар, биналар, корылмалар, төзелеш краннары, экскаваторлар һәм кешеләр. Алар ярдәме белән төзелеш объектларында осталыгымны камилләштердем, һөнәри баскыч­лар буенча күтәрелдем, бик күпләр белән аралаштым, тәҗрибә тупладым, ныгыдым, рухи һәм матди яктан баедым”, – ди әңгәмәдәшем. Бик күп мактау кагәзьләре, “Шәһәр алдындагы аерым казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Кәбир Якуповның тормыш сәхифәсенең кайбер битләренә тукталдык.

       – Кәбир Фәхрисламович, гадәттә һөнәрне балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән сайлыйлар. Сезнең белән дә шулай булдымы?
       – Балачак хыялым әтием кебек шофер булу иде. Шофер һөнәре ул чакта бик популяр һәм абруйлы иде. Әтием үз һөнәре белән горурланды. Аның дуслары, танышлары бик күп булып, безгә дә килә, сөйләшеп утыра иде. Шоферлар дуслыгының ныклы булуын балачактан күреп үстем. Мәктәпне тәмам­лагач, укырга керү теләге булмагандыр, күрәсең, әтием янына эшкә урнаштым. Шулай итеп, автомобиль­ләрне төзәтү слесаре булып эшләп киттем һәм балачак хыялыма якынлаштым. Аннан соң автомәктәпкә укырга кердем һәм дүрт айдан машина йөртү таныклыгы алдым һәм “ЗИЛ-164” йөк машинасында эшли башладым. Көз җиткәч, армия хезмәтенә киттем. Ил алдында бурычымны үтәп, эш урыныма кайттым. Бераздан техникумга укырга кереп, эшләп тә, укып та йөрдем. Уку миңа җиңел бирелде. Шуңа күрә, кайда укырга керсәм дә, укып чыга алачагымны аңлый идем. Шул вакытта төзелеш юнәлеше белән кызыксына башладым. Әтием белән киңәшләшкәч, “Башмедьстрой” трестына эшкә урнаштым һәм төзелештәге хезмәт юлымны ташчы булып башладым.
     – Балачактагы иң чагу хатирә белән уртаклаша аласызмы?
     – Без өч малай – мин, Нәзир, Зәбир, бәхетле булып, әти-әни канаты астында үстек. Әйтүемчә, әтием хезмәт­тәшләре белән бик дустанә мөнәсә­бәттә иде. Җәй көннәрендә берничә гаилә бергә җыелып, ялан-кырларга чыга идек. Табигать кочагында учак ягып, ашарга пешереп, җиләк-җимеш җыеп, саф һавада тиңдәшләрем белән уйнап, көннең узганын сизми дә кала идек.
      – Совет чорында туып-үскән­нәрнең күбесе шул чорны олы ихтирам, сагыну белән искә ала. Сез ни әйтер идегез?
      – “Башмедьстрой”да эшли башлагач та, мине оешманың комсомол
секретаре итеп сайладылар. Бу минем тормышның иң нәтиҗәле чоры булды дисәм, бер дә арттыру булмас. Нәкъ шунда шәхес, җитәкче буларак формалаштым, бу минем алдагы тормышыма йогынты ясады. Төзелештә эшләве җаваплы да, кызыклы да булды. Моңа өстәп, җәмәгать тормышында да актив катнаштым.
     – Шулай да, һәр һөнәрнең авыр яклары да була. Сезнең өчен алар нинди?
     – Әйе, дөрес әйтәсез, һәр эшнең үзенчәлекләре була. Минем өчен – төзелештә булган гадәттән тыш хәлләр. Утыз елдан артык вакыт эчендә алар аз булмагандыр, шулай да, аларны булдырмаска тырышып эшләдек.
Мин сыйфат бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә Свердловск шәһәренең Сортировочная станциясендә шартлау нәтиҗәләрен бетерүгә бару зур сынау һәм тәҗрибә туплау булды. Аннан соң Әрмән­стандагы җир тетрәү йөрәктә иң тирән яра калдырган эш сәфәр­лә­рем­нең берсе булды. Хатыным әйтү­енчә, ул командировкадан чәчләрем агарып кайткан. Сибайдан “Башмедьстрой” трестының төзелеш десанты Әрмән­стан җиренә беренчеләрдән булып төшкән иде. Без үз эшебезне тырышып, сыйфатлы итеп башкардык.
      – Ир кеше җаваплы хезмәттә булганда, аның гаиләсенә дә ниндидер кануннар кысаларында яшәргә туры килә...
      – Тормыш иптәшем Мәүлидә белән бик матур яшибез. Яшьли танышып, матур гаилә кордык. Кызыбыз Наиләне тәрбиләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Нинди генә вәзгыять булса да, бер-береңне аңлап, хөрмәтләп яшәсәң, гаилә тормышы бәхетле була, минемчә. Аллаһ боерса, киләсе елга алтын туебыз булачак.
      – Совет чорында эшче һөнәр ияләре почетта булды, ә инде үзгәртеп кору чорында күп нәрсәгә караш үзгәргән кебек, эшче һөнәр алып, хезмәт салу модадан чыкты дисәм, дөрес булыр. Килешәсезме?
     – Соңгы дистә еллар эчендә кешеләрдә эшче һөнәр өчен горурлык юкка чыкты, яшьләр эшче һөнәр сайлау белән мавыкмыйча, акча эшләүнең җиңелрәк юлларын эзли. Әйе, тормыш үсештә булырга тиеш, тик шулай да, эшче һөнәр ияләре булмыйча, алга китеш тә булмаячак. “Мин Сибай буйлап атлыйм” китабында да эшче һөнәр ияләре хакында яздым.
     – Сез – Башкортстан һәм Русиянең журналистлар берлек­ләре әгъзасы, “Мин Сибай буйлап атлыйм” дип атал­ган китап авторы, шулай ук вакытлы матбугатта да мәкаләләрегез басылып тора. Кайчан языша башладыгыз?
      – “Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың” дигән мәкаль миңа туры килә дә инде. Хатыным Мәүлидә Якупова – танылган журналист. “Кәбир, син матур сөй­лисең. Уй-фикерләреңне кәгазь битенә дә төшер!” – дип гел генә кабатлый торгач, кулыма каләм алдым. Әйтергә кирәк, язу эше бик җиңелдән түгел­легенә тиз төшендем. Шулай да, тырышам. Мәкаләләрем гәзиттә басылып тора, ә инде 2022 елда Сочида узган конкурста җиңүче дип табылгач, канатларым тагын да ныгыды.
      – “Панорама Башкортостана” журналында басылган мәкаләгез Сочида Экология елы темасына журналист эшләре конкурсында җиңүче булуын белгәч, күпләр аптырагандыр?
      – Әйе, аптыраучылар да, ихлас котлаучылар да булды. 2005 елда Сочида Олимпиада объектларын төзү башлангач, анда бөтен Русия буенча иң яхшы югары класслы белгечләрне чакырдылар. Миңа да ул вакытта эшләгән “2006 елга кадәр Баш­кортстанның социаль-икътисади үсеше” федераль максатлы программасы дирекциясе юнәлеше буенча шундыйлар арасында булу бәхете тиде. Күпләр Олимпия уеннарыннан бик күпкә алданрак Сочида төзелеш эшләре башлануын белми. Ә чынында исә, Кызыл Аланда без беренчеләрдән булып булачак халыкара ярышларның тәүге объектларын төзи башладык. Бу 2005-06 еллар иде. Менә шул төзелешләрне үз күзләрем белән күргәч, анда катнашкач, табигатькә китерелгән зыянны да күрергә туры килде. Конкурска җибәргән мәкаләм дә нәкъ шул хакта иде. Сочи – тормыш дәфтәремдәге кызыклы һәм бай сәхифәләрнең берсе.
       – Гаиләгез яшәгән йортны үзегез төзедегезме?
       – Гаиләбез өчен беренче йортны бакча участогында төзедем. Мин аны әллә ни зур горурлык дип санамыйм, чөнки ул чакта яшьтәшләрем дә бакчаларында шундый ук кечкенә йортлар төзи иде. Хәер, аны “йорт” дип әйтүе дә кыен. Әле яшәгән йортыбызны үз кулларым белән ун елдан артык төзедем. Төзелеш – яраткан һөнәрем һәм шөгылем дә. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Кеше хәрәкәт итүдән туктый икән, димәк, ул үлемен көтеп ята дигән сүз.
      – Зур горурлык кичергән төзелеш объекты бармы?
      – Бу сорауга җавап бирүе авыр, чөнки алар күп. Шулай да, Уфадагы Конгрес-холл бинасы төзелешенә үз өлешемне кертүем белән горурланам.
      – Иң яраткан шәһәрегез?
      – Сибай – туып-үскән, яшьлегем узган, гаилә корган, шәхес буларак формалашырга ярдәм иткән, “Башмедьстрой” оешмасында 30 ел эшләү дәверендә йөзләгән йортлар төзүдә өлешем кергән шәһәр. Сибайлылар – мине, мин аларны яратам, хөрмәт итәм. Былтыр “Шәһәр алдындагы аерым казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләп зурладылар. Рәхмәт­ләрем чиксез! Ә шулай да иң яраткан шәһәрем – Уфа. Республика башкаласында эре төзелешләрдә катнашу бәхете тиде. Алар арасында – “Акбузат” ипподромы, “Динамо” стадионы, “Конгресс-холл” һәм башкалар. Быел Уфадан М-5 трассасына Көнчыгыш чыгу юлын ачылды. Ә моннан 26 ел элек бу юл төзелешендә мин дә катнашкан идем. Әйе, ул юл озак төзелде, шулай да ачылды! Мин Уфаның көннән-көн матурлануына, төзеклә­нүенә сокланам һәм горурланам!
     – Сезнең өчен дөньядагы иң кыйммәтле әйберләр?
     – Гаиләм, кызым, оныгым. “Наилә, үскәч кем буласың?” – дигән сорауга кызым болай җавап бирә иде: “Әти кебек, төзелештә мастер булачакмын!” Кызыбыз, әнисе белән минем һөнәрне берләштереп, Мәскәүдә иң эре төзе­леш компаниясенең матбугат хезмә­тендә эшли. Кызым Наилә белән горурланам!
Оныгым Элина Уфадагы өченче гимназияне – алтын медальгә, быел Мәскәүдә Сеченов исемендәге Беренче медицина университетын кызыл диплом һәм алтын медаль белән тәмам­лады. Аның белән дә горурланам һәм бары тик ак юллар гына телим!
      Әйе, узган гомеремә әйләнеп карасам, тормышымның уңышлы килеп чыгуын күрәм. Ә инде оныгым балаларын күрүгә дә ирешсәм, тагын да бәхетлерәк булачакмын!

* * *
     Әйе, йортның нигезе ныклы икән, ул матур, сыйфатлы була. Әңгәмә­дәшем дә, тормышының ныклы нигезен булдырып, оста һәр кирпичне кулларына алып, аны матурлап салган кебек, үз юлын үзе төзи, шуңа күрә дә бүген ул узган гомереннән канәгать булып, шөкер итеп яши!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.   Фото К. Якуповның шәхси архивыннан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: