Агымдагы елның көзендә район хакимиятләре башлыклары сафына яңа кадрлар килде. Атап әйткәндә, Әлшәй районы хакимиятен Башкортстан Башлыгының Муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе хезмәткәре булып эшләгән Наил Әбелгуҗин җитәкләде. Әлшәй районы хакимиятенең яңа башлыгына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Наил Рәшит улы, Сез Уфада туып-үскәнсез, әмма әтиегез яклап нәсел тамырлары Гафури районына барып тоташа. Сүзне рәсми чыганакларга керми калган мәгълүматлардан башлыйк әле.
– Әтием – һөнәре буенча юрист-төзүче, әнием исә – укытучы. Гаиләбезне күпбалалы дип исәпләргә мөм-кин – өч бала үстек. Мин Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетында белем алып, язмышымны шушы абруйлы югары уку йорты белән бәйләргә ниятләгән идем. Тәүге мәлләрдә шулай килеп чыкты да – БДУда кафедра мөдире сыйфатында студентларга белем бирү насыйп булды. Аннары инде хезмәт эшчәнлегем башка вузлар белән бәйләнде, дәүләт хезмәтенә күчтем. Шул ук вакытта, балачак хыялым да бар иде – җирдә эшләү турында шактый җитди уйландым. Монысы инде авыл җирендә көн күргән ерак бабаларым йогынтысыдыр, геннар барыбер үзен сиздерә бит.
– Сезнең Әлшәй төбәге белән танышуыгыз бик актив бара шикелле, моны район хакимияте башлыгының социаль челтәрдәге мәгълүмат бите дә ачык күрсәтеп тора. Районда үзегез өчен ниндирәк ачышлар ясадыгыз?
– Район белән мин электән үк берникадәр таныш – Муниципаль берәмлекләр буенча идарә белгече буларак, Әлшәй шәхсән миңа беркетелгән иде. Кураторга йөкләтелгән бурычлар күпкырлы, шуңа да соңгы 4 ел дәвамында төбәкне яхшы гына өйрәндем, дип әйтә алам. Җирдә хезмәткә тартылучы, ягъни авыл хуҗалыгы тармагын якын итүче буларак, миңа бу тема бик тә кызыклы. Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтә алам: районда аграр продукция җитештерүче һәм аларны эшкәртүдә махсуслашкан эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре нәтиҗәле эшләп килә. Алар арасыннан ашлык җитештерүдә махсуслашкан “Раевка”, “Заря” кебек эре предприятиеләрне билгеләргә мөмкин. Терлекчелектә исә “Башкортстан бройлеры”, “Урал” ит компаниясен, “Әлшәй-ит” комбинатын күрсәтергә була. Раевка шикәр заводы исә, шикәр чөгендере чималын эшкәртү белән беррәттән, бу техник культураны үстерү белән дә шөгыльләнә. Кыскасы, төбәктә агросәнәгать комплексының нигезе ныклы, куелган бурычлар даими рәвештә үтәлеп килә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге югары казанышлары өчен агымдагы елның октябрендә Әлшәй районы Башкортстан Башлыгының Дипломына лаек булды. Шул ук вакытта, аграр тармакның ирешелгәннәр белән чикләнүенә юл куярга ярамый. Инвестицияләр җәлеп итүгә дә кагыла бу. Район биләмәләрендә 11 инвестиция проекты тормышка ашырыла, шуларның икесе тәмамланган. Агросәнәгать комплексына хезмәткә районда яшәүчеләрнең яртысы диярлек җәлеп ителгән, бу – зур сан. Аграр предприятиеләрнең һәркайсында проблемалар да күп кенә, алар хезмәт хакына, социаль үсешкә, кадрлар тәэминатына кагыла. Әлеге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итмичә, алдагы елларда төбәкнең социаль-икътисади үсеше мөмкин түгел.
Күптән түгел район үзәгендә урнашкан “Элипсмол” җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштым. Хәзерге чорда 75 кеше хезмәт салучы предприятие үткән елда эшли башлый, биредә киң ассортиментта сөт ризыклары җитештерелә. Әйтергә кирәк, предприятие заманча дәрәҗәне югары тота – продукциягә ихтыяҗ зур, товар әйләнеше әйбәт, хезмәт хаклары да яхшы. Киләчәктә нәкъ менә шундый предприятиеләр булдыруны максат итеп куярга кирәк. Иң мөһиме: аларны һәр тармакта оештырырга була, моңа малтабарларны җәлеп итү күздә тотыла. Бу җәһәттән эшкуарлыкның кече төрләрен үстерүгә юнәлеш алу да таләп ителә, бу – хәзерге көн таләбе.
– Хезмәт коллективларындагы очрашулар, предприятиеләр җитәкчеләре белән әңгәмәләр барышында туган фикерләр төбәктә яңалыклар кертүгә этәргеч бирәме?
– Әлшәйлеләр генә түгел, коммуникацияләр өлкәсендәге белгечләр дә районның географик яктан гаҗәеп уңайлы урында урнашуын билгели. Төбәк биләмәләре аша Русия дәрәҗәсендәге тимер юл магистрале, янә дә төбәкара автомобиль юллары үтә. Биредә экологик яктан чиста продукция җитештерү өчен бихисап мөмкинлекләр бар, чөнки якын-тирәдә зур заводлар тирә-як мохитне пычратмый. Табигать биргән әлеге өстенлекләр инвестицияләр җәлеп итүдә файдаланыла, әлбәттә. Ләкин, минемчә, бу гына аз. Мәсәлән, хәзер бит тоташ Русия, шул исәптән Башкортстан да, туризм өлкәсен үстерүгә юнәлеш алды. Әлеге мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалануга кичекмәстән тотынырга кирәк, ни өчен дигәндә, туризм индустриясе авылларны төзекләндерүгә дә яңа этәргеч бирәчәк. Игътибар иткәнем булды – Әлшәй төбәге күпчелектә төзек як, авыллар күркәм, урамнар чиста. Әмма зуррак максатлар кую таләп ителә, чөнки торак пунктларның искерүе табигый хәл, соңгы вакытта бу сизелә. Тагын бер күзәтү район үзәге Раевка авылына турыдан-туры кагыла. Соңгы вакытта ул зур гына уңай үзгәрешләр кичергән. Үткән елда гына җылыту челтәрен яңарту буенча күләмле эш башкарылган, мәсәлән, яңа җылылык челтәре салынган, бу шәхси секторга да кагыла. Эчәр су челтәрен яңарту шулай ук гаять зур проблеманы хәл итәргә мөмкинлек биргән. Кыскасы, хәзер район үзәге социаль яктан яңарыш юлына чыкты. Ә менә алдагы елларга куелган максат тагын да зуррак. Инфрастуктурасы, төзекләндерү дәрәҗәсе, торак кварталларының бизәлеше буенча Раевканы шәһәр дәрәҗәсенә чыгару турында сүз бара. Планлаштырылганны тормышка ашырган очракта, атап үтелгән социаль күрсәткечләр буенча ул күршедәге Бәләбәйдән ким булмаячак.
– Сез әйтеп киткән башлангычларны тормышка ашыруга зур гына күләмдәге финанслар таләп ителә. Бу юнәлештә нинди чыганакларга исәп тотасыз?
– Районда социаль максаттагы республика программалары һәм федераль дәрәҗәдәге гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла. Алар арасында озайлы перспективага исәпләнгәннәре дә бар. Финанслар җәлеп итүче мондый чараларда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә кушу зарур, чөнки грантлар һәм субсидияләр алу, моңа өстәп дәүләт ярдәме район бюджетына уңай йогынты ясый. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) һәм “Атайсал” проекты авыл биләмәләрендәге күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә. Быел бу юнәлештәге эшчәнлеккә игътибарны арттырырга уйлыйбыз. Урындагы башлангычларга кагылышлы программа чараларында өстенлекне кичекмәстән хәл итүне таләп иткән, мәсәлән, янгын хәвефсезлеге, юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту кебек объектларга бирмәкчебез. “Атайсал” проекты исә тулысынча төзекләндерүгә юнәлеш ала. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасының нәтиҗәлелеге күп очракта авыллардагы фермерларга һәм малтабарларга бәйле, чөнки алар программаны өлешчә финанслауда катнашучы буларак чыгыш ясый. Белүебезчә, алар инвестицияләрне күбрәк кертсә, бу программаны тормышка ашыруга бүленүче акча күләмендә дә чагылыш таба.
– Төбәктә кичекмәстән хәл итүне көткән мәсьәләләр бармы?
– Әлегә алар төсмерләнмәде. Әлшәй районы алдагы чорда да үсеш юлыннан бару өчен бөтен социаль-икътисади куәтләргә ия, чөнки төбәккә яңарыш юлдаш. Моңа өстәп, биредә халык эшчән, тырыш, максатчан, дип әйтер идем. Бүгенге катлаулы шартларда бу аеруча мөһим. Димәк, зур максатлар кую өчен ныклы нигез бар.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.