Күркәм юбилее уңаеннан Айдар Хөсәенов “Кызыл таң”га тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, үзенчәлекле, кызыклы фикерләре белән бүлеште. Аның белән эксклюзив интервью тәкъдим итәбез.
– Айдар Гайдарович, кешенең кыйммәтләр системасы һәм шәхес сыйфатлары аңа балачакта ук салына. Балачагыгыз, мәктәп елларыгыз турында сөйләгез әле. Сез яшьтән үк иҗади кеше булырга хыялландыгызмы?
– Күп еллар халык эпосларын һәм әкиятләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнгәнлектән, халык зирәклеге турында уйланып, “Агач тамырына карап үсә” дигән әйтемне искә төшерми булдыра алмыйм. Нәсел агачымдагы бабаларым – корал тотып, Ватанны саклаган хәрби кешеләр, муллалар. Әти-әнием дә укытучылар, мәктәп директорлары, әтием Гайдар Галимҗан улы күп еллар районның халык мәгарифе бүлеге мөдире булды. Болар барысы да мине интеллектуаль өлкәдә эшләргә әзерләде. Ахыр чиктә шулай булды да.
Ә болай авылда бәхетле балачак кичереп үстем, җәй көне елга буеннан кайтып кермәдек, хезмәттән курыкмадык, яшьтәшләрем эшләгән бөтен нәрсәне мин дә эшләдем – печән дә, бәрәңге дә, утау да, яшелчә бакчасы да, гомумән, авыл тормышы нәрсәдән гыйбарәт – барысын да.
Әмма балачак шул исәптән укудан да тора, кешеләр белән аралашудан да. Алты яшемнән китапханәгә йөрдем, анда бөтен китапларны укып чыктым, сигезенче сыйныфтан район китапханәсенә йөри башладым. Укытучыларыма рәхмәтлемен, иң элек әнием Хәнифә Исмәгыйль кызына, ул минем сыйныф җитәкчесе дә иде, математика укытты. Әдәбият укытучысы Рафига Гафаровага, химия укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе Зинаида Нечаевага. Барлык укытучыларга һәм сыйныфташларга, ул матур еллар өчен барысына да рәхмәтлемен. Әлбәттә, проблемалар да, ниндидер аңлашылмаучанлыклар да булды, барысы да хәл ителде, моңа шатмын.
Балачак – зур тормыш мәктәбе, без конфликтлардан качмадык, алар олы тормышның күпкә катлаулырак проблемаларын хәл итәргә ярдәм итте. Тормышта барлыкка килә торган табигый каршылыкларга карамастан, аралашуны дәвам итү, дус булып калу, миңа калса, бу – балачакның иң мөһим дәресе. Бердәнбер кимчелек шунда иде: безнең мәктәпкә шагыйрьләр, гомумән, иҗади шәхесләр килмәде. Мондый очрашуларны хәтерләмим. Ә алар балалар өчен бик мөһим. Хәзер үзем бик теләп мәктәпләргә барам һәм укучыларга үткән һәм киләчәк турында сөйлим. Алар өчен бу – мәдәнияткә тәрәзә, аларны тарих белән бәйләүче, күзгә күренми торган җепләр. Бу бик мөһим.
Бүген дә табигатьне яратам, авылны, туган Зианчура районын, Күгәрчен авылын, әтием туган Ибрай авылын, үзем үскән Исәнгол авылын, яшьлегем үткән авылны яратам. Мөмкин булса, туган районыма кайтып, туганнарым, балачак дусларым белән очрашырга тырышам. Бу бәхет түгелмени? Кешеләр ике төрле була – кемдер явызлыкны оныта һәм яхшылыкны гына хәтерли, ә кемдер тормышта явызлыкны хәтерли, ә яхшылыкны оныта. Мин явызлыкны хәтерләмим, шуңа күрә минем өчен балачак – мәхәббәт һәм бәхет, кешеләрнең чиксез мәрхәмәтлелеге дә.
– Шулай да Сез авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, урман хуҗалыгында эшләгәнсез. Бу тармакны сайлавыгызны ничек аңлатыр идегез?
– Мин бит авылда үстем, ә авыл халкы җирдә нык торырга кирәк дип саный. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда тормышта үземә кирәкле белем һәм күнекмәләр тупладым, һөнәргә ия булдым, күп нәрсәгә өйрәндем, гомерлек дуслар булып киткән искиткеч кешеләрне очраттым. Миңа ул вакытта да, хәзер дә җитмәгән бердәнбер нәрсә – аграр вузда әдәби берләшмә юк. Ә бу кызганыч, чөнки анда талантлы кешеләр күп укый. Мин бүген дә яшь шагыйрьләргә аграр мәктәптә укырга, һөнәргә ия булырга, ышанычлы белем алырга киңәш итәр идем. Әмма әдәбиятка үтеп керү дә шулай ук мотлак. Ансыз булмый. Монда баланс кирәк. Шуны аңлау мөһим: авыл халкы язучыны күкрәге орденлы булганда гына таный, аны җитәкчелек тә ярата. Яшь чакта алай булмый. Шуңа күрә яшь шагыйрь һәрвакыт аңламаучанлык белән очрашачак. Ләкин боларның барысын да хәл итеп була.
Тырыш хезмәт язучы булырга ярдәм итә. Алай гына түгел, чын язучы язучы гына була ала. Бу үзенә күрә “шаман чире” кебек. Я син язасың, я үләсең. Өченчесе бирелмәгән. Бүген бик күп кеше иҗат белән шөгыльләнә, хәтта нидер иҗат итә торган ясалма интеллект та барлыкка килде. Кибеткә керсәң, киштәләр дә чит ил авторлары китапларыннан сыгылып тора. Мондый шартларда ялгыш фикер туарга мөмкин: алар бар икән, үз язучыларың нигә кирәк? Ә бит язучы, дөресрәге, барлык язучылар бергә – милләтнең аңы, халыкның җаны. Алар – аның хәтере, уйлары һәм хисләре. Үз язучыларыңны укымыйча үз халкыңны аңлап булмый. Үз язучылары булмаса, халык дөньяны тулылыкта күрә алмый. Бу кеше үз акылы белән яшәмәгән, ә күршесеннән ничек яшәргә икәнен сораган кебек.
Еш кына туган телне саклап калу турында сөйлиләр. Бу гына аз, шул телдә көнкүрештә сөйләшү генә түгел, ә туган телеңдә фикер йөртергә һәм тоярга, шатланырга һәм газапланырга кирәк. Ә моның өчен үз әдәбиятың, үз язучыларың кирәк. Шулай булгач, үзегезнекеләрне укыгыз һәм язучыларыгызга ярдәм итегез.
– Горький исемендәге Әдәби институт – безнең чиксез илебез төбәкләрендә иҗат итүче күп язучыларның хыялы. Мондый бәхет Сезгә ничек елмайды? Бу еллар нәрсәләре белән истә калды?
– Әдәбият институтына мин үземнең үҗәтлегем нәтиҗәсендә эләктем – ул вакытта инде күп еллар шигырьләр яздым, тәрҗемәләр белән шөгыльләндем, мине беләләр иде. Һәм башкорт теленнән тәрҗемәчеләр төркеме оештырырга карар кылгач, мине дә искә төшерделәр. Мин Башкортстан Язучылар берлегенең ул чактагы идарә рәисе Динис Бүләковка рәхмәтлемен, бу аның идеясе иде. Аның варисы Равил Бикбаевка безнең төркемгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәтлемен. Бу авыр еллар, 90нчы еллар башы иде. Безгә ил башкаласында СССР таркалу процесслары барганда ач, салкын һәм куркыныч вакытларда җиңел булмады... Урамнарда гаскәрләр йөри, танклар ата... Шулай да без укыдык, институтны уңышлы тәмамладык. Төркемебез – Зөһрә Буракаева, Айгөл Моратова, Фәрит Әхмәдиев, Диләрә Гарипова һәм мин – гомеребезне мәдәнияткә һәм әдәбиятка багышладык. Миңа калса, зур нәтиҗәләргә ирештек. Шулай булгач, безне юкка гына Мәскәүгә укырга җибәрмәгәннәр.
Бары тик урамнан Әдәбият институтына эләгү мөмкин түгел. Кемгәдер кызыклы булса, “Большевиклар ничек итеп башкорт һәм татар әдәбиятын һәм театрын булдырды?” дигән китабымны укырга тәкъдим итәм. Анда бу өлкәнең ничек эшләве турында язам. Төбәкләрдән язучылар өчен бу әдәбиятка бердәнбер юл иде. Зур булмаган, ләкин мөһим серне ачам – язучы өчен язучылар мохитендә яшәү, үзеңә охшашлар белән аралашу, әдәби берләшмә эшендә катнашу, әдәби гәзит-журнал редакцияләре белән дус булу, Язучылар берлегендә багланышлар булдыру, гомумән, кулыңны әдәби тормыш пульсында тоту, аңа җавап бирү бик мөһим. Чөнки язучы, беренче чиратта, үз хезмәттәшләре тарафыннан танылу ала, аннары гына аңа җәмгыять игътибар итәчәк.
– Иҗат юлыгызны шагыйрь буларак башладыгызмы? Сезнең беренче шигырьләр җыентыгының (1991) аталышы бик кызыклы – “Оэ!” Ул нәрсәне аңлата?
– Беренче шигыремне җиде яшемдә яздым. Унбиш яшемнән бирле гел шигырьләр язам. Шагыйрь ул гомерлеккә, аннан беркая да китә алмыйсың. Мөгаен, Евгений Евтушенконың мине ХХ гасырның иң яхшы шагыйрьләре рәтенә кертүе очраклы түгелдер. Шулай булгач, шигырьләрне уку һәм яңадан уку яхшырак. Шигырьләр – вакыт һәм киңлек куышлыгы ул, алар “Вакыт машинасы” кебек, кешедә, тормышта иң яхшы нәрсәләрне үз эченә ала. Һәм, әлбәттә, Шигърият – ул табышмак. Шуңа күрә мин сезгә гади генә аңлатма бирмим, китапны ачып укырга кирәк, өстәвенә, бүген моны эшләү җиңел – Интернетка күз салу да җитә.
– Сез үзегезне креатив кеше дип саныйсызмы?
– 2010 елда мин республикада “Мәдәният елы” уздырырга тәкъдим иттем. Берничә ел үтте, Мәдәният елын Башкортстанда гына түгел, бөтен илдә үткәрделәр. Киләчәккә мондый караш – ул креативлык кына түгел, ә шигъриятнең үзлеге.
Һәм монда “мәдәни код” дигән төшенчәгә игътибар итәр идем. Бу – республиканың һәр кешесе, хәтта бу хакта уйламыйча да, үзләштерә алган мәдәни элементлар җыелмасы. Ул аны һавадан, вакыттан, әйләнә-тирәдәге тормыштан ала. Бу тормыш белән сыналган төшенчә. Һәм мин мәдәни кодның нинди элементларын үзем үзгәрткәнен күрәм. Ышанам, бу – зур казаныш, һәм моның тамырлары – шигърияттә.
– Бүген иҗат белән актив шөгыльләнәсезме? Әле нинди жанрда эшлисез? Тәрҗемә, драматургия, поэзия?
– Тәрҗемәләрдән арыганда пьесалар язам. Пьесалардан арыганда, шигырьләр, һәм киресенчә. Иҗади кеше язмый кала алмый. Басмага ун китабым әзер. Аларга акча табармын дип ышанам. Бүген язучы, укучыга барып җитәр өчен, китапларын үзе бастырып чыгарырга тиеш. Тормыш шундый. Ләкин ниндидер әйберләрне, мин барыннан да элек драматургияне күздә тотам, ялгызың гына алга этәрү мөмкин түгел. Театр – коллектив эш. Кызганычка каршы, бүген театр тулысынча я пропаганда белән генә шөгыльләнгән иске, совет драматургиясенә, я түбән хисләрне эксплуатацияләүче искергән Көнбатыш идеологиясенә бирелгән. Ләкин ышанам, халык язмышы турында җитди сөйләшү алда әле. Әдәбият һәм тулаем мәдәният – ул халыкның аңы, аның фикерләре һәм өметләре.
– Иҗади күңелегез нәрсәдән канәгать түгел һәм аны нәрсә сөендерә?
– Шагыйрь өчен иң мөһиме – илһам. Әгәр ул булса, шагыйрь канәгатьсез була алмый. Сөенеч белән дә эш шулай тора. Балачакта шатланасың яисә кайгырасың. Бүген әйберләргә объектив, аек караш, тышкы яктан эчке эчтәлекне күрә белү мөһим.
– Сез урыс телендә язасыз. Үзегезне нинди язучы дип саныйсыз?
– Без зур илдә, зур дөньяда, зур мәгълүмати киңлектә яшибез. Һәрберебез эшләгән бөтен нәрсә, асылда, бер мизгелдә уртак байлыкка әверелә. Монда ориентирлар мөһим, үз мәдәни коды булганда һәркем үз бурычын үтәп һәм шул ук вакытта дәрәҗәсен югалтмыйча үз тормышын яши алачак. Фольклор, элекке һәм хәзерге башкорт язучыларын тәрҗемә итү эше миңа меңьеллыклар чигендә халык фикеренең хәрәкәтен күрергә, җитлеккән яңа сүзләр һәм хисләр белән белдерүгә мохтаҗ булганны формалаштырырга ярдәм итә. Мәдәни код шулай үсә, халык, аны аңлап, киләчәккә шулай аяк баса.
Мин ерак башкорт районында үстем, күп укыдым, эшләдем, иҗат кешесе булдым. Үз эшемне кемгә адреслыйм соң? Әлбәттә, уйларым һәм хисләрем, тормыш тәҗрибәм һәм белемнәрем белән кызыксынучы һәркемгә. Зирәклек, әгәр ул булса, вакыт һәм аралык чикләрен белми. Ул барлык чикләргә үтеп керә һәм үзенең яктылыгы белән йөрәкләрне яктырта, аларны шатлык белән тутыра һәм тормышка мәгънә бирә. Бу иң мөһиме түгелмени?
– Бүген киңкүләм мәгълүмат чараларындагы эш – гади эш түгел (кемдер, бәлки, рәхмәтсез һәм җиңел түгел дияр). Сез җитәкчелек иткән “Истоки” нәрсә белән һәм ничек яши?
– Безнең гәзит – мәдәни, әдәби күренеш. Мемуарларны, гомумән, республикабызның үткәне турындагы мәгълүматны әйләнешкә кертүгә зур игътибар бирәбез. Мөһим бүлек –туган якны өйрәнү. Күп кенә укучыларыбыз бездән үзләренең ата-бабалары, яшәгән урыннары турында мәгълүмат эзли. Әмма иң мөһиме – әлбәттә, әдәбият үсеше, чөнки нәкъ менә ул яңа мәгънәләр тудыра һәм искеләрен яңарта.
Гәзитебез заман фикерләре һәм тойгылары җыела һәм эшкәртелә торган казан кебек. Әйтик, генерал Шәйморатовның һәм легендар 112нче дивизиянең батырлыгы турында без күп еллар яздык. Һәм без генә түгел. Бу нәкъ менә трендта булуыбызны әйтә, тормышны тирән, ихлас аңлау турында сөйли. Безнең гәзит – әдәбиятның яшәве, язучыларның җәмгыять белән аралашу ысулы, фикерләрне вакыт эчендә тапшыру. Әдәбият һәм мәдәният кызыклы булса, безнең гәзитне укыгыз.
– Сез күп еллар “УФЛИ” әдәби берләшмәсен алып барасыз. Бу эш нәрсә белән бәйле? Аның мәгънәсе нәрсәдә?
– Совет чорында без көчләп тагылган тойгы белән яшәдек, иң мөһиме кайдадыр еракта, бездә түгел иде. Бүген без иң мөһим нәрсәләрнең безнең янда булганын аңлыйбыз, нәкъ менә монда һәм хәзер. Моны аңлау өчен үз әдәбиятың кирәк. Менә ни өчен инде егерме өченче сезон без атна саен җыелабыз һәм үзебезнең Уфа авторларының шигырьләре, прозасы, тәнкыйтьләре турында фикер алышабыз. Шәһәребезнең һәм республикабызның үткәнен искә төшерәбез, бүгенге көн турында сөйләргә тырышабыз һәм киләчәккә өметләр баглыйбыз. Чөнки әдәбият – җанлы, дулкынландыргыч эш. Ул нәкъ менә шундый кайнауда туа һәм кешеләргә кирәк була. Нәкъ әдәбият үз тормышың белән яшәргә ярдәм итә. Күренекле Уфа язучыларыбыз Мансур Вахитов, Александр Залесов, Алексей Кривошеев, Галарина, Алия Гайнатуллина әсәрләре – моның ачык дәлиле. Тагын күпләрне санап чыгар идем, шулай да гәзит укучыларга Интернетта моны үз күзләре белән күрергә киңәш итәм.
– Сезнеңчә 60 яшь – күпме ул, әллә азмы? Бу яшьне оптимизм белән каршы аласызмы? Нинди планнар белән яшисез?
– Вакыт төшенчәсе безгә тыштан килә. Күңелдә без һаман да балалар, ә көзгедә инде чал чәчләр чагыла. Алтмыш яшь – кеше күңелендә тышкы дөньяның чагылышы ул. Мин укыган мәктәпкә былтыр илле ел булды. Бу вакыт эчендә анда биш меңнән артык кеше белем алды. Чыгарылыш укучылары тормышның төрле өлкәләрендә эшли. Ә язучы мин генә. Гомумән, язучылар күп булмый, димәк, минем дә, коллегаларыбызның да бурычы – вакыт портретын булдыру, киләчәккә нигез салу.
Күп эшләнгәнгә сөенәм. Алда мәдәният, республика һәм ил иминлегенә хезмәтләр күп булыр дип ышанам. Шулай булгач, оптимизм да бар, планнар да күп. Һәм укучылар да бар, алар өчен һәрвакыт ниндидер кызыклы, мөһим, кирәкле нәрсә язарга тырышасың. Шулай булгач, гәзит укучыларга сәлам! Минем турыда белмәгәннәрне китапларымны укырга чакырам. Кем белә, сезнең өчен, бәлки, ниндидер яңалык та булыр. Бергә булыйк!
– Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Ләйсән Якупова әңгәмәләште.