-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
5 август 2025, 06:50

Раушаниям-бәгърем, чәчәкләрне кемгә өзәсең?

Хәйбулла районында “Кызыл таң”ны алдыручы бердәнбер абунәчебез кем ул?

Раушаниям-бәгърем, чәчәкләрне кемгә өзәсең?
Раушаниям-бәгърем, чәчәкләрне кемгә өзәсең?

Раушания Такаева ул! Исеме җисеменә туры килгән – ул фарсы теленнән “яктылык чыганагы”, “нур сибүче”, “яктылардан якты (рәүшани)” дигән мәгънәдә. Хәйбулла районының Татыр-Үзәк авылында ул – нәкъ шундый яктылык чыганагы.
 
Раушания Расих кызы биредәге мәдәният йортын җитәкли, хатын-кызлар советы рәисе, волонтерлар штабы җитәкчесе, “Ак инәйләр” оешмасы башлыгы булып тора. Ул җитәкләгән “Вишенки” урыс фольклор ансамбле Хәйбулла районының Самарский авылында уза торган “Чал Урал” фестивалендә 4 ел рәттән Гран-при яулаган. Моннан тыш, алар авыл халкы белән яугирләргә маскировка челтәрләре үрә, гуманитар ярдәм җыя, кышларын кич утырып бәйләм бәйли, җәйләрен табигатьтә яллар оештыра... “Безнең Раушаниякай”, диләр аңа. Ә җитәкчеләр: “Раушания Расиховна, берүк эшли генә күрегез, Сез булмасагыз, авылда ут сүнә”, – ди. Хәтерлисезме авылда ут сүнгән кышкы кичләрне? Ә Раушания яхшы хәтерли. Шуңа да яктылыкны ярата, аны тирә-юньгә дә тарата.
 
Әти-әнисе Расих абый белән Римма апаның алты баласының өченчесе ул. “Мин бик зур мәхәббәттән яралганымны тоям, газизләрем мине аеруча сөя иде”, – ди ул.
Нәбиевлар гаиләсе 1982 елда Дүртөйле районының Имай-Утар авылыннан Хәйбулла районына күченеп килә. Анда терлекчелектә хезмәт куялар. Уртанчы кызлары шунда ук авыл балалары арасында оештыручы булып ала – күрше-тирәне җыеп, әти-әниләре эшләгән ферманың “кызыл почмагы”нда концертлар куя. Ә унынчы сыйныфны тәмамлагач, үзе дә шушы фермага эшкә килә.
 
Ә бер кичне клубтагы “танцы”дан соң аны авылдашы Касыйм озата килә. Оялчан хисләр зур мәхәббәткә әверелә. Ул вакытта кызга – 17, егеткә 19 яшь була... Яшьләр Перволочан авылында төпләнә, биредә аларга колхоз йорт бирә. Яшь кәләш монда сыерын да, биясен дә сава, бер кыз, ике ул тупылдатырга да өлгерә. Еллар узу белән авыл “картая”, һәм Такаевлар 13 кешеле кечкенә авылдан 1220 кеше яшәгән Татыр-Үзәккә килеп төпләнә. Монысы инде Раушания яшәгән 4нче авыл була...
 
– Кешене язмышы, ризыгы йөртә бит, – ди ул. – Мин бу төбәкне бик яраттым. Әткәй-әнкәй, туганнарым кабат Дүртөйлегә кайтып киткәч тә, мин монда калуны хуп күрдем, ул вакытта гаиләле идем инде. Монда халык бик әйбәт. Әле бу авылга күченеп килгәч тә, авылдашлар дәррәү ярдәмгә килде, яңа урынны яшәү өчен җайлаштырырга ярдәм итте. Бер якта күршеләребез – урыс милләтеннән, икенче якта – башкортлар. Без килгәч ике арадагы коймаларны яңарттык, турыга йөрергә дип, капкалар ясап калдырдык.
“Биек коймалар” заманында мондыйларының кадере, мәгънәсе бермә-бер арта, билгеле. Раушания апа үзенә тартып тора шул, аның белән сөйләшсәң, телефонны сүндерәсе килми. Изге эшләре күп аның. Авылда балачагы сугыш елларына туры килгән 8 генә бөртек апа бар. Үз балалары читтә яши, алар, башлыча, ялгыз көн күрә. Раушания апа аларның хәлен белеп тора, күчтәнәчләр белән сыйлый.
 
Бәхеткә, бу мул куллы апаның тормышы да мул. Ике бакча, 40 үрдәк, 30 ит тавыгы, күркәләр, йомырка тавыклары йөгереп йөри, әле яңа гына ике тавык берәр оя чеби чыгарган... Базы кайнатмалар, компотлар, тозланган яшелчәләр белән тулы инде, билгеле. Йорт алды, тәрәзә төпләре шау чәчәктә, ыргак белән бәйләнгән япмалар күз карашын иркәли.
 
“Сагындырса да туган ил, бик кадерле торган җир”, – ди Раушания Расих кызы. Ел саен туган ягына кайтып, Яүбәзе буйларында йөрергә ярата, 63 ел бер җан булып яшәп, икесе дә бер ай эчендә бакыйлыкка күчкән газиз әти-әнисенең каберен зиярәт кыла, күрше апалары белән чәйләп ала... Ә аннары инде аны чәен куеп, мәхәббәтле карашын төбәп каршы алып торучы ире, ялга кайтып йөрүче балалары, алар өчен өзелеп тоган кияү-киленнәре, оныклары янына ашкына. Менә кемнәр өчен чәчәкләр өзә ул, авылдашларына, гомумән, бар тирә-юньгә нур чәчә.
 
“Кызыл таң”ның да “яктылык чыганагы” булуыгызга без бик шат, Раушания апа, иң якты, җылы теләкләребезне кабул итегез!

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор: Резида Валитова
Читайте нас