-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң” кунагы
19 сентябрь 2025, 09:29

Күмәкләгән – яу кайтарган

“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының Чакмагыш районы бүлекчәсе җитәкчесе Айгиз Мадияров белән әңгәмә. 

Күмәкләгән – яу кайтарган
Күмәкләгән – яу кайтарган
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2022 елда балалар һәм яшьләрнең “Беренчеләр хәрәкәте” оештырыл­ды. Аның максаты – яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, аларның ялын оештыру, дөньяга карашларын форма­лашты­ру. Хәрәкәтнең бүлекләре илнең барлык 89 субъектында һәм аларның муниципалитетларында ачылды, һәр мәктәптә аның башлангыч ячейкалары ачыла. Хәрәкәтнең күзәтчелек советын Владимир Путин үзе җитәкли, рәисе итеп Артур Орлов билгеләнгән, Башкортстан бүлекчәсен Рәнис Хәсәнов җитәкли. Республикабызның һәр районында “Беренчеләр хәрәкәте”нең урындагы бүлекчәләре эшли. Түбәндә шуларның берсе – Чакмагыш районы бүлекчәсе җитәкчесе Айгиз Мадияров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Айгиз, сүзне танышудан башлыйк.

– Чакмагышта балалар тудыру йортында дөньяга килгәнмен, Тузлыкуш авылы биләмәсенә караган Чуртанбаш авылында үстем. Район үзәгендәге гимназиядә укыдым. Беренче сыйныфтан ук балалар сәнгать мәктәбенә йөрдем, башта бию төркеменә, аннары баян сыйныфына. “Асылъяр” халык биюләре ансамблендә шөгыльләндем. Иртән мәктәптә белем алсам, төштән соң вакытымны район Мәдәният сараенда уздырдым.
“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе тапшыруларын бик яратып карый идем. 2013 елда әти-әни белән Казанда булдык. Бик ошады. Казан дәүләт энергетика университетын күрдем һәм шунда укырга керергә карар иттем.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Яңавылда Башкортстанның халык артисты, виртуоз баянчы Халит Фатыйхов уздырган гармунчылар бәйгесендә катнашып, профессионал булмаганнар арасында беренче урынны яуладым.
 2018 елда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Туган як шигърияте” IV республика бәйгесендә мәктәп укучылары арасында беренче урын алдым.
2020 елда пандемия чорында мәктәпне тәмамладым, әти бердәнбер бала дип еракка китмәскә киңәш итте, аның сүзен тыңлап, Уфада калырга карар иттем. Уфа нефть-техник университетына бораулаучы белгечлегенә укырга кердем. Бер елдан Казанга киттем.
 
– Укуны ташлап?
 
– Юк, мин Уфа дәүләт нефть-техник университетыннан Казан дәүләт энергетика университетына күчтем. Казанда дүрт ел укып, бакалавр дипломына ия булдым.
 
– Ә сәнгатькә мәхәббәтең шуның белән сүндеме?
 
– Юк, мин беренче курстан сәнгать чараларында катнаштым. Уку йортында “Кристалл” дип аталган шоу-балет төркеме бар иде, шунда йөрдем. Беренче курс студенты көне, Яңа ел, “Студент язы” кебек чараларда даими катнашып килдем. 2024 елда Бөтендөнья мөселман яшьләре фестивалендә баян белән чыгыш ясарга туры килде. Шоу-балетта шпагатлар ясап, эстрада, балет биюләре башкару җаныма ятмады, чөнки күңелемә халык биюләре якынрак иде. Үземне интектермим дип шоу-балеттан киттем.
 
Кесәдә акча бар чак иде, кибеттә 216 мең сумга “Hohner”  дигән Германиядә җитештерелгән баян күреп кайттым, күмәртәләп музыка кораллары сатучы кеше аша аны 160 мең сумга сатып алу бәхетенә ирештем. Әти-әни дә ярдәм итте. Элекке баяным гади, сәхнә өчен түгел иде.
 
– Монысы үзе уйный торган?
 
– Әйе, үзе уйный торган. Яңа елдан соң гыйнвар сессиясен уңышлы гына тапшырып кайттым да, әти-әни, баян күтәреп йөрү авыр дип, машина алырга киңәш иттеләр. Һәм 665 мең сумга бурычка өр-яңа машина алып бирделәр. Шуннан үземне тәэмин итү һәм машинага түләшү максатыннан эш эзли башладым. Башта кофе автоматларын хезмәтләндереп йөрдем. “Кристалл” кунакханәсе ресторанында официант булып эшләдем. Ул көнозын түгел, иртәнге аш вакытында гына.
Уфада укыганда ук аппаратура җыярга керешкән идем, аларның да кирәге чыкты, чөнки тамада эшен үзләштерә башладым. Интернетка баянда уйнап язмалар куйдым. Әкренләп заказлар килә башлады. Җәй “Татар радиосы” кастинг игълан итте. Мин видеоязма җибәреп карарга батырчылык иттем. Чакырдылар, яздырып карадылар һәм өйрәнчек итеп эшкә алдылар. Бу тел чарлау өчен бик яхшы мәктәп булды. Кичке туры эфирга чыга башладым. Саф татарча сөйләшергә, диалектлардан арынырга тырыштым. Диджейлар бик ярдәм итте, аеруча Арча кызы Илүзә Касыймова күп көч салды. Тапшыруларның бер сәгате музыкаль булса, икенчесендә хатлар укыйбыз. Һәр көнге тапшыруларны бер тема буенча уздырырга тырыштык.
 
– Бу һөнәр үзеңә ошый идеме?
 
– Сәнгатькә гашыйк кеше буларак, эшкә ашкынып йөрдем. Дөрес, эфирга чыгу бик авыр, туры эфирда фикереңне туплап тел чарлау җиңел бирелмәде.
 
– Бер сәгатьлек тапшыруларыңда бушлык калган чаклар булмый идеме?
 
– Була инде, тәҗрибә юк бит, техник университетта техник белгечлеккә укыйм. Казан федераль университетында журналистика белгечлегенә укысам, башкачарак булыр иде. Мин урамнан килеп кергән кеше. Тәҗрибә туплагач, “Татарстан – Яңа гасыр”га барып карарга булдым. Кастинг игълан иткәннәрен күреп, гариза җибәрдем. Чакырдылар. Камералар алдында сөйләтеп карадылар. Режиссерлар киләчәктә үсеш өчен сәнгать институтына укырга күчәргә киңәш итте. Иртәнге “Манзара” һәм “Здравствуйте” тапшыруына хәбәрче итеп эшкә алдылар. Мин, башлыча, татарча сюжетлар әзерләдем. Илдар Кыямов дөрес итеп фикер тупларга, сюжет төзергә, язарга өйрәтте. Мәсәлән, “Туган авыл” комплексында фатирник төшердем. 2022дән 2023 елга атлаганда Яңа ел мюзиклы төшерүне яктырттым. Бу эш ошады. Сюжетларны үзләре дә тәкъдим иттеләр, үзем дә таптым.
Иртән алтыда официант булып швед өстәлен хезмәтләндерәм, аннан дәрестә утырам, укудан чыккач, “Татарстан – Яңа гасыр”га йөгерә идем. Сюжетны монтажчыларга бирсәң – акча аларга, үзең эшләсәң, үзеңә була. Үзем монтажларга өйрәнеп, төнгә калам, ул вакытта тулай торакка кертмиләр. Шуңа төнге бергә, икегә кадәр утырганда эштә кунып кала идем. Иртән алтыда торып официант эшемә чабам.
Икенче курс шулай узды. Октябрьдән җәйгә кадәр “Татарстан – Яңа гасыр”да эшләдем. Бер ел контрактны үтәдем. Таныла башлагач, эстрада артистлары да баян белән чакыра башлады, мәҗлесләр дә алып бардым.
Эшлим дисәң, вакыт күп, яшьлек белән сизелми дә, арытмый да икән. Әле ничек өлгердем икән дип уйлап куям.
 
– Ә “Беренчеләр хәрәкәте”нә кереп китүең ничек булды?
 
– Хәрәкәтне оештыру эшләре башлангач, Башкортстанга кайтырга тәкъдим килде. Икенче курстан соң читтән торып укуга күчеп, “Беренчеләр хәрәкәте”нең урындагы бүлекчәсе белгече булып эшли башладым. Районда без ике кеше. Мин бүлекчә рәисе һәм хакимият җитәкчесенең киңәшчесемен. Без бер фиркагә дә карамыйбыз. Сафларыбызга алты яшьтән, ягъни балалар бакчасыннан алып егерме биш яшькә кадәр кешеләрне кабул итәбез. Өлкәннәр волонтер, педагог, остаз буларак безгә кушыла ала.
 
“Беренчеләр хәрәкәте”нең максатлары: балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтенә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү, һөнәри юнәлешне билгеләүдә һәм буш вакытны оештыруда ярдәм итү, балалар һәм үсмерләрнең үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, җәмгыятьтә тулыканлы тормышка әзерләү. Бездә ватанпәрвәрлек, дуслык, яхшылык һәм гаделлек, хыялны тормышка ашыру, иҗади хезмәт, абруй һәм үз-үзеңне хөрмәт итү, Русия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтер һәм аны саклау, Ватанга хезмәт итү, ныклы гаилә – төп кыйммәтләр булып тора.
 
“Беренчеләр хәрәкәте”нең 12 юнәлеше бар. Алар: белем, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният һәм сәнгать, волонтерлык һәм иреклеләр, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, экология һәм табигатьне саклау, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, туризм һәм сәяхәтләр.
 
Кемгәдер – спорт, кемгәдер – иҗат, кемгәдер фән якынрак. Һәм без балалар кечкенәдән үк үзләренә ошаган юнәлешне таба алсын өчен аларны төрле һөнәр ияләре белән очраштырабыз, төрле чаралар үткәрәбез. Әлбәттә, боларның барысы да туган якка – авылга, республикага һәм тулаем илгә мәхәббәт, патриотизм белән сугарылган.
 
– Хәрәкәттә ничек катнашырга? Әгъзалык бармы?
 
– Будьвдвижении. рф аша балаларны хәрәкәткә алабыз. Бишенче сыйныфларны күкрәккә тага торган билгеләр тапшырып кабул итәбез. Безнең чараларга теркәлеп тә кабул ителергә мөмкин. Чакмагышта сафларыбызда 3 мең тирәсе әгъза исәпләнә. Иң нәни кызыбыз Диана Макуловага нибары 6 яшь. Алар “Медиагаилә” бәйгесендә чыгыш ясап, 100 балл җыйдылар.
 
– Балалар өчен бу хәрәкәт кирәкме соң? Алар аңа мохтаҗмы?
 
– Кирәк булганына кирәк, кирәкмәгәненә кирәкми. Сайлау ирке бирелгән. Хәзер балада бар да бар, тик алар мөстәкыйль түгел. Тере аралашу җитми. Без бердәмлеккә, күмәк эшләргә өйрәтәбез. Юкка гына “Күмәкләгән – яу кайтарган”, димиләр бит.
 
– Сәнгать әкренләп икенче планга күчеп барамы?
 
– Балалар белән эшләгәндә “Асылъяр” халык биюләре ансамбленә йөри башладым. Анда бер ел шөгыльләндем. Яңа биюләр өйрәнү күп вакытны ала, шуңа төп эшемә зыян китермәс өчен аны калдырырга туры килде.
Чакмагыш районы телевидениесендә эшләүче Айдар Басыйров май аенда Нижневартовск шәһәренә күчеп киткәч, мине анда эшкә чакырдылар һәм “Татарстан – Яңа гасыр” тәҗрибәсен кулланып, төп эшкә зыян китерми дүрт ай анда да эшләп алдым.
 
– Әти-әниең кемнәр?
 
– Гади эшчеләр. Әтием Равил Чакмагыш электр челтәрләрендә электромонтер булып эшли. Әнием Ирина белеме буенча фельдшер, күп еллар – наркология кабинетында, аннары ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләде. Хәзер кабул итү бүлегендә шәфкать туташы.
 
Әти-әнием миңа зур терәк булып тора. Шулай ук гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән укытучым Альмира Латыйповага, музыка мәктәбендә биергә өйрәткән Эльза Сәетгәрәевага, баянда уйнау тәртипләрен төшендергән остазларыма рәхмәтлемен.
 
– Гаиләгез Ислам кануннары буенча яши дип беләм.
 
– Әтием IX сыйныфта укыган чагымда “Аятел-Көрси” догасын яздырткан иде, шуны укып йөреп ятлап алгач, “Фатыйха”, “Нәс” һәм “Ихлас” сүрәләрен өйрәндем. 2021 елдан башлап ураза тотам, биш вакыт намаз укыйм. Дин тоту, иманны ныгытуда юлымны дәвам итәм. Мәчетебезнең имамы чакырганда да баш тартмыйм.
 
– Агымдагы елда Уфа Фән һәм технологияләр университетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең магистратурасына укырга кергәнсең икән.
 
– Әйе. Мин тел байлыгымны кулланып, шушы дәрәҗәләрне яуладым. Радиода, телевидениедә эшчәнлегемне күреп, туган ягыма эшкә чакырдылар. Туган тел – кухня теле түгел. Шуңа мин яшьләрне туган телне яратырга һәм сакларга чакырам. Һәм шул өлкәдә белем алуымны дәвам итәм.

Мөнир ВАФИН әңгәмәләште.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас