

- Гомер буена тавыш ярыларым дөрес эшләмәде. Кызу мунча керсәм дә тавыш утыра иде. Ә җырлап җибәрсәм - ачыла! Бу "ошибка" булгандыр инде.... Илеш районының Ишкар авылында яшәүче Флизә апамның тавышы йокыдан уятып сорасаң да җырлап җибәрә!
- Мин хатын-кызың ялгыз яшәмәвен хуп күрәм.
- Бакчам һәрвакыт нурга коенган булырга тиеш. Чәчәкле ягы да, яшелчә-җимешле ягы да. Кемдер: "Тукта инде, утырып тор, үсәрләр әле", - ди. Аларныкы ничек үскәнен күрәм дә, тагын бил бөгәм.
- Роберт Миңнуллин - сабакташым. Аның белән горурланып, аны сагынып яшим.Аның шигыренә беренче һәм соңгы тапкыр җыр да яздым. "Акманай" дип атала ул.
- Әнием 105 яшьтә бакыйлыкка күчте. Шул кадәр төгәл зиһенле булуның үрнәге ул безгә.
- Башкортстан талантлары чит төбәккә китүенә борчылам. Без республикабызга хезмәт иттек. Хәзер дә шулай булуын тәэмин итәрлек көчләр булсын иде.
Фото: автор фотосы.