+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
“Кызыл таң” кунагы
27 Августа , 16:07

Сагыштан үрелгән иҗат

Шагыйрь Венер Фәттахов белән әңгәмә

Сагыштан үрелгән иҗатСагыштан үрелгән иҗат
Сагыштан үрелгән иҗат

Венер Фәттаховның (Венер Фәттах) исеме гәзит укучыларга да, җыр-моң сөючеләргә дә яхшы таныш. Чирек гасырдан артык Эчке эшләр министрлыгы системасында төрле вазыйфалар башкарып, отставкага чыкканнан соң, каләм иясенең күпкырлы таланты шагыйрь, сәхнә остасы буларак ачылды. Аның сүзләренә язылган җырларны татар-башкорт эстрада­сының күренекле артистлары башкара. Венер Әхнәф улы соңгы елларда үзе дә шигырьләренә көй яза башлады. Тамашачылар аларны яратып кабул итте.
Җырчы-шагыйрь, автор-башкаручы, 15 китап авторы Венер Фәттах 1956 елның 10 июнендә Дүртөйле шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын, Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыккач, журналист һөнәрен үзләштерә, төрле оешмаларда директор урынбасары, генеральный директор, команда җитәкчесе булып эшли.

Күптән түгел Венер Фәттах үзенең 70 еллык юбилеен бәйрәм итте. Аның гомер бәйрәме уңаеннан башкалабыз Уфада, туган ягында иҗатташ дуслары катнашлыгында матур очрашулар үтте. Бүген җырчы-шагыйрь – редакция кунагы. Форсаттан файдаланып, гәзит укучыларны аның иҗаты, тормышы белән якыннанрак таныштырырга булдык.

 

– Венер Әхнәфович, әңгәмәне иҗат юлыгызның тәүге сукмаклары белән таныштырудан башласагыз иде.
Мин иҗатка соңлабрак килдем. Мәктәп елларында бераз шигырь язгалый идем. Шагыйрь булу теләге юк иде. Кызганычка каршы, киңәш брүче, балачак иҗатын дәртләндерүче булмады. Аннары туктап калдым. Армиядә хезмәт иткәндә янә талпынып алдым. Байтак кына шигырьләр тупланган калын дәфтәр һәм фотоальбомым бар иде. Аларны югалткач, тагын сүрелдем. Солдат хезмәтеннән кайту белән эчке эшләр органнарына эшкә урнаштым. Бер атна чамасы ял иттем дә эшкә чыктым. Ул елларда милициягә урнашу өчен сынау-таләп көчле иде. Кабул иткәндә бер папка мактау грамоталары, “Красная звезда” гәзитендәге мәкаләләрне күрсәткәч, характеристиканы да көтмәделәр. Әйткәндәй, ВЛКСМның Үзәк комитетыннан, Ленинград, Псков, Пенза өлкә комитетларыннан мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре күп иде. Хәрби частьнең ВЛКСМ комитеты секретаре вазыйфасын башкардым. Безнең комсомол оешмасы урып-җыю вакытында бөтен армия буенча беренче урынны яулады. Безне ул чордагы ил башлыгы Л. И. Брежнев котлаган иде. Солдат хезмәтеннән старшина дәрәҗәсендә туган якка кайттым. Шул елларда да шигырь язуым тукталмады. Аянычка каршы, аларны югалттым.

– Армиядән кайтканда ук документларыңны башкалада Эчке эшләр бүлегендә калдыр­гансыз. Димәк, чирек гасырга сузылган хезмәт юлыгыз Уфада башланган?
– Башта Уфада оператив дивизионда милиционер, дежурный булып эшләдем. Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгы аппараты комсомол комитеты әгъзасы идем. Дивизионда комсомол секретаре итеп сайладылар. Әле дә горурлык белән искә алам: министр В. Д. Рыленко белән президиумнарда гел янәшә утыра идек.
Бераздан Дүртөйлегә кайтып, участок инспекторы, бүлекчә җитәкчесе, районның эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкардым. Участок инспекторы булганда профилактика һәм җәмәгатьчелек белән эшләү тәҗрибәмне Башкортстан буенча тараттылар. Мин эшләгән учас­токта 8 ел бер җинаять тә булмады. Штаттан тыш милиция хезмәткәрләре, дружиначылар бик актив эшли иде. 11 ел участок инспекторы булып эшләү дәверендә бер генә җинаять тә ачылмый калмады. Әйтергә кирәк, үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар да күп булды.

– Төньяк Кавказда Русия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле вазыйфасында командировкада булганыгызны беләм. Ул күңел­дә нинди хатирәләр калдырды?
– Ул вакытта анда тыныч түгел иде. Әмма хәрби задание­не үтәгәндә, үзең өчен түгел, ил язмышы, урындагы халыкның иминлеге өчен борчылу көчлерәк иде. Сугыш – кайда да сугыш, үлем сагалап торган куркыныч җир. Йортлар шартлатуны да күрдек, ике блок-пост арасында атышулар, базарда шартлаулар да булды. Ни өчендер бу якларда дружиначылар, штаттан тыш милиция эшчеләре белән берлектә эшләү турында бөтенләй белмиләр иде. Мин анда оператив отрядлар, дружиначылар, штаттан тыш эшчеләр белән эшләү тәртибен өйрәттем.
Шунысы да истә калган: эш буенча республика җитәкчеләре белән еш аралашырга туры килде. Ингушетия һәм Төньяк Осетия республикалары җитәкчеләре миңа вакытыннан алда “полковник” дәрәҗәсен бирергә тәкъдим иткән документ әзерләгән иде.

– Отставкага чыккач та пенсионер статусында булгансыз, җәмәгатьчелек иминлеге белән бәйле һөнәрне дәвам иткәнсез.
Күрәсең, 25 ел буе иңнәрендә погон йөрткән кеше өендә эшсез тора алмыйдыр. Нинди вазыйфаларда эшләгәнем турында әйтеп үттем инде. Соңгы елларда РЖД системасында хәвефсезлек командасы башлыгы вазыйфасын башкардым. Анда да безнең тәҗрибәне Идел буе федераль округы буенча башка предприятиеләргә тараттылар.

– Иҗатыгыз турында тәфсилләбрәк сөйләшик. Иҗат белән җитди шөгыльләнүне соңлабрак башлавыгызның сәбәбе нәрсәдә?
Милициядә эшләгәндә вакыт тар иде. Университетны, аннары академияне дә отпускылар вакытында гына әзерләнеп тәмамладым. Тәүдә шигырьләр яза идем. Аннары җыр текстлары белән мавыгып киттем. Беренче җырымны профессиональ сәхнәдә Алсу Хисамиева башкарды. Бик якын дустым, талантлы режиссер Рәүф Сәхәветдинов пьеса язып кара дигәч, “Тешләнгән алма” дигән сәхнә әсәре яздым. Рәүф аны сәхнәләштереп, авылларда, районнарда куеп, иҗатыма дәрт өстәде. Халык бик җылы кабул итте. Хәтта ул республика конкурсында гран-прига лаек булган. Шуннан соң “Вөҗдан хөкеме”, “Бишенчегә малай”, “Гаделлек кайда?”, “Еланнар оясыннан чыга”, “Мәхәббәт корбаны”, “Серле курчак” дип аталган пьесалар яздым. Кайберләрен Рәүф Сәхәвет­динов һәм Флүрә Тимерханова сәхнәләш­терделәр. Рәүф режиссерлыктан киткәч, мин дә бу шөгыльдән сүрелдем. Күбрәк җыр текстлары белән мавыгып киттем. Бүгенге көндә байтак җырлар авторы мин. Шуларның 200дән артыгын җырчы, композитор Мурат Гайсин белән берлектә иҗат иттек. Җыр­ларыбызны популяр артистлардан Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Фирдүс Тямаев, Булат Нигъмәтуллин, Ландыш Нигъмәт­җанова, Айдар Фәтхетдинов һәм башкалар уңышлы башкара. Талантлы композитор Шамил Шәрипов белән дә дистәләгән җыр яздык. Алар Айгөл Сагынбаева, Гөлсирин Абдуллина, Илһам Вәлиев, Марсель Котыев, Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Гөлназ Асаева, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар һәм башка бик күп популяр артистларның репертуарында урын алган. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Дамира Сәетова, Гөлназ Биктимерова, Гөлназ Мөхәммәдиева, шулай ук Ирина Заһидуллина, Илнур Вәлитов, Рөстәм Галиевның минем җырларны башкарулары белән горурланам.

– Бик яхшы спортчы буларак та таныттыгыз үзегезне.
– Әйе. Мәктәптә укыганда ук волейбол, баскетбол, йөгерү, чаңгыда узышу буенча разрядлар алган идем инде. Без үскәндә спорт бик популяр иде бит. Урам белән урам, мәктәп белән мәктәп ярышлары үтә иде. Үзебезнең урамда футбол, хоккей, волейбол буенча командалар оештырып, атна саен урындагы балалар йорты, күрше урамнар белән уйный идек. Җәен – футбол, кышын – хоккей. Армиядә Ленинградта Бөтенсоюз ярышларында катнашып, беренче урынны алдым һәм спорт мастеры нормативын үтәдем. Районда йөзү буенча ярышларда да беренче урын минеке иде. Дүртөйледә сабантуйларда колхозлар өчен уйный идек. Уфада милициянең район бүлекләре буенча футбол уеннары ел саен диярлек үтеп тора иде. Бөтен уеннарда да тупларны Альмир Макаев белән без икәү кертә идек. Спорт белән нинди яшьтә дә дус булырга кирәк. Мин бүген дә яраткан шөгылемнән баш тартмадым.

– Элегрәк, Дүртөйледә яшәгән елларда да, җыр яратканыгызны белә идем. Ә хәзер үзең сәхнә йолдызлары “үкчәсенә” басып киләсез.
– Гомер юлдашым Гүзәлиям белән без ел саен төрле конкурсларда катнаша идек. Сәхнәдә дуэт белән чыгыш ясадык. Ул һөнәре буенча музыкант та иде. Кызганычка каршы, Гүзәлия берничә ел элек каты авырудан мәрхүмә булды. Ихтимал, шул югалту сагышы да вакыт үтү белән иҗат юлына якынаерга этәргеч биргәндер. Кызыбыз Эльза бераз үскәч, сәхнәдә өчәүләп җырлый башладык. Күп тапкырлар дипломнарга лаек булдык. Эльза әле дә балалар бакчасында биюләр куя, җырлый. Улыбыз Эльмир шигырь­ләрне урыс телендә яза. Ш. Бабич конкурсында җиңүче дә булганы бар. Элеге вакытта ул да китап чыгарды. Җырлый да. Хәзер инде оныклар иҗатка тартыла. Анита рәсемнәр төшерә, бии. Роберт оныгыбыз спортны бик ярата. Җырга да сәләтле.
Әле дә сагынып, юксынып искә алам: иптәшем Гүзәлия белән күп еллар Семилетка, Дүртөйле, башка район сәхнәләрендә чыгыш ясый идек. Аның вафатыннан соң, “Яшел беретлар” ансамбле белән берлектә оештырылган концертларда чыгыш ясый башладым. Дүртөйле, Кушнаренко һәвәскәрләре белән хәйрия концертлары биреп, акчасын махсус хәрби операциягә җибәрдек. Соңгы вакытларда үзем көйләр яза башладым. Аларның саны да йөздән арткандыр. Күбесен әле зур сәхнәгә чыгармадым.

– Иҗат кешесе максатсыз, матур хыяллардан башка яши дә, иҗат та итә алмый торгандыр? Сезнең “иҗат капчыгы” нинди планнар белән тулган?
Миннән әлеге вакытта җыр текст­ларын күбрәк сорыйлар. Тыңлау­чыларның күңеленә дә хуш килердәй җыр текстлары язу өстендә эшлим. Җыр тексты яки көй язучылар күп, әмма җырчыны канәгать­ләндерерлеге, тамашачы күңеленә барып җитәрлеге бик аз. Сәхнә осталарының элекке җырларны яңача башкаруларының сәбәбе дә шуңа бәйледер. Бу – шәхси фикер генә.
Чәчмә әсәр язу теләге дә сүрелмәде. Билгеле язучы, иҗатташ дустым Илдус Тимерханов бер очрашуда минем пьесалар повестьлар, хәтта романнар язарлык сюжетларга бай дигән иде. Минемчә, каләм иясенә вакытында гадел бәя, юнәлеш бирү аеруча мөһим. Хәтеремдә, беренче китабымны тикшергәндә аксакал язучыларыбыз бәһасы, киңәшләре каләмне ышанычлырак тотарга ярдәм итте. Суфиян Сафуанов, Карам Бакиров, Рәдиф Тимершин, Муса Сираҗи һәм башка аксакалларның рецензия­ләреннән соң иҗат дәртем күтәрелде. Татарстаннан Илмира Шәрифуллина, Башкортстан әдип­ләреннән Рамил Чурагул, Мөдәрис Мөсифуллин, Рафаил Хафизов, Риф Тойгын, Рамил Янбәк, Равил Бикбаев, Марис Нәзиров зур бәһа биргәннән соң, бу теләк тагын да ныгыды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас