Заман белән бергә атлыйсың син –
Гәзитебез безнең – “Кызыл таң”.
Бер гасырлык юбилеең быел,
Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан.
Исемкәең җисемеңә тап бит,
Сибелә төсле синнән таң нуры.
Яктыртасың тормышыбызны син,
Барган юлың синең туп-туры.
Ышанычлы дуслар гына булсын,
Сине һәркем һәрчак яратсын.
Тугры дус та, иптәш тә булып кал,
Һәркөн сызылып кызыл таң атсын!
Байрак ГАФАРОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.