-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халык шагыйренә багышланды

Миякә район китапханәсендә күмәк кеше катнашлыгында Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе булды. Уку залында оештырылган матур, зәвыклы күргәзмәгә халык шагыйренең китаплары, үзенең, гаиләсенең, якыннарының, каләмдәшләренең фоторәсемнәре, “Кызыл таң” гәзитендә, “Һәнәк” журналында басылган мәкаләләре, фельетоннары урнаштырылган.

Кичәнең башында шагыйрь­нең уллары Азамат белән Салаватның әманәте үтәлде — әтиләренең алар тырышлыгы белән чыгарылган шигъри җыентыгы, шулай ук шагыйрьнең чыгышлары языл­ган фонотека бүләк ителде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Вәлиева күренекле иҗатчы турында тирән эчтәлекле доклад сөйләде. Кичәдә катнашучылар Әнгам Атнабаев­ның шигырь, җыр, пьесаларын яратуларын сызык өстенә алды, аның улы Салаватның безнең Кыргыз-Миякә авылы кияве булуын искә төшерделәр.
Үзебезнең җырчы Кәүсәрия Әхмә­дуллина халык шагыйре сүзләренә языл­ган “Дусларыңны онытма”, “Ак каеннар”, “Җиз кыңгырау моңнары” җырларын күңелләргә үтәрлек итеп башкарды. Тамашачылар аңа бердәм кушылды, зал җыр-моңга күмелде.
Районның “Ветеран” клубы җитәкчесе Зөһрә Гатич болай диде: “Күптән түгел коллективның 30 еллыгын билгеләдек. Шул еллар эчендә меңгә якын концерт, спектакль куелган. Әнгам Атнабаевның шигырь, җырлары репертуардан төшмә­де, бик күп пьесаларын халык яратып карады. “Игезәкләр”, “Яшьлек белән хушлашу”, “Законлы никах белән”, “Мәхәббәт турында җыр” спектакльләренә язылган җырлар да халык арасында нык популярлашты”.
— Без Әнгам абыйның байтак пьесаларын сәхнәләштердек, — диде хезмәт ветераны, үзебезнең актриса һәм режиссер Зәйтүнә Шириязданова. — “Ул кайтты”, “Ана хөкеме”, “Законлы никах белән”, “Балакайларым” куелганда кешеләрнең залга сыймаган чаклары да була иде. Районнар, шәһәрләр буйлап та гастрольдә йөрдек. “Законлы никах белән” республика фестивалендә безгә беренче урын китерде, ул телевидение аша да күрсәтелде. Район Мәдәният сараенда эшләүче безнең коллективка “халык театры” дигән мактаулы исем бирелде. Яраткан шагыйрь-драматургыбыз пьесасы буенча репетицияләр әле дә дәвам итә.
Кичәдә Риф Шириязданов кулындагы гармун залны моңга күмде. Зөһрә Гатич Әнгам абыйның сугыш чоры хатын-кызлары тормышына кагылган шигырен укыганда залдагы әби-бабайларның күзләрендә яшь күренде. Миңнекәй Гомәров, Риф Шириязданов шагыйрьнең “Хөббениса әтәче”, “Җүнсезлек”, “Оҗмах юллап”, “Чабата”сын сөйләгәндә тамашачылар шау-гөр килеп көлде.

Ким Садыйков.
Миякә районы.
Читайте нас: