Менә катлаулы утыз сигезенче елның апрелендә “Коммуна” гәзитендә басылып чыккан “Тукай” дигән тәүге шигырьләремнең берсе. Бөек татар шагыйренең якты дөньядан китүенә чирек гасыр тулу уңае белән язылган иде ул. Бүгенгедәй хәтеремдә, Уфаның Володарский урамындагы Матбугат йортының өченче катына күтәрелдем. Коридорда Тимер Алюк абый елмаеп тора. Ул: “Котып” дигән шигыреңне секретариатка тапшырдым, озакламый чыгар”, – дип хәбәр салды. “Ул басылып чыкты бит, абый”, – дигәч, “Әй, шулай бит әле, – диде. – Көнүзәк темага язылган әйберләр чират көтми ул. Әле нәрсәләр китердең?” – дип кызыксынды. Мин аңа Тукай турындагы шигыремне тәкъдим иттем. Тимер абый: “Тукай турында шигырьләр ки-рәк, – диде. – Әдәбият бүлегендә хәзер яңа иптәш эшли, ул Мәскәүдән, “Эшче” гәзитен-нән килгән шагыйрь Мансур Крымов. Тиз генә укытып ал”.
Әдәбият бүлегендә урта яшьләрдәге абый каршы алды. Өстәлендә “Мансур Крымов. Сайланма әсәрләр” дип язылган зур гына китап ята иде. Ул, кем икәнемне дә сорап тормыйча, язмамны укый башлады. Соңыннан: “Шигырең ошады. Шимбә көнне Тукайга багышлап тоташ бер бит бирәбез, шунда укырсың”, – дип өметләндерде. Менә шул көннән мин Мансур абый белән якыннан аралаша башладым. Соңрак ул миңа теге китабын бүләк итте. Ул әле дә минем китап киштәмдә саклана.
Ул елларда “Коммуна” гәзите әдәбиятны яратучы бик күпләрнең борын төртер урыны булды. Монда мин күптәнге дустым Тимер Арслан белән дә, Камал Хәбиб, Гали Ибра-һимов, Әхмәт Шакири кебек яшь талантлар белән дә аз очрашмадым.
Сугыштан соң “Коммуна”-ның эстафетасы яңа оештырылган “Кызыл таң” гәзитенә күчте. Ут-суларны кичеп җиңү яулап кайткан минем буындашлар элекке кебек үк үз гәзитен сердәш тә, киңәшче дә итте, анда үзләренең тыныч чорда язган хикәя-шигырьләрен зур теләк белән бастырдылар.
Илленче еллар башында “Кызыл таң” гәзите урнашкан ике катлы агач йортның ишеген ачып кергәндә кояш чыккан кебек булды миңа. Шул көнне атты да инде минем яңа хезмәт таңым. Башта авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрчеләрнең кулъязмаларын эшкәрттем, соңрак секретариатта, икенче төрле әйткәндә, гәзитнең штабында эшләдем. Җитәкчем Фәйзи абый Шаяпов белән бергә хезмәт итүемә мин гомерем буе канәгатьмен. Ул тәҗрибәле журналист кына түгел, киң күңелле дус та, авыр чакта киңәшче дә, кирәк икән, ярдәмчел иптәш тә булып, һаман күңелемдә яши. Фәйзи абый кебек уңганнар аз булмады безнең редакциядә. Оста тәрҗемәче Харидә Сәгадиева белән Наилә Мәүлетова да, Сәхи Мусин белән Мөгаллим Бикбаев та, Әхмәт Насыйров белән Кәли Габитов та гәзитне чыгаруга бөтен көчләрен биреп эшләделәр.
Редакциягә яңа көчләр өстәлә торды. Бу чорда Ә. Атнабаев, Д. Исламов, Ә. Бәйрәмов, Ә. Мирзаһитов кебек дистәгә якын үзенчәлекле каләм остасы үсеп чыкты. Бу күпкырлы иҗади үсешнең нигезе үзебезнең “Кызыл таң” гәзитендә тамырланганын аңлавы кыен түгел хәзер. Гәзитнең юбилеен билгеләгән истәлекле көннәрдә безнең дә кечкенә хезмәт өлешебез барлыгын тоеп куанмый мөмкин түгел.
Якуп Колмый,
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь.
2 март, 1993 ел.