+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мең яшәсен алсу таңлы, “Кызыл таң”лы халкыбыз!

Гәзитебезнең 100 еллыгы уңаеннан төп чаралар бүген Уфада үтә.

Роберт Миңнуллин сүзләре,
Резеда Әхиярова музыкасы.


Безнең “Кызыл таң”ыбыз

“Кызыл таң” — фикердәшебез,
Ул — безнең чордашыбыз.
Ул бит безнең сердәшебез,
Гомерлек юлдашыбыз!


Чал гасырларга сузылган
Безнең озын таңыбыз.
“Кызыл таң”ны укыганга,
Уйнап тора каныбыз!


“Кызыл таң”ның укучысы –
Олыбыз һәм кечебез.
“Кызыл таң” килеп керүгә
Яктыра өй эчебез.


“Кызыл таң” – безнең даныбыз,
Безнең милли җаныбыз!
Җаннарыбызны җылыта
Безнең “Кызыл таң”ыбыз!


“Кызыл таң”га язылыгыз,
“Кызыл таң”ны алыгыз!
Дөньябызны нурландырсын
Безнең “Кызыл таң”ыбыз
!

“Кызыл таң”ыбыз булганда
Без таң булып балкырбыз!
Мең яшәсен алсу таңлы,
“Кызыл таң”лы халкыбыз!


Әйе, йөз еллык зур тарих­лы гәзитебез, республикада һәм татар дөньясында иң саллы, абруйлы, мәртәбәле басмаларның берсе буларак, юбилеен барлык асы­лын, йөзен билгеләүче үз гимны белән дә каршы ала. Мәгълүм булуынча, аны “Кызыл таң”ның 90 еллык юбилее алдын­нан күренекле якта­шыбыз, мил­ләтебезнең асыл улы, Татар­станның халык шагыйре Роберт Миң­нуллин һәм шулай ук якташыбыз, хал­кыбызның моң алиһәсе Резеда Әхиярова берлектә иҗат иттеләр.
Әйтергә кирәк, “Кызыл таң” гәзитенең йөз еллык юбилее да республикада дәүләт дәрәҗәсен­дәге колачлы чаралар һәм милли-мәдәни тормышта зур тантаналар белән билге­ләнә. Бу җәһәттән бүген Уфада, Башкортстан дәүләт университетында “Кызыл таң” гәзитенең 100 еллык юбилее уңаеннан “Кеше капиталын формалаштыруда киң­күләм мәгълүмат чара­ларының роле” дигән темага Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференциясе үтәчәк. Аның эшендә Русиянең төрле төбәкләреннән, аерым ал­ганда, ут күршебез Татар­станнан, әлбәттә, үзебезнең республикадан ике дистәдән артык абруйлы галим катнашуы һәм чыгыш ясавы көтелә. Конференция йомгаклары буенча резолюция кабул ителәчәк, доклад­лар аерым җыентыкка туп­ланып дөнья күрәчәк һәм, әлбәттә, аларда күтәрелгән тармак үсешендәге көнүзәк мәсьә­ләләрне тикшерү, хәл итү өчен арытаба тиешле дәүләт органнарына җибә­реләчәк.
Төп бәйрәм тантанасы исә кичен Конгресс-холл бинасында үтәчәк. Бәйрәм тантанасында Башкортстан Башлыгы Хакимиятеннән, Дәүләт җыелышы-Корылтайдан, республика Хөкүмә­теннән, министрлык һәм ведомстволардан җаваплы җитәк­челәр, дистәдән артык район һәм шәһәр хакимияте башлыгы, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешма­лардан вәкилләр катнашуы көтелә. Юбилей концертын исә сәхнәбезнең чагу йолдызлары Идрис Газиев, Җәмил Әбделманов, Азамат Тимеров, Илһам Вәлиев, Фәридә Тимербаева, Фәүдәт Гыйләҗев, Рәдиф Зарипов, Дамира Сәетова, Илгиз Шәкүров, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илдар Җәлә­лов, Татарстаннан чакырылган махсус кунакларның, бию коллек­тивла­рының иң күркәм чыгышлары бизәя­чәк.
Кыскасы, “Кызыл таң” гәзитенең йөз еллык юбилее тагын йөз елдан соң да тарих искә алып сөйләрлек гаять бай тәэссоратлы һәм иң якты бәйрәм булып хәтерләрдә уелып калырга тиеш. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле дуслар!

Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас: