+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шүрлектә сакланган хат

1927 елның язында була бу. Аскын районының Кубияз авылында яшәгән Исламгуловлар гаиләсенә Уфадан, “Яңа авыл” гәзите редакциясеннән, хат килеп төшә. Хат укытучы Баянга исемләнгән. Ул гәзиткә хәбәрләр язып тора. Ләкин Уфа хаты финанс органнарында эшли генә башлаган Мөхәм­мәтнурны да, яңа гына сукадан кайтып кереп, чабатасын салырга өлгергән Нурлыгаянны да бердәй кызыксындыра.

Гади хат түгел. Аңа мөхәррир Гайса Габбасов үзе кул куйган.
Егетләр хатны өчәүләп кат-кат укый. Аннары анда күтәрел­гән мәсьәлә­ләр буенча озак фикер алышалар. Гарәп алфавиты белән язылган күләмле бу хатның эчтәлеге шундый: ул артта калган, әлегә караңгы авылны яңа тормыш юлына алып чыгу буенча киңәшләр бирә, шушы изге һәм саваплы эшкә кушылырга чакыра. Шуның өчен ул үзенең күтәргән олы максаты белән хәбәрче адресына гына сыеп бетми. Аны Кубиязда кулдан-кулга йөртеп, кат-кат укыйлар. Чөнки ул шул вакытның төп сорауларына җавап та бирә, укучылар алдында үзе дә сораулар куя: авылыгызны яңа юлдан алып китү өчен бу көннәрдә сез үзегез нинди эшләр башкарасыз, җирне бергәләп эшкәртү ширкәте ничек эшли, трактор алмадыгызмы әле?
Мөхәррир гәзит укучыларга билгеле булган хәбәрче Баян Исламгуловтан шул сорауларга тулы җавап бирердәй хат-хәбәр язуны сорый.
Хәбәрче шуннан соң актив эшкә тотына. Башта волость агрономы Рябов янына киңәшкә килә. Яңа оешкан артель җитәк­чесен күрә. Аннары, күп тә үтми, “Яңа авыл”да артельнең тәүге адымнары турында бер-бер артлы аның мәкаләләре басыла. Алар кубиязлыларны тагын да зуррак эшләргә канатландыра. Артельчеләрне хәзер трактор кызыксындыра. Баян, берничә авылдашын ияртеп, Бөрегә – кантон башкарма комитетына китә.
– Сорыйсыз да бит. Тракторчы әзерләдегезме соң? – Бөредә аларны шулай дип каршылыйлар.
Баян, авылга кайтып, хәлне сөйләгәч, энесе Нурлыгаян, бердәнбер эш атын сата да Уфага тракторчылар әзерләү курсларына китә.
1927 елның язы, Кубиязда сабантуй көне. Авылда шул көнне могҗиза була – Нурлыгаян “Интернациональ” тракторында кайтып төшә. Сабантуй трактор тирәсенә күчә. Кыска гына митинг булып ала. Шул көнне хәбәрче Баянның “Яңа авыл”га яңа хәбәре юл ала.
Баян Исламгулов Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, хәбәрче эстафетасын туганы Мөхәммәтнур дәвам итә, район, өлкә гәзитләренә хәбәрләр яза.
Өченче туганнары Нурлыгаян хәбәрләр язмады. Ләкин хәбәрче иде. Беренче тракторда туган басуында сызган тәүге буразналарын ул киләчәккә яхшы хәбәр итеп уйлады. Ә редакция­дән килгән теге хатны ул шүрлегендә кадерләп саклады.

Мәүли Садретдинов,
“Кызыл таң”ның элекке бүлек мөдире, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
2 март, 1993 ел.
Читайте нас: