+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тиңдәш

Туймазы районы Кәкребаш авылыннан Әнәс Сафуанов 100 яшьлек басмабызны юбилее белән котлый.

Иртәләрен сызылып таңнар ата,
Яңа көнгә әйди нурлары.
Ал таң булып өйне яктырта бит
Гәзитебезнең тезмә-юллары.

Һәр санында килә бер сәхифә,
Анда – киңәш, анда – яңалык.
Шигърият тә анда, мәгърифәт тә,
Авыруларга шифа-тазалык.

Биреләдер ана тәрбиясе,
Бер-береңә булган ихтирам.
Башлап язучылар хикәясе,
Анда аһәң, шигырь вә илһам.

Чагылдырып тарих мизгелләрен,
Үткәннәрне кабат яңарта.
Тәфсилли ул хәят күренешләрен,
Анда – гыйлем, юнәлеш, аңлатма.

Гыйбрәт анда, яхшы үрнәк анда,
Төрле-төрле “Дөнья бу”лары...
Анда – мәгънә, бик нигезле хикмәт,
Тетәбикә, Гаделҗаннары...

Туктамыйча аккан чишмәләрдәй,
Килеп тора шәп хәбәрләре.
Сабыйларны иркәләгән төсле,
Мавыктыра хикәятләре.

Менә шундый безнең гәзитебез,
Кояш нурлы “Кызыл таң”ыбыз.
Анда барын уртаклашабыз без,
Күңелгә юаныч табабыз!
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы.
Читайте нас: