+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң”га – 100 ел
14 апрель 2018, 00:39

\"Кызыл таң\"ның җырлы кичләре\" - Туймазыда!

Гәзитебезнең 100 еллыгы уңаеннан "Кызыл таң"ның җырлы кичләрен басмабыз тарихында беренче тапкыр Туймазы районы кабул итә.18 апрельдә 19 сәгатьтә Туймазы татар дәүләт драма театрында районның талантлы сәхнә йолдызлары катнашлыгында зур концерт булачак. Мактаулы кунаклар – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов чыгыш ясаячак.

Төрле елларда “Кызыл таң”да ун якташыбыз эшләгән. Бүген дә коллективта Туймазы районының өч вәкиле хезмәт сала. Алар: баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире Резеда Галикәева һәм корректор Ләйсән Фәррахова.

Тугры сүзләре, анык эшләре белән туймазылылар гәзит белән күптәнге дуслыкны раслап килә. Шуны гына әйтү дә җитә: “Кызыл таң” тарихындагы рекордлы тиражны – 7321 данә! – 1989 елда нәкъ менә Туймазы районы җыя.

Бүген дә район белән гәзитнең эшлекле һәм җылы мөнәсәбәтләре дәвам итә. Алты ел элек Туймазы районы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” концертында катнашты. Туймазылыларның башкаладагы очрашуы олы бәйрәмгә әверелде һәм район сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: