-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?

"Кызыл таң"га - 100 яшь!" концертында ике җырчы ныклап танышты.

Концерт "йолдызлы состав"тан гына торса да, кайбер җырчылар аның аерым бизәге, ачышы булды. Учалы филармониясе җырчысы Илдар Җамалов - шуларның берсе.
Рөстәм Яхинның сирәк җырчылар гына башкара алган "Китмә, сандугач!" җырыннан соң алкышлар бик озак тынмады. Бөек композитор аны башкорт халык җыры "Һандугас"тан илһам алып иҗат итүе турында язып калдырган. Илдар аны да башкарды һәм тыңлаучыларга рухи тетрәнү катыш соклану хисләре бүләк итте.
Аның чыгышын тыңлаган күренекле җырчыбыз Илһам Вәлиев та соклануын яшермәде һәм яшь җырчының тавышында Георгий Ибушев тавышының үзенчәлекләре барлыгын әйтте.
Читайте нас: