+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң”га – 100 ел
13 ноябрь 2018, 12:19

Җырым кайнар чишмә булса...

"Кызыл таң" гәзите, күңелендә җыр чишмәсе йөртеп тә, әлегә аны зур елгага кушалмаган халык талантларын барлый. Бүгенге язма һөнәре буенча ерак юлларга йөрүче водитель Равил Гәрәев турында.

Җир күкрәгендә йоклап яткан чишмәләр бар диләр... Туфрак катламнарын, таш, комнарны бәреп чыгар сәгатен көтеп, акрын гына, ишетелер-ишетелмәс кенә суза икән алар җырларын.

Һәм ул сәгать суга! Җир ертып, яктылыкка атылып чыга чишмәләр. Башкача үз алдына гына җырлыйсы килмәгәнгә, шартлап ярыла ди аларның түземлеге.

Равил абый да шул чишмәне хәтерләтә. Саф чишмә суын эчеп туеп булмаган кебек, аның җырын да тыңлап туеп булмый. Үз юлын табып, олы елгаларга кушылып, дарья киңлекләрен дә күрергә язсын иде бу чишмәгә.
Читайте нас: