+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң”га – 100 ел
21 ноябрь 2018, 14:52

\"Кызыл таң\"ның дуслары - алсу таңнын нурлары

Бу сүрәттәге нур иясенә күз салыгыз инде, елмаюы белән үзе бер таң бит ул!

Таныш та булыгыз әле - Миякә райныннан Рәзифә Сафина. "Кызыл таң"ның "В Котнакте" челтәрендәге төркемендә еш кына аның комментрийларын укыйбыз, фикер алышабыз.

Кем соң ул безнең җор телле, тирән фикерле укучыбыз?

Һөнәре буенча - икътисадчы, күңел халәте буенча - шагыйрь икән ул. 2014 елда 222 шигырьдән торган "Авыл туфрагыннан тамырларым" дигән җыентык туплап чыгарган.

Телләреннән бал тама апабызның - хәләлен ул "Бу минем йөрәк маем", дип таныштырды, чиккән кул эшләрен - "күңел нәкышләрем" дип атый. Чәчәкләр үстерергә, сәяхәт итәргә, кызыклы шәхесләр белән танышырга, гәп корырга ярата ул. Нәкъ үзебез кебек икән укучыбыз - "Кызыл таң"ның берничә рубрикасында аны үзәккә алып язып була.

Ә әлегә ул үзе безгә яза. Сез дә языгыз, дуслар. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Читайте нас: