+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Серафимовкада!

"Кызыл таң"ның дусларын 19 апрельдә 19 сәгатьтә Туймазы районының Серафимовка авылы мәдәният йортына җырлы-моңлы очрашуга чакырабыз.

"Кызыл таң"ның дусларын 19 апрельдә 19 сәгатьтә Туймазы районының Серафимовка авылы мәдәният йортына җырлы-моңлы очрашуга чакырабыз.
“Кызыл таң”ның җырлы кичләре – Серафимовкада" дип аталган ихлас тамаша-очрашуда моңлы һәм дәртле җырлар яңгыраячак, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, уен-көлке тынмаячак.
“Кызыл таң” гәзитен, “Әллүки”, “Тулпар” журналларын даими алдыручыларны бүләкләр, сюрпризлар көтә.
Тамашада катнашалар:
Алия, Нурислам, Айсылу Закировлар, Серафомвкада туып үскән һәм Кандрада яшәүче талантлы гаилә;
Флера ШӘРИПОВА, автор-башкаручы;
Рания БИЛАЛОВА, “Юлдаш” радиосы алып баручысы, җырчы;
Резеда НУРТДИНОВА, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары;
Радик ДИНӘХМӘТОВ, популяр музыкант, җырчы;
Лениза ГАЙНЕТДИНОВА, Башкортстанның атказанган артисткасы;
Символ ГАЙНЕТДИН-АГЫЙДЕЛСКИЙ, Татарстанның атказанган артисты.
Читайте нас: