+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
“Кызыл таң”га – 100 ел
22 апрель 2020, 11:31

Уразова булдырган! Аңа иярүче бармы?

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова биш картлар йортына — «Сөембикә» журналын, биш балалар йортына «Ялкын» журналын яздырган. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр иткән иде. Менә нинди үрнәкле гамәл!

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова биш картлар йортына — «Сөембикә» журналын, биш балалар йортына «Ялкын» журналын яздырган. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр иткән иде. Менә нинди үрнәкле гамәл!

«Сөембикә» журналын — биш картлар йортына, балалар һәм үсмерләр өчен «Ялкын» журналын биш балалар йортына яздырдым. Бу йортлар республикабызның төрле районнарында урнашкан. Милли матбугатыбызны саклап калуда үз өлешемне кертәсем килде. Ай саен картлар һәм балалар йортлары аларны алачак. Кешегә күчтәнәч бирсәң, ул иртәгә онытыла. Ә инде ай саен шушы яраткан журналларны укып бару - шатлыклы күчтәнәч. Язылыгыз! — ди җырчы. - Милли матбугатыбызны һәм телебезне бергәләп саклыйк!"

Гүзәл Уразованың Татарстандагы бу изге гамәле - Башкорстанга да үрнәк! Аңа тәүгеләрдән булып кем иярер? Бу көннәрдә гәзиткә ташламалы хаклар белән язылып була. Моның өчен кирәкле сылтанманы табарга әлеге бит буенча аска төшеп җитәргә кирәк. (https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/1072/)

Хөрмәтле укучыбыз! Гәзитебезнең әбүнәчесе генә түгел, иганәчесе дә булуның тагын бер юлы бар. Шушы ярдәмегез белән сез гәзитне саклап калу гына түгел, аның сайтын түләүсез калдырырга да ярдәм итәчәксез. Бу инвестиция – оныкларга, балаларга мирас, өлкән яшьтәге укучыларыбызга ярдәм булачак.

Моның өчен “Кызыл таң” гәзите сайтына кереп, андагы “Окажи помощь изданию” дип язылган урынга басарга һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Шул рәвешле, сез басмага матди ярдәм генә күрсәтеп калмыйча, аның иҗади үсешенә дә йогынты ясый алачаксыз. Сез билгеләгән иң яхшы мәкалә, әдәби әсәр авторларын без сезнең исемнән дәртләндерә алачакбыз.

Безнең гәзит бер гасыр буена туган республикага, халкыбызга хезмәт итә. Киләсе гасырда да аның халык белән бергә булуы – сезнең кулда. Без сезгә ышанабыз!

Фото:go.mail.ru


Читайте нас: