+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң”ның тугры дусты

Матбугат кампаниясе чикләрендә “Кызыл таң”ның иң тугры дусларының берсе белән танышырга насыйп булды. Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында яшәүче 83 яшьлек Рәвис Гайсин республика басмасын хезмәт юлын башлаган чордан бирле алдыра.

Мәктәпне тәмамлау белән ул урындагы колхозга эшкә чыга, байтак еллар хисапчы, аннары чирек гасыр бухгалтериядә хезмәт сала. Аның гомум хезмәт стажы 44 елга якын.
- “Кызыл таң”га хәзер алтмыш елдан артык язылам һәм яратып укыйм. Элек гәзит-журналларга колхоздан яздыралар иде. Шуннан башланды инде ул бу дуслык. Бүген дә ул минем киңәшчем, сердәшем, күңел юатучым, - ди хезмәт ветераны Рәвис Насыйбулла улы.
Үзе әйтүенчә, гәзит килү белән аны шомырт агачы астындагы эскәмиясенә утырып караштырып ала, ә аннары йортына кереп лупасы белән җайлап һәм тәмләп кенә укып чыга.
- Хәзер мин дә почтада 31 елэшлим. Бу чорда Рәвис абыйның бервакытта да язылмый калганы булмады. Элегрәк байтак гәзит-журналлар алдыра иде. Хәзер олыгайгач, “Кызыл таң” гәзите белән “Сөембикә” журналына гына языла һәм аларның килүен түземсезләнеп көтеп ала, - ди авылның хат ташучысы Зәлия Гаетколова.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: