-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Журналистлар кулга-кул тотынып йөгерде"

Хәбәр итүебезчә, бүген бүген Чишмә районының «Патриот» паркында узган «Медиа геройлар ярышы» узды.

"Журналистлар каулга-кул тотынып йөгерде"
"Журналистлар каулга-кул тотынып йөгерде"


Бүген Чишмә районының «Патриот» паркында узган «Медиа геройлар ярышы» дистанциясен Башкортстанның 18 журналисты һәм блогеры ике сәгать эчендә узды. «Башкортостан» гәзите командасы финишка беренче килде. Гәзитнең баш мөхәррире, Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков сөйләвенчә, алар төбәкнең басма киңкүләм мәгълүмат чаралары арасында катнашучыларны тулысынча үз коллективларыннан чыгарган бердәнбер команда булган.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте матбугат хезмәте командасы капитаны Фәнис Әхмәтов, трассаны узгач, андагы каршылыкларны бик кызыклы дип бәяләде. Аның хезмәттәше Кира Николаева сүзләренә караганда, ярыш җиңел булмаган. «Башинформ» командасы флаг күтәреп калде һәм финишны кулга-кул тотынып узды. Команда капитаны, мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов коллективны туплау өчен нәрсәнедер уйлап табу кыен, дип билгеләп үтте.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: